Татарстан Республикасының халык язучысы Марсель Галиев иҗатына күзәтү.
Вложение | Размер |
---|---|
Ат язмышы турында фәлсәфи уйланулар | 22.73 КБ |
Ат язмышы – халык язмышы
( Марсель Галиев иҗатында ат рухы)
Минем эшемнең төп максаты – татар әдәбиятында һәм М.Галиев иҗатында ат образының бирелешен, кешелек тормышында зур урын тотучы ат рухының әһәмиятен билгеләү.
Ат – гаҗәеп хайван. Матур һәм акыллы. Күндәм, чыдам, тугры ат-малкай кеше өчен тәнен дә, канын да, җанын да биргән. Борынгы заманнардан ук ат ярдәмендә җир сөргәннәр, чәчкәннәр, аңа чәчүлек орлык һәм башка төрле авыр йөкләр төяп ташыганнар. Почта атлары пассажирлар һәм хатлар йөрткән. Атлы гаскәр хәрби яуларда төп көч булган. Ат белән ант иткәннәр. Атка атланган сәяхәтчеләр Җир шарының төрле өлкәләрен тикшергәннәр һәм үзләштергәннәр. Ат үзенең көче, чыдамлыгы, акылы һәм зирәклеге, елдамлыгы аркасында кешегә бәя биреп бетергесез ярдәмче булган. Атка атланган кеше дөньяны яулап алган дип әйтсәк тә бернинди арттыру булмас. Тарих битләренә данлыклы атларның кушаматлары алтын хәрефләр белән язылган: Александар Македонскийның – Буцефалы, Наполеон Бонапартның – Маренгосы, Бөек Фридрихның – Конде кушаматлы аты. Мөхәммәт пәйгамбәрне Мәдинә шәһәреннән Иерусалимга алып баручы легендар ат Бурак кушаматлы булган.
Эзләнүемне мин татар әдәбиятында “ат” сүзе белән бәйле әдәби әсәрләрне барлап чыгудан башладым һәм түбәндәге әсәрләрне таптым:
Чыннан да, ат образы яктыртылган әдәби әсәрләр татар әдәбиятында һәм фольклор әсәрләрдә бик күп. Нигә шулай соң? Ни өчен кеше гомер буе ат-аргамакларга табынып яшәгән? Шул сорауларга җавап бирү өчен, мин эзләнү эше алып бардым.
Атка мәдхия җырлау, аны олылау, шигъри образ буларак мәңгеләштерү үзенә бер аерым зур тема. Халык авыз иҗатында бу гүзәл җан иясе еш телгә алына, мисалга халык җырыннан:
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була.
Ир канаты булган атлар белән татарның асыл егетләре кайларда гына булмаганнар. Ерак Себергә дә чыгып киткәннәр, шахталарда җир куенында, забойда атлар җигеп күмер дә ташыганнар. Ат-аргамаклар күмер базларына төшмәс өчен, каршы килеп тыпырчынганнар, аларның башларына капчык кигерткәннәр, авыр эштә имгәнеп, алар шулай караңгыда сукыраеп җан биргәннәр. Шул коточкыч шартларда эшләгән малкайлар бик кызганыч булган. Ат-малкайларның хуҗалары:
Ниләр күрми ир-ат белән ат башы,
М.Галиев 2005 елда еллар буе иҗат иткән “Рух” дип аталган затлы китабын бастырып чыгара. Адлер Тимергалин сүзләре белән әйткәндә “Аерым якутлардан, ләгыльләрдән, энҗеләрдән искиткеч бер бәллүр булып оешкан бу китап” та “ Сүз рухы”, “Милләт рухы”, “Китап рухы”, Җир рухы”, “Дала рухы” кебек бүлекләр белән бергә ат язмышына багышланган аерым бер язма да бар. Әлеге “Ат рухы” дип аталган чәчмә-шигъри әсәре – үзе бер гүзәл симфония. Әдип ат рухы аша татар милләтенең дөньядагы урыны, бай тарихлы үткәне һәм бүгенгесе, гыйбрәтле язмышы хакында уйлана.
Борынгылар “Ир-егетнең йөрәгендә иярләмәгән ат ятар” дигән. Бу әйтем турыдан –туры М.Галиев иҗатына кагыла: әдипнең күңелендә дә иярләнмәгән ат ята. “Кайсы дәвердә сыктап калды соң әле авылның җәяүле, атлы шигърияте?” дигән сорау белән башланып китә әсәр. Һәм автор шушы сорауга җавап эзли. ХХ гасыр атны рәнҗетү гасыры булды дип, чын күңелдән борчыла. Ат белән бергә туган гореф-гадәтләр, аралашу, бәйге, эш-яу коралларын аңлаткан бик күп сүзләрнең телебездән төшеп калуына йөрәге сызлый. Чөнки “җуелган сүзләр аһәңе белән бергә моң китә, тел хасияте ярлылана”. Ә нинди матур сүз-сурәтләр белән атый әдип атларны! Малкай-җанкай, ат-аргамаклар, ат-малкай, гаярь-күндәм чаптарлар...
