Сугыш алды еллары иҗаты (1919-1941)
- Башлангыч дәвер иҗаты үзе ике чорны берләштерә. 1919-1932 елларны үз эченә алган эзләнү чоры һәм 1932-1941 еллардагы сугыш алды еллары иҗаты. Эзләнүләр чорында М.Җәлил көрәш һәм гражданнар сугышы ялкынында куәт алган революцион романтизм белән мавыга. М. Җәлил ирек өчен көрәшүче батырлар образы үзәккә куелган. Аның шигырьләрендә сагыштан газапланган лирик герой мәхәббәт шатлыгыннан, сөю ләззәтеннән юану, бәхет табарга омтыла. (“Васыять урынына”, “Нигә бирдең җиләк”, “Хатирә”) М.Җәлилнең 1932-1941 еллар иҗаты Бөек Ватан сугышына чаклы иң җитлеккән, лирика һәм лиро-эпикада үлмәс әсәрләр тудырган чоры булып тора. Шигырьләрдә символик образлар аркылы җәмгыятькә җитлеккән караш сизелә башлый. Бу елларда М.Җәлил иҗатында мәхәббәт үзәк темаларның берсе буларак күтәрелә. (“Без аерылдык”, “Сөю җыры”, “Карашларың”, “Хат ташучы” һ.б.)
Вложение | Размер |
---|---|
ilminbetova_m.zhlil_.doc | 50.5 КБ |
МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ЕГЕРМЕНЧЕ ЕЛЛАР ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ
Ильминбетова С.А. Алабуга шәһәренең 2нче урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халиуллина Р.С.
Шагыйрь кайчан туа? Анадан ук бала шагыйрь булып туамы, әллә кулына каләм алган көннәнме? Бәлки күктән үз йолдызын табып алган көннәндер?! Муса Җәлилнең яшьлек еллары турында уйлаганда, ихтыярсыз шул сораулар башка керә. Чөнки Муса Җәлилнең кайчан шагыйрь булып тууын билгеләве кыен. Анадан ук ул шигъри табигатьле, нечкә күңелле булып туган. Кешенең аһ-зарына, уен-көлкеләренә игътибарсыз калмаган. Кулына каләм тотып яза башлау белән халык күңелендә чәчәк аткан җыр-бәетләрне ишеткәнчә яза башлаган. Күктән үз йолдызын табу да аңа кыен булмаган, күрәсең. Монда да ул нәкъ үз йолдызын эзләп тапкан [Кашшаф 64: 7].
Муса Җәлилнең исеме беренче мәртәбә матбугатта 1919 елның көзендә чыга. Оренбург аклар чолганышында. Җаны-тәне белән революция идеалларына бирелгән Муса берничә шигырь яза. Аларда ул ватандашларын дошманга бирешмәскә, нык булырга, Октябрь казанышларын сакларга өнди. Бу вакытта Оренбургта Кызыл Армиянең Төркестан фронты политбүлеге органы булган “Кызыл йолдыз” газетасы чыга. Муса шигырьләрен шунда алып килә һәм берничә көннән газета битләрендә аның “Бәхет”, “Ил халкына”, “Ирек бәйрәмендә”, “Кызыл әләмгә” исемле шигырьләре басылып чыга. Оялып кына редакциягә килгән кечкенә буйлы, ут борчасы кебек тере малайның шигырьләре астына “Кечкенә Җәлил” дип имза куялар.
Исеме матбугатта чыгу белән рухланып, Җәлил тагын да дәртләнебрәк яза башлый. Бу вакытта ул нигездә өндәмә-лозунг рухындагы шигырьләр иҗат итә. Әсәрләре теркәлгән дәфтәрне дә “Революционный җырлар төргәге” дип атый. Шагыйрьнең башлангыч иҗат чорын “кызыл чор” дип атарга була. Бу турыда шигырьләренең исемнәре үк әйтеп тора: “Кызыл әләмгә”, “Кызыл таң нурлары”, “Кызыл каһарман”, “Кызыл гаскәр”, “Кызыл бәйрәм” һ. б. Тиз тәэсирләнүчән, яңалыкка омтылучан Муса чорның идеалларын үзләштереп, заман белән бергә атларга тырыша. Аның шушы беренче шигырьләре генә дә татар шигъриятенә сәләтле яшь каләм килүен күрсәтеп тора. Аларда революцион рух, яңа чынбарлыкны ихлас күңелдән яклау, искелектән ваз кичү теләге, ялкынлы революцион пафос ярылып ята. Әмма инкыйлаб өндәмәләрен рифмалаштырып кына шагыйрь булып булмый – Муса үзе дә моны бик тиз аңлый. Бераздан ул иҗат алымын башка юнәлешкә борып, фикри яктан тирәнрәк һәм тәэсирлерәк язарга омтыла, коры лозунг-өндәмәләрдән ваз кичә.
