Г.Гыйльманның “Албастылар” романында язучы моңа кадәр татар әдәбиятында мәгълүм булган тормыш яшәешне аңлату вариантларыннан баш тарта. Әсәрнең уйланмасы тормышка һәм кешегә булган традицион карашны җимерә. Яңа чынбарлык уйлап табыла.Яшәешне дөньяларга аерган кебек, автор фәлсәфәсен дә катламнарга аера. Башлап урман һәм табигать турында сөйлиһәм шулай дәвам итә. Ә безнең масатыбыз – романда бүре образының бирелешен анализлау.
Вложение | Размер |
---|---|
ahmaeva_l._alabuga.doc | 72.5 КБ |
Г.ГЫЙЛЬМАННЫҢ “АЛБАСТЫЛАР” РОМАНЫНДА
БҮРЕ ОБРАЗЫ
Ахмаева Л.Д., Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мутифуллина Г.Р.
Г.Гыйльманның “Албастылар” романында язучы моңа кадәр татар әдәбиятында мәгълүм булган тормыш яшәешне аңлату вариантларыннан баш тарта. Әсәрнең уйланмасы тормышка һәм кешегә булган традицион карашны җимерә. Яңа чынбарлык уйлап табыла.
Төп сюжет сызыгы армиядән кайткан Хәлим исемле авыл егетенең тормышы хакында сөйли; аны әнисе, авылдашлары белән мәнәсәбәтләрдә күрсәтә, өй салуын, өйләнүен, хатынын югалтуын бәян итә һәм, нәни кызын ияртеп, туган төбәгеннән чыгып китүе белән тәмамлана. Икенче сюжет Хәлимнең саташуы, уйлануы-хыяллануы кебек тоела. Әлеге хыял чынбарлыкка әверелдергән: Хәлим буыннар кылган хатаның, явызлыкның җәзасын күреп, албастылар яши торган утарга эләгә, хәтерен югалта, күп еллар элек үлгән әтисен, мәхәббәтен очрата, хатыны һәм кызын алып бу тозактан котыла – җиңеп чыга, ләкин албасты сихере Хәлимгә генә түгел, аның нәсел дәвамына да кагыла. Икенче сюжет беренчесенең ахырына килеп ялгана; сихерчеләрне җиңгән Хәлим авылдашларының битарафлыгын һәм усаллыгын күтәрә алмый, кызын бу тирәлектә калдырмаска теләп, урман юлы белән китеп бара.
Яшәешне дөньяларга аерган кебек, автор фәлсәфәсен дә катламнарга аера. Башлап урман һәм табигать турында сөйлиһәм шулай дәвам итә. Ә безнең масатыбыз – романда бүре образының бирелешен анализлау. Хәлим бүре өненә эләгә. Ул җансыз-хәрәкәтсез, буынсыз булып чокырда ята. Өстендә теткәләнеп беткән киемнәр. Шул кием калдыкларын кемдер тарткалап, өзгәләп йөри. Хәлим аның ана бүре икәнен белеп ала. Ана бүре башта аның киемнәрен тарткалап алып бетерә, аннан соң юеш борынын Хәлимнең шешкән тәненә тигерә. Хәлим башта бернәрсә дә сизми, аннан соң бүре тешли башлагач, аның тәненә ут кабынгандай була. Шул вакытта ул үзенең исән икәнен тоя башлый. Авырту көчәя бара, ләкин аның бүрегә каршы торырлык хәле инде юк. Ләкин бүре аңа ерткычлык эшләргә җыенмый икән бит. “Бүре, нишләптер, үзен бик сәер тотты, бүтән ерткычлар кебек кыланмады. Әнә бит – чеметеп тешләп карагандай итә дә, кабат җибәрә, тешләгәндәй итә дә, кабат җибәрә. Канга чаклы тешләми, тешләрен cөяккә дә батырмый... тешләштереп ала да, ялап куя, Хәлимнең бөтен тәнен селәгәйгә буйый...Бүренең озын кызгылт теле, Хәлим тәнендәге эренле, канлы шешләрне ялап килә-килә дә, Хәлимнең күз алдында ук асылынып тора башлый. Ерткычның кайнар тыны аның йөзенә килеп бәрелә...
