“ Китап-киңәшчең синең” исемле сценарий укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту максатын күздә тотып төзелгән. Шулай ук әлеге иҗади эш кеше тормышында китапның, белемле булуның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклый һәм китапларны саклык белән генә тота белү тәртибенә дә өйрәтә. Сценарий тексты укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән.
Вложение | Размер |
---|---|
shn_mgar_itep_bizlgn.docx | 38.55 КБ |
“ КИТАП – КИҢӘШЧЕҢ СИНЕҢ” темасына сценарий (8-11нче сыйныфлар өчен)
Сәхнә мәгарә итеп бизәлгән. Пәрдә ябык. Пәрдә алдында ике сакчы айбалта тотып торалар. Стеналарда уку, белем, китап турында мәкалләр язылган плакатлар эленгән. Зал ишегеннән бер татар егете-сөрәнче килеп керә.
Егет: И җәмәгать! Тыңлагыз, тыңлагыз, ишетми калмагыз! Бүген мәгарә ишеге ачыла. Кереп карарга теләсәгез, белем алырга өстәсәгез, әзер торыгыз... Ләкин шуны аңлагыз: мәгарәдән китап алып чыгарга, андагы белемнәрне кәгазгә күчереп алырга рөхсәт ителми. Башка сыйдыра алган кадәр белем алып чыгу һичкемгә дә тыелмый.
(Пәрдә ачыла. Анда каурый каләм белән Әбугалисина язып утыра. Янына шәкертләре тезелеп утырган, һәрберсенең кулында китап. Мәгарә эченә төрле зурлыктагы китаплар куелган.)
Әбүгалисина:
-И адәм баласы! Син кулыңа китап алдың. Нәрсә соң ул китап? Бу хакта уйлаганың бармы? Аңлатмалы сүзлектә: ” Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма” –диелгән.
1нче шәкерт: Китап-бакча ул, андагы язулар шул бакчаның гөлләре. (Каюм Насыйри)
2нче шәкерт: Яхшы китаплар уку- үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул.(Декарт )
3нче шәкерт: Китап кешене галәмнең хуҗасы итә. (Павленко)
4нче шәкерт: Белем –зур байлык, аның хәтта өлешен дә бернинди оста карак та урлый алмый. (Баласагунлы)
5нче шәкерт: Китап укып елый алганнарның күңелендә калмас каралык. (М.Әгъләмов)
Алып баручы: Әйе, китап – дөньяны танып белергә ярдәм итүче ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку – иң яхшы белем алу. Балачакта китап укудан да күңеллерәк нәрсә юктыр ул.
Син кулыңа китап алдың....Анда ниләр язылганын, ниләр барын белмисең әле син.
Беренче битен укыдың, икенчесен, унынчысын, йөзенчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән , таныш түгел мохиттә итеп сизә башлыйсың.
2нче алып баручы: Күп нәрсәләрне белеп бетермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, атланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде. 400 нче, меңенче, унмеңенче битләр һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч таптың.
Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.Китап сине балачактан олыгаюга, зур тормышка озатып калучы иң якын дустың. Китап сине рухи яктан көчле, намуслы, акыллы кеше итә, кешене чын күңелән яратырга, аның хезмәтен ихтирам итәргә өйрәтә. Китап – синең киңәшчең дә, сердәшең дә, юанычың да.
1нче алып баручы : Халкыбызның бөек шагыйре Г.тукай да боеккан, үз-үзен кая куярга белмәгән минутларында кулына китап алган, аны укып юанган. Үзе дә китап турында шигырь язган.
1нче укучы:
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә:
Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам:
Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам
Уеп барган хәрбер юлым,хәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым.
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын
Ачыладыр, нурланадыр күңелем,күзем.
Җиңелләнәм, мәгъсумланам мин шул чакта
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмит белән карый башлыйм булачакка.
2 нче алып баручы:
Татар халкы гомер-гомергә китапка "табынган”, аңа зур хөрмәт белән караган, кадерләп саклаган һәм буыннан-буынга васыять итеп калдырган. Бу һәр гаиләнең үзенә күрә бер изге бурычы булып саналган. Шулай булмаса, меңьеллык әдәбиятыбыз турында мәгълүматыбыз бик аз булыр иде. “Китапта- үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы”. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта.
1нче алып баручы:
“Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң, белгәнең дә онытылыр,” –ди халык. Әйдәгез, сынап, тикшереп карыйк әле. (Викторина сорауларына җавап бирү)
Сораулар:
1) Чәчен тарап алтын тарак белән
И бизәнә, ясана.
Вә шуннан соң кинәт суга чума-
Нәрсә кала басмада? (тарак)
2. Бу өзек кайсы шигырьдән алынган?
