Участие в I зональной научно-практической конференции «New generation: новый взгляд» в номинации Литературное творчество (стихи), 1 А класс, на татарском языке
Вложение | Размер |
---|---|
i_zonalnaya_npk_filologiyakulturaistoriya_novyy_vzglyad.docx | 53.02 КБ |
ЗАЯВКА
для участия в I зональной научно-практической конференции
«New generation: новый взгляд»
Полное наименование учреждения :
МБОУ « Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Номинация конкурса: Литературное творчество ( стихи)
Возрастная категория: 1 А класс
ФИО педагога: Рамазанова Эльмира Хамитовна, учитель начальных классов, классный руководитель
E-mail: relmira68@mail.ru
Участники:
Директор школы: ________/Шаймарданов А.Н./
Нәни чакта безнең телебез “ Әттә”, “Әннә” сүзләре белән ачыла. Үскән саен тел запасыбыз тагын да байый,үсә, ныгый...Мәктәп чорында әлеге “запас” бөек язучылар, шагыйрьләрнең данлы әсәрләре аша тагын да камилләшә, баетыла.Әдәби әсәрләрдән алган рухи азык безне гомер буена озатып бара,тормышта да дөрес юлны табарга ярдәм итә...
Мин башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. 2 нче сыйныфта укыганда беренче тапкыр “ Урман юлы” исемле мәкаләм “ Яшь ленинчы” газетасында басылып чыккач, миннән дә бәхетле кеше булмады. Үземнең шушы нәни чагымны искә алып, укучыларымда да әлеге сәләтне күрергә, үстерергә тырышам. Әле алар нәни, 1 нче сыйныф укучылары гына. Бәйрәм вакытларында, көндәлек тормышта да алар белән кыска гына мәкаләләр, шигырьләр язгалыйбыз. Әлеге иҗат җимешләре Балалар иҗат үзәге нәшер итә торган “ Яшьлек тавышы” журналына юллыйбыз.Алар анда үз урыннарын табалар.
Сыйныфта Г. Тукай иҗатын өйрәнәбез, әсәрләренә карата рәсемнәр ясыйбыз, шигырьләрен яттан сөйлибез.Укучыларымны ”Исемдә калганнар” автобиографик повесте белән таныштыра башладым.
Әлеге бәйгедә катнашу өчен барлык укучыларымның да бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлап язылган иҗат җимешләрен тәкъдим итәм.Әлеге иҗат җимешләрен сыйныфта бергәләп тикшердек, кирәк җирдә төзәтмәләр дә керттек.
Сыйныф җитәкчесе Рамазанова Э.Х.
Кыска гына яшәү дәвереңдә
Әсәрләрең калган, Тукай абый,
Синнән безгә бүләк.
Нинди генә рәхмәт әйтсәк тә,
Һич бетерә алмабыз сиңа түләп.
Тимергалиева Зилә
“ Туган тел” шигырен укып,
Ачылды бит телебез.
Тукай шигырьләре белән
Горурлана илебез.
Галиева Айгөл
Тукай кечкенә булса да,
Табигатьне яраткан.
Шуңа күрә шигырендә
Урман, кырлар чагылган.
Сәләхиев Ислам
Бөек Тукай бабабыз-
Сездән үрнәк алабыз.
Әкиятләреңне укып,
Сезгә таңнар калабыз.
Гайфуллин Инсаф
Тукай әкиятләрен укып,
Көн дә дәрескә барам.
Аның кебек булырмын дип,
Үземә ышанып калам.
Шарифуллина Ника
“ Шүрәле” не бик яратып
Укыдык без бергәләп.
Үзем дә язып карармын,
Күңелдә шундый теләк.
Вәлиева Ясминә
Әкият тыңларга яратам,
Эчтәлекне дә сөйлим.
Тукайның “ Туган тел” ен дә
Бик рәхәтләнеп көйлим.
Шайдуллина Алия
Мин укырга яратам,
Язуым бигрәк матур.
Тукай әкиятләрен укып,
Үсәмен кыю, батыр.
Арстамбекова Гөлназ
Безнең сыйныф бигрәк булган,
Бердәм, бик дус укыйбыз .
Тукай абый безнең белән -
Шатланабыз шуңа без.
Мавлютова Дилә
Тукай абый аз яшәгән,
Гомере булган кыска.
Әкиятләрне үзе
Язган бит ул бик оста.
Миннекаев Нияз
Укый , язарга өйрәндек,
Беренчегә кердек тә.
Тукай әкиятләрен укып,
Күчәрбез икенчегә.
Галләметдинов Әдел
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