Муса татар әдәбияты мәркәзе Казанга тартыла һәм бер төргәк шигырьләрен шунда юллый. Алар 1922-1923 елларда “Безнең юл” журналында басылып чыга һәм Ф.Бурнаш төзеп чыгарган “Кызыл гөлләр” җыентыгында урын ала. Шулай итеп, Муса Җәлил 20 нче еллар башыннан ук татар үзәк матбугатында басыла башлый, һәм исеме башкалада да таныла.
Шагыйрь тумыштан шигъри табигатьле, нечкә күңелле була. Аның яшьлек еллары тирән социаль тетерәнүләр чорына туры килә. Патша җәмгыяте җимерелә, Октябрь революциясе моңа кадәр изелгән татар халкы тарафыннан якты кояш булып кабул ителә. Шуңа да утлы-давыллы гражданнар сугышы барган елларда Муса тулысынча кызыллар ягында. Аның шигырьләрендә дәһшәтле көрәш роматикасы яңгырый. Муса бөтен табигате белән яңалыкка омтыла, революция дулкыннарында тирбәлеп, эшче-крестьян, ярлы-ябагайларны изге көрәшкә өнди, бәхетле яңа дөнья төзү хыялы белән яна. Яшь шагыйрь идея позициясен яшермичә, ачыктан-ачык әйтә:
Халыкка нур чәчеп, ак юлга атлау –
Минем бит иң олуг идеалларым ул. ( “Ирек шагыйрь сүзләре”, 1920)
Ялкынлы йөрәкле, яшь, тиз мавыгучан Муса чорның шаукымнарына җиңел бирелә. Илдә барган зур вакыйгалардан калышмаска, шуларның эчендә кайнарга, әдәбияттагы яңалыкларны да үзләштерергә омтыла.1922-1924 елларда Муса Җәлил ул чорда модага кергән гыйсъянчылык рухында иҗат итеп карый.
Янчы, дөнья, янганыңны мин карыйм…
Күтәрел, ил, кызыл капу ачылды,
Хокукыңны таләп ит инде тизрәк!
Ирек дөньясына юллар казылды,
Юнәл инде, ирек җырыңны җырлап!(“Янчы, дөнья”, 1922)
Бер яктан, яшь каләм иясе гыйсъянчылык пафосына бирелсә, икенче яктан, аның бу чор иҗатында мелодраматик мотивлар да хас. Алар аеруча аның үзешчән сәнгать өчен язылган “Каз канаты”, “Бибкәй кыз” кебек мелодрамаларында чагыла. Шуңа да карамастан, Җәлил пьесалары революциядән соңгы елларда Казан, Уфа, Оренбург, Ташкент театрларында уйнала, авыл үзешчән коллективлары да аларны яратып кабул итә. Әмма соңыннан шагыйрь бу әсәрләреннән рәсми рәвештә баш тарта.
Бу чорда Җәлилнең иҗат алымнары төрлеләнә. Ул рифма-ритмикага, ачык һәм ябык иҗекләрнең чиратлашуына зур игътибар бирә. 1922 нче ел азагында Муса Җәлил Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1923 нче елдан Татрабфакта укый башлый. Монда ул алдынгы яшьләр, язучылар, артистлар белән аралаша, тагын да илһамланып иҗат итә. Казан матбугатында аның бер-бер артлы шагыйрьләре, публицистик мәкаләләре чыгып тора. 1925 нче елны “Барабыз” исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Бу китапны шагыйрьнең башлангыч чор иҗатының нәтиҗәсе дип әйтергә мөмкин.
“Рабфак еллары минем иҗатымда борылыш тудырдылар, – дип яза соңыннан Муса Җәлил. – 1924 нче елда мин бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башладым. Революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод-фабрикалар, яңа авыл темалары миндә реаль төстә чагылдылар”.
Әлбәттә, Муса революцион идеалларыннан баш тартмый. Әмма иң мөһиме – коры лозунг-өндәмәләрдән, артык катлаулы гыйсъянчы образлардан котылырга омтыла. Бу чорда ул яңа чынбарлыкны тормышчан күренешләрдә чагылдырырга тырыша. Аның иҗаты артык куе һәм шул ук вакытта шартлы романтик сурәтләрдән котылып, психологик реализм һәм нечкә лиризм юлы белән үсә. Әлбәттә, яңа метод җиңел генә бирелми.
1924-1925 нче еллардан Муса Җәлилнең иҗатында төп юнәлеш билгеләнә. Ул социалистик идеал өчен көрәшү, шул бөек идеал өчен үз-үзеңне корбан итү темасын ала, нинди генә авырлыклар булса да көрәштән чигенми торган корыч ихтыярлы геройларны мактап җырлый. “Бәхет” исемле шигырендә үк ул революция юлында көрәшеп үлүнең бәхет икәнен белдерә. Ләкин ул чакта бу теманың яралгылары гына булса, 1925 нче елларда инде ул эзлекле бер төс ала һәм торган саен үсә, тирәнәя бара.
