Стихи собственного сочинения Гараевой Айлины
Вложение | Размер |
---|---|
stihi_garaevoy.docx | 12.6 КБ |
Укучысы: : Гараева Айлина Робертовна
Укытучысы: Гараева Айгуль Миншакировна
Әлмәтем
Әлмәтем – зур, матур шәһәр,
Яратмый мөмкин түгел.
Кайларга гына барсам да
Сагынып кайта күңел.
Скважиналар эшләп тора,
Кырларында иген чайкала,
Нефте белән дан тоткан
Менә дигән зур кала.
Әлмәтем һәрчак матурлана,
Һаман да чәчәк ата.
Синнән чыгып киткән кеше
Сагынып кире кайта.
Шәһәребез бик матур шул!
Даны еракларга таралган.
Гөрләп эшләп утыручы
Скважиналарга уралган.
Әлмәтем бик кадерле,
Еракка таралган даны.
Безнең өчен бик кирәк ул
Сакларга кирәк аны.
Матур гаилә
Гаиләң булу зур бәхет ул,
Гаиләдә бөтен терәк.
Гаилә матур булсын өчен
Яши белергә кирәк.
Гаиләбез белән җыелгач
Өебезгә ямь керә.
Гөрләшеп чәй эчүләре
Үзе генә ни тора...
Кызыбыз бакчадан кайта,
Ул бит хәзер зур булган.
Кулыннан килмәгән эше юк
Үзебез кебек уңган.
Бар эшкә дә катнаша ул,
Бик матур итеп җырлый.
Сыздырып җырлап җибәрсә
Сандугачлар да тыңлый.
Өйдә һәрчак балаларың:
“Әнием!” – диярлек булса.
Эштән кайткач әтиебез:
“Җаныем!” – диярлек булса...
Гаиләдә тагы ни кирәк?
Моңардан бәхетлерәк!
Гаилә ачкычы үз кулыңда
Саклый белергә кирәк.
Сыерчыклар
Сыерчыклар кайта безгә
Туган ягын сагынып.
Дус - ишләре калмаганмы
Чит җирләрдә аерылып.
Кайту белән сайрашалар
Ояларына басып.
Балалары калмаганмы
Чит - ят җирләрдә ятып.
Сайрашалар, гөрләшәләр:
"Туган җиргә кайттык, - дип,
Үзебезгә яшәр өчен
Яхшы оялар таптык", - дип.
Рисуем лошадь акварелью
Ручей и камень
Сочинение
Ёжикина Радость
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?