Җир йөзендә кешелек тарихында гамәлгә кергән бәйрәмнәрнең иң күркәме, иң мәгънәлесе - Сабантуй бәйрәме. Сабантуйның күрке дә - ат-аргамак бит! Әдип ат чабышының гүзәл мизгелләрен зур соклану хисләре белән тасвирлый. Юртаклар чапканда Җир тетрәнә, Җир үрсәләнә, Җан алгысына. М.Галиев ат чабышының дәһшәтле матурлыгын: ” Юртакларның борын канатлары чатнап киңәйгән. Күзләрендә – кыргый ут. Үз тыныннан кайнарланган һаваны гүя умырып тешләп, ярсу күкрәк белән алга ыргылалар. Тояклар астыннан туфрак кантарлары түгел, ә күмерле очкыннар атылып кала сыман,”- дип яза. Марсель абый - авыл малае. Ул ат чабышын бөтен йөрәге белән ярата. Шушы мавыктыргыч мизгелләрне үзенә генә хас булган матур сүзләр һәм матур җөмләләр белән әйтеп бирә: “Дөньяны тетрәтеп ат йөрәге тибә... Йөрәк, күкрәк читенә сыеша алмыйча, шомлы тибенә. Тын-сулыш юллары рәхәт кысыла. Күңел тула, сокланудан күзгә яшь килә... Шушы дәһшәтле матурлыктан тапталып калмау бәхетеннән үрсәләнгән җаның мәйдан өстеннән биеккә чөелә. Югаласы, әллә кая югаласы килә...”
Марсель абый атның илаһи матурлыгына хәйран кала: “Гаҗәп бит, бу күркәм-батыр малкай нинди генә рәвештә басып тормасын, кайсы ягыннан гына чыгып карама – барыбер ыспай, килешле, антик һәйкәл шикелле искиткеч мөкәммәл, нәзакәт иясе, илаһи сәнгатьнең тере гәүдәләнеше! Чапканда - ярсу матур, үрә басканда – текә матур. Атның хәтта тезләнгән чагы да горур...”- дип тасвирлый. Шул ук вакытта Казан ханлыгына нигез салган Олы Мөхәммәт ханга татар халкының атлы һәйкәл куя алмавына борчыла. “Без шундый да булдыксыз, иҗтиһадсыз халыкка әверелеп калдыкмыни?!” – дип кайгыра. Татар милләтенең язмышын бәйгедә соңлап килгән ат язмышы белән чагыштыра һәм үзен “дәверләр ияреннән егылып калган халык улы мин” дип атый.
Марсель абый яраткан җырчысы Хәйдәр Бигичев образын да ат образы аша сурәтли. Ул җырчыны алмачуар атта өзәңгегә баскан итеп күз алдына китерә. Рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнүче шәхес буларак, “Кенәз Бигичев” дигән картина иҗат итү турында хыяллана. Ә күңел түрендә инде ул саллы рам эченә каймаланган сурәт йөртә: “ ... бу сурәттә ярсуын чак кына тыеп торган алмачуар атны күрер идегез. – ди ул. – Җайдагы сәхтиян читек кигән, көязлеге бөтен торышыннан сизелеп торган, нәсел тамыры борынгы морзаларга тоташкан чибәр ир-егет булыр. Ул бер кулы белән көмеш авызлыклы йөгән тезгенен тоткан, икенче кулын монгол ияренең мөгезенә салган. Мин бу ахалтәкә аргамагы белән вакыт киртәләре аша киләчәккә сикерә алам, дигән мәгърур кыяфңтле бу җайдак каядыр, офыкка, без белмәгән ераклыкка төбәлгән”. Һәм, чыннан да шулай: Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев горур кыяфәтле, текә маңгайлы, “башын артка чөебрәк йөрүендә үз бәһасен белүе, буйсынмас-үҗәт рух ныклыгы сизелеп” торган кеше булган.
Мин Марсель абыйның поэзиясендә дә ат образы белән бәйле лирик әсәрләрен барлап чыктым. Әдипнең күп кенә шигырьләрендә дә ат образы кулланылган. Ул “Тургай биеклеге”, “Туган якның карашы”, “Балачак рәсеменнән”, “Имин тормыш авазы”, “Минем балачак иле” шигырьләрендә җирән кашка, чаптар ат, акбүз һәм алмачуар атларны телгә ала. Әлбәттә инде, самими балачакның, малайчакның гүзәл мизгелләре, әти-әниле бер кайгысыз вакытлар, авыл рухы белән бәйле бу әсәрләр:
Җирән кашка, дугаларын күмеп
Ак тын бөркеп җитез юырта.
Ә чанада толып аша карап
Кырын яткан малайчак кайта. (“Тургай биеклеге”)
Урман аланында лирик геройның әтисе белән бергәләп печән чабу мизгелләре, печән чабуның тәме, тирә-яктагы кошлар сайравының моңы, үлән арасында сибелеп калган кып-кызыл җир җиләкләре дә, әлбәттә, ат белән бәйле. Чөнки авыл агаеның авыр хезмәтенә нигезләнгән яхшы, мул, имин тормышны, бәхетле тормышны да аттан башка күз алдына китереп булмый:
Көйгә салып әти чалгы яный,
Маңгаеннан эре тир ага.
Күләгәдә торган ат пошкыра,
Башын чайкый, тибенеп ала... (“Имин тормыш авазы”)
Хәзер инде атлы дәверләр, шанлы дәверләр артта калды. Марсель абый әйтмешли: “Атлы дәверләргә – салават!” Шулай да ат спорты бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Киресенчә, нәселле чабышкы атларга игътибар арта гына бара. Дөньякүләм ат чабышлары уздырыла. Ел саен үзебезнең Сабантуй мәйданнарында дөньяны тетрәтеп ат йөрәге тибә. Тупырдап тулпарлар чаба! Ә 1998 елдан дүрт елга бер тапкыр, октябрь аеның икенче якшәмбесендә Ат көне билгеләп үтелә.
Ильфат Харрасов,
11нче А сыйныф укучысы
Рисуем подснежники гуашью
Никто меня не любит
Рисуем "Ночь в лесу"
Карандаши в пакете
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"