Шунысын әйтү мөһимдер: бу чорда Муса Җәлил халык иҗатыннан ваз кичә. Классик традицияләрне дә искергән, яңа чынбарлыкны чагылдырырга яраксыз дип саный. Хәтта Тукай, Гафури, Дәрдемәнд иҗатларын да “буржуаз” яки “вак буржуаз” дип исәпли. Такташка ияреп, ул шигырьне сөйләм теленә күчерергә талпынышлар ясап карый. Әмма бу өлкәдәге барлык тәҗрибәләре дә уңышлы булып чыкмый, чөнки гади сөйләм белән чын поэзия арасында җитди аерма бар. Моны искә алмаганда, шигырь төссезләнә, тәэсир итү көчен югалта:
Укы!
Укы!
Өйгәме әллә, Локман абзый?!
Ашыкма әле,
Утыр, тыңла! (“Гәзит”, 1925)
Гади тел белән язылган лирик шигырьләре белән бер үк вакытта шагыйрьнең артык катлаулы һәм ясалма метафора белән тутырылган шигырьләре дә күренгәли. Гомумән, музыкаль нәфислеккә ирешү тиз генә бирелми – 30 нчы елларның уртасында гына лиризм агымы көчәеп, шигырьләренең эмоциональ көче югары ноктага җитә.
1929 нчы елда шагыйрьнең “Иптәшкә” дип аталган икенче җыентыгы басыла. Аны бер адым алга китеш дип бәяләргә була. Бу китапның үзәк темасы – яңа кеше өчен көрәш (“Сәрвәр”, “Яследә” һ.б.). Бу җыентыкта шагыйрьнең изге тойгылары җанлана. Анда көрәш, дәртле хезмәт, анда мавыгу, анда психологик прблемалар, төрле хис ситуацияләре, анда искелеккә, мещанлыкка каршы, сыйнфый дошманнарга каршы нәфрәт сурәтләнә. Монда инде шагыйрь канлы көрәштән бигрәк тыныч тормыш һәм иҗади хезмәт турында яза. Ул акрынлап яшьлек романтикасыннан һәм гыйсъянчылыктан психологик реализм методына таба күчә бара. Бу чорда ул рус поэзиясе үрнәкләрен өйрәнә: Э.Багрицкий, М.Светлов, В.Маяковский, С.Есенин, А.Безыменский әсәрләрен яратып укый. Татар шигъриятеннән Һ.Такташ, К.Нәҗми, Н.Исәнбәт, Х.Туфан иҗатларын даими күзәтеп бара.
1924 нче елда шушы эзләнүләр нәтиҗәсендә “Авыру комсомолец” поэмасын яза. Бу әсәре өстендә шагыйрь бик озак, кат-кат кайтып эшли. 1929 нчы елда ул аны, яңадан эшләп, “Үткән юллар” исеме астында кабат бастыра. Г.Кашшаф ассызыклап әйткәнчә, автор бу әсәрдә, ул чор әдәбиятында беренчеләрдән булып, Н.Островскийның “Корыч ничек чыныкты” романындагы Павка Корчагиннар токымының поэтик һәм җанлы образын тудыра.
20 нче еллар ахырында Муса Җәлил комсомол шагыйре булып таныла. Шигырьләренең төп геройлары – ил сулышы, ил язмышы белән бергә яшәүче егетләр һәм кызлар. Барысы да тырыш һәм уңган, алга омтылучан. Алар үз белемнәрен күтәрәләр, илнең төзелешләрендә башлап йөриләр.
Муса Җәлил иҗатына баштан ук олы гражданлык хисе хас. Ул интернационализм принципларында нык тора, аның лирик герое дәртләнеп эшли, мавыгып яши, чын күңелдән сөя.
Муса Җәлил шигырьләрендә тоныкланмый торган поэтик бизәкләр бар, ягымлылык, җылылык бар, чөнки аның музыкасы халык моңы белән сугарылган:
Безнең урам көндез чиксез матур,
Әллә инде завод булганга?!
Завод матур, әллә станында
Син сызганып басып торганга?!
Сиңа, күрәм, эш тә берни түгел,
Көлә-көлә тимер уясың.
Сизмисең син үзең,
Ә йөрәктә
Дәртләремнән чyен коясың (“Иртән”, 1927).
Бу юлларда халыкчан тапкырлык, күңел көрлеге, шаянлык чагыла. Шагыйрь тормыш чынбарлыгын, совет кешесенең образын халык җырларындагы поэтик бизәкләр белән матурлап, чын күңелдән дулкынланып җырлый.
Әдәбият
Җәлил М. Әсәрләр: 5 томда. – Т. 1. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 432б.
Җәлилова Х. Абыем турында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 77б.
Кашшаф Г. Муса турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 311б.
Юзиев Н. Муса Җәлил поэмалары. – Казан: КДУ, 1960. – 135б.
Для чего нужна астрономия?
Зимний лес в вашем доме
Спасибо тебе, дедушка!
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Финист - Ясный сокол