“Бетәм бугай, – дип уйлады Хәлим. – Менә хәзер үткен тешләре белән бугазымнан эләктереп ала да...” Ләкин уйлый башлаган уен уйлап бетерә алмый калды, теге бүре кисәге селәгәйле теле белән Хәлимнең йөзен, борынын күзләрен ялап та куйды... Менә хикмәт – бөтен дөнья гаҗәп матур манзарага әверелде, яктырып балкып китте. Куаклар, таулар үз төсләренә кайтты, кызыл бүре дә шундук соры төскә керде...
Кан булган бит бу! Башындагы җәрәхәттән аккан кан! Шул кан аның күзләрен каплап алган, дөньяның ямьле, җете төсләрен томалап куйган булган”[7, 242]. Бүре Хәлимнең яраларын ялап, аның тәнен төзәтә, авыруыннан дәвалый. Борынгыдан ук бүреләр кешегә игелек кылганнар, аларның балаларын үлемнән алып калганнар, үзләренең сөтләрен имезгәннәр. Язучы бу романда да шуңа ишарә ясый. Хәлим дә бүре сөте имеп үлемнән котылып кала. Ул йокылы-уяулы саташып ятканда, ул төшендә әнисен күрә. Дүрт-биш яшьлек вакыты искә төшә.
“Хәлимнең куллары үзеннән үзе әнкәсенең йомшак, җылы имиенә ябыша. Хәлим тончыга язып, шашып-шашып имә башлый... Әнкәсенең сөте шулкадәр мул, ак тамчылар Хәлимнең ирен читләреннән агып төшеп, түшенә тамалар, күкрәген кытыклап торалар да, йөгереп култык астына төшеп китәләр. (...) Хәлим күзләрен ачып җибәрә һәм... тагын баягы сәер, хәтта куркыныч төшендә пәйда була. Ул, имеш, һаман әле теге караңгы чокыр төбендә – бүре өнендә ята. Ике бүре баласы да шунда гына – әүмәкләшеп унап йөриләр. Хәлим бераздан янында яткан ана бүрене дә шәйләп алды. Бүре аның баш очына ук килеп яткан, Хәлим исә үрелеп аның алсу төймәле имчәген имә...” [7, 242].
Сөт белән бергә хәл, егәрлек керә Хәлимгә. Төннәрен балаларын Хәлим янында калдырып ана бүре ауга йөри. Аудан куяннар аулап алып кайта. Хәлим шул куян канын эчеп терелә бара. Терелеп аякка баскач та Хәлим бүреләр янында яши. Ана бүре яралангач, ауга Хәлим йөри башлый. Шулай итеп алар бер-берсенә булышалар. Бүре балалары да Хәлимгә ияләшәләр. Хәлим аларга Аккүз һәм Азау дип исем бирә. Бигрәк тә Аккүз Хәлимгә ияләшә.
Бүре терелеп беткәч, Хәлим китәргә җыенды. Шунда да бүре үзенең изгелеген күрсәтә: ул Хәлимгә күп итеп аудан җәнлекләр алып кайта.
“...канга буялып юешләнгән бүре кинәт Хәлим алдында пәйда булды. Чынлап та, корбанының канына буялып, ул алсу-кызыл төскә кергән. Әкиятләрдә була торган бер изге җанга әверелгән. Изгенең дә изгесе түгелмени? Үлемгә дучар булган адәм баласын аякка бастырды бит ул. Аның җәрәхәтен дәвалады, аңа сөтен имезде, ризык тапты, аны ерткычлардан саклап калды. Бәлки ул бүре дә түгелдер? Ходай тарафыннан Хәлимгә ярдәм итәргә җибәрелгән изге рухтыр?” [7, 254].
Бүре куян түшкәләрен Хәлим алдына китереп куя да аның сайлап алганын көтә. Хәлим куянны сайлап алгач, калган куянны балаларына бирә. Аккүз дә Хәлим белән китәргә уйлый: Хәлим сайлаган түшкә янына барып утыра. Шулай итеп мәсьәлә хәл ителә: Азау белән ана бүре, Хәлим белән Аккүз ике гаилә булып яши башлаячаклар.Хәлим генә бу вакытта каршылыклы уйлар кичерә, табигать баласын кешеләр янына алып китеп, ул аны аянычлы тормышка дучар итмиме дип уйлый. Кешеләр бүреләр кебек үк акыллы һәм ихлас түгел бит, ди. Романда бүре образы шушы рәвешле иң изге зат буларак сурәтләнә.
Әдәбият
Гыйльманов Г.Х. Албастылар: Хыялый кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 383 б.
Л. Нечаев. Яма
Злая мать и добрая тётя
Снежная сказка
Петушок из русских сказок
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018