Туган телебезнең югалу алдында торуы күңелләребездә борчу уята. Телебезне саклау гаиләдә башланса, мәктәптә дәвам иттерелсә, телебез сакланыр иде!
Юл бирегез нарасыйга,-
Үзенә юл ярасы бар...
Чал гасырлар арасында
Йолдыз булып янасы бар-
Юл бирегез нарасыйга,-
Үзенә юл ярасы бар.
Ана теле -тою, сизү, йөрәк теле. Ана сөте белән кергән йөрәк- сизү, тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә. Безнең әби-бабаларыбыз тел һәм әдәбиятны тирән белмәсәләр дә, үз телеңдә саф татарча сөйләшүне хуп күргәннәр, таләп иткәннәр.
Моңа ничек ирешергә соң? Әлбәттә, барысы да юкка чыкты, алга бармый дияргә ярамый. Әмма борчылыр урын бихисап күп. Беренче чиратта, гаиләдә-иң гүзәл, якын кешесе –ана, ә бакчаларда –тәрбияче, укытучы аша. Бигрәк тә, бишек җырлары ярдәмендә. Бишек җырлары –сихри, куәтле бер илаһи чара. Сихри авазлар, кошлар сайравы, җилләр, агымсулар һ.б.лар тавышы - болар барысы да бишек җырларына салынган. Бишек җырлары белән йоклатылган балалар - чын бәхетле сабый-нарасыйлар. Әлбәттә, бу үрнәкләрдән бакчаларда, гаиләләрдә файдаланылса, искиткеч бәхет булыр иде. Туган телебез-саекмас чишмә булса, тагын ул-очар канат та бит. Татар халык мәкале: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, ди. Еллар, гасырлар буенча сыналган, кисәтелгән, тикшерелгән.
Үз халкыбызның рухи хәзинәләрен тирәнтен өйрәнеп, йолаларын саклап, телен-динен хөрмәтләп яшәргә күнексәк, “читләр арбасына утырма”быз. Киләчәк буынның теле, яшәеше өчен, әлбәттә, әдәбият укытучылары, иң беренче чиратта, гаилә җаваплы. Ни кызганыч, бүгенге көнгә әйләнеп карасак, уңышлар алга бару-барысы да бик сөенечле түгел. Бурычыбызның иң олысы һәм мөһиме- “алтын бөртеге”, “күз нуры”,”энҗе-мәрҗән”, ягъни “тормыш нуры” дип атаган ул-кызларыбызны татар егетләре, татар кызлары итеп укытып - тәрбияләү.
Кеше тышкы кыяфәте һәм кылган эш-гамәлләре белән генә түгел, сүзе белән дә матур булырга тиеш! “Әдәп башы-тел”,ди халкыбыз. “Сүзең булсын аңларлык, өзелсә дә ялгарлык”, дип тә әйтә. Ә синең, яшьтәшем, хәтер карчыгыңда хикмәтле сүзләр, мәкальләр җитәрлекме? Җитәрлек булмаса, китап битләрен ач! Кадерле яшьтәшем! Әби-бабаларыбызның күңел хәзинәләрен югалтмау, буыннан-буынга тапшыру –синең дә бурычың! Димәк, алга! “Тырышкан ташка кадак кагар”, дип җибәрә халкым.
Әйе, бел, татар кешесе! Синең телең-татар теле, дистәләгән гасырлар буена чарланып, бүгенге көнгә килеп ирешкән. Әгәр без аны югалта калсак, ничек үкенәчәкбез. Әби-бабаларыбыз, туачак сабыйларыбыз безгә рәнҗеячәкләр. “Үткәнен онытканның киләчәге дә юк”, дигән бер философ. Аны саклап, үстерү өчен гүзәл әдәбиятыбызны, Сөембикә, Кол Гали, Кол Шәрифләрне, Гаяз Исхакый әсәрләрен -алтын мирасыбызны барлау, кадерләп, ядкарьләребезне бөртекләп, энҗе-мәрҗәннәр кебек бер дисбегә тезү кирәк.
Кадерле татар егете-кызы! Уян! Китап-гаять зур көч ул! Без ни өчен укыйбыз, укып нәрсә белергә телибез? Әлбәттә, үткәнебезне! “Мәдәни җомга”, “Сөембикә” журналлары-безнең юлдашыбыз. Ислам дине тарихы, Коръән –Кәрим сүрәләре, хәдисләр –иң изге, рухка-күңелгә ятышлы тарихи байлык, минемчә.
Кулланылган әдәбият
1. Әхлак белеме. Яр Чаллы, 2000.
2.Сүз эчендә хикмәт бар. Казан, 2010
3.Ф.И.Исмәгыйлева. Туган тел-очар канат. Яр Чаллы, 1994.
4.Х.Халиков. Бәхет чишмәсе. Казан, 1993.
Ледяная внучка
Привередница
Сторож
Сладость для сердца
Знакомимся с плотностью жидкостей