Җен-фәлән дип сөйләнүләр
Искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле-
Шагыйранә ялган ул. (“Сабыйга”)
3. Гарәп шрифты белән язылган беренче татарча китап ничәнче елда һәм кайда басылып чыга? (1612нче елда Лейпциг шәһәрендә)
4. “Шүрәле” балетын кем язган? (Фәрит Яруллин)
5.“Әткәйгә хат” поэмасының авторы? (Шәүкәт Галиев)
6. Бу шигырь юллары кайсы шигырьдән?
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк. (Р.Миңнуллин “Әни кирәк”)
7. “Әлдермештән Әлмәндәр”әсәрендә Әлмәндәр ролен кайсы артист уйный иде? ( Шәүкәт Биктимеров)
8. Бирелгән өзекне кем язган һәм әсәр исеме ничек?
“....Үрмәкүч төсле кара свастика төшерелгән зур ишек, Илгизәрне йотып,тавышсыз гына ябылды.Тынлык........Кинәт йөрәк яргыч тавыш ишетелде....Ишек артыннан ишетелә....Илгизәр тавышы.....Аны кыйныйлармы,нишләтәләр?(И.Гази “Йолдызлы малай”)
Әбугалисина :
Ай – һай , зирэк икән узегез!
Инде минем биремемне дә үтеп карагыз. Мин китап турында мәкальнең башын әйтермен , сез - дәвамын.
1. Китап - белем (чишмәсе)
2. Китапсыз өй - (тәрәзәсез бүлмә)
3 .Китап - галим, (телмез мөгаллим)
4. Китап – тормыш (көзгесе)
5. Китапның белмәгәне (юк)
6. Китап- якын сердәш , ялкаулык (яман килендәш)
2нче алып баручы:
Һәр чорның һәр дәвернең зыялы, укымышлы шәхесләре булган. Китап алар өчен белем чыганысы гына түгел , ә рухи азык та.Чыннан да, шулай. Куп укыган, куп белгән , ди халык. Безнең мәктәбездә бар әнә шундый әдәбият сөюче, китап укып азык җыючылар. Әмма иң – иң куп китап укучы ул- Габдрәшитова Алсу. Алсу – татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасы җиңүчесе дә! (Аны сәхнәгә чакырып сораулар бирү)
1нче алып баручы:Гыйлемлелек яшерен хәзинә,кем таба, Ике дөнья байлыгы булыр аңа. Шундый байлык ул –гел өстәп тор аны, ул сарыф иткән саен арта бары,”–дигән мәгърифәтчебез Утыз Имәни. Алсу, шушы китап –гыйлемлелек хәзинәңне тагын да баетсын.(Истәлек китап тапшырыла. Алсу җавап итеп, М.Хәсәновның “Китап” шигырен сөйли.)
Өйрән миннән тел, дисең,
Миндә барлык сер, дисең,
Белмәгәнең бел, дисең
Яктырсың, дисең, аның,
Минем сөйгән китабым!
Искерсәң дә, уңсаң да,
Я таушалган булсаң да,
Аунатмыйм мин тузанда-
Син кадерле, син якын,
Минем сөйгән китабым!
Син- кояшым, таңым да,
Син- ләззәтле ялым да,
Син- киңәшчем янымда,
Син- булышчым, илһамым,-
Минем сөйгән китабым!
(Интервьюдан соң, җиләктән кайтып килүче кыз-Мөнирә җырлый – җырлый керә.”Карурманга барган идем...” И. Юзеевның “Гашыйклар тавы”ннан).
Мөнирә: Дусларым, бире килегез , бире. Монда дуслар күп икән, белемсезләр юк икән.(Китап геройлары керә)
1нче алып баручы: Бик вакытлы килгәнсез, мөгаен, бик күп юллар үткәнсез.
Бибинур әби : Белеп әйтәсең, балам. Юлда бик озак булдык. Җомга көн кич белән юлга чыккан идек. Бер генә сәгатькә юлда тукталгач , сәер хәлгә тап булдык: өздереп – өздереп җыр агылды. Кем җырлады? - белмәдек. Ул җырдагы сагыш әйтеп бетерерлек кенә түгел, гүя анда кемнеңдер әйтелмәгән васыяте ята.
Алып баручы : Китап сөюче дусларым. Әйдәгез, ярдәмгә килик әле. Геройларның юлда күргәннәре кайсы язучыларның нинди әсәрләренә низезләнде? (җаваплар тыңланыла: А.Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”, Ә Еники “Бер генә сәгатькә”, Кем җырлады? “,“Әйтелмәгән васыять”)
( Ясминә И.Юзеев сүзләренә язылган “Кыр казлары артыннан” җырын башкара)
Ясминә: Эх, әнә шул кыр казлары артыннан очып, зәңгәр күккә күтәрелсәң иде дә авыл өстендәге йолдызларга орынып, бәхетнең җиденче катыннан җәяүле кеше сукмагына килеп бассаң иде. Эх! Усал Гыйльмениса һәм аның күршеләре, минем шатлыктан йөзек кашы сыман балкыган йөземне күреп, телсез калсыннар иде.
1нче алып баручы: Ягез, кем зирәк, әйтегез тизрәк, әсәрләрнең исемен һәм авторын табу кирәк. (җаваплар тыңланыла: И.Юзеев “Кыр казлары артыннан”, Ф.Хөсни “Авыл өстендәге йолдызлар”, “Җәяүле кеше сукмагы”, “Усал Гыйльмениса һәм аның күршеләре”, “Йөзек кашы” )
Мәүлия: Күрделәр инде, күрделәр. Безнең авыл кешеләре барысы да: әниләр һәм бәбиләр дә, күрше кызы да, ир-егетләр дә, Гөргери кияүләре дә, хәтта Канкай улы Бәхтияр да, Әлдермештән Әлмәндәр дә, Миләүшәнең туган көнендә «Без бит авыл малае»дип җырлап йөргән Иртуган да күрде.
Ясминә: Шулаймыни?! Ә менә яшь дусларым таныдымы икән? Кайсы драматургның нинди әсәрдәрен таныдыгыз икән?
(җаваплар тыңланыла: Т. Миңнуллин “. Безнең авыл кешеләре”, “Әниләр һәм бәбиләр”,” Күрше кызы”, “ Ир-егетләр”, “Гөргери кияүләре”, “Канкай улы Бәхтияр”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, «Миләүшәнең туган көне”, «Без бит авыл малае» )
Мәүлия: Күрәм: Туфан абый Миңнуллин иҗатын бик яхшы беләсез. Ә менә мине таныйсызмы? Юк шул, танымыйсыз. Үзем белән таныштырыйммы? Тыңлагыз!
Быел миңа унике яшь тулды. Кечкенә чагыннан ук мине “дәү әниең кызы”,нәкъ дәү әниең”дип аптыраталар иде. Маңгаема табарак сикергән кара кашларым да ,чекерәеп торган кечкенә кара күзләрем дә - барысы да дәү әниемнеке. Берни булса, әнием миңа: “Син-минем кызым түгел,дәү әниең кызы, дәү әниеңнәргә илтеп бирермен, алар кызы булырсың,”-дип, мине “куркыта торган иде.
2нче алып баручы: Ягез, кем зирәк, әйтегез тизрәк, бу матур кыз кем була? Кайсы әсәрдән? ( җавап: И.Газинең “Мәүлия нигә көлде” хикәясеннән Мәүлия)
Бибинур әби: Дуслар җыелган җирдә бик күңелле. Әмма гомердә булмаганны шулкадәр озак булдык биредә. Әйдә, Мәүлия балам –йөрәк маем- кайтыр юлга кузгалыйк. Хушыгыз балалар. (Китап геройлары чыгып китәләр)
1нче алып баручы: Ягез, бу юлы кайсыгызга зирәклектә тиңнәр юк? Нинди табышмак калдырып китте Бибинур әби?
(җавап тыңланыла: Т. Миңнуллин “Дуслар җыелган җирдә”, “Гомердә булмаганны”, “Йөрәк маем”, “Хушыгыз”) Шулвакыт бер бала йөгереп керә, кулында китап.
Кечкенә бала: Сөенче, сөенче! Арабызга яңа дус килә! Менә яңа гына типографиядән чыгышы. (Мәгарәдән Әбүгалисина чыга)
Әбүгалисина: Кая, олан, кил әле бире. Кызыксындырдың, мондый дусларны югалтырга ярамый. Яңа китап- яңа дус ул! Онытмагыз: иске дусларны сакларга, яңаларны барларга кирәк! (Ипләп кенә киштәгә куя)
Тик, балалар, шуны онытмагыз: китапны саклыйм дип, киштәдә генә тоту – җинаять ул.Аннан һәркем файдаланырга, үзенә рухи азык алырга тиеш. Әмма китапны саклап, пөхтә-чиста итеп тоту, күз карасыдай кадерләү- һәркемнең бурычы.
1нче шәкерт:
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
2нче шәкерт:
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
3нче шәкерт:
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
4нче шәкерт:
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!
Шулвакыт татар егете-сөрәнче килеп керә:
-И җәмәгать! Сезгә бирелгән вакыт үтеп тә китте. Мәгарә ишекләре ябылыр сәгать килеп җитте. Шушы кыска гына вакыт эчендә сез никадәр тереклек суы –гыйлем алдыгыз, рухи яктан баедыгыз. “Белем –зур байлык, аның хәтта өлешен дә бернинди оста карак та урлый алмый,”- дигән Баласагунлы. Мин сезгә шундый байлык телим!
Два морехода
Колумбово яйцо
Пустой колос голову кверху носит
3 загадки Солнечной системы
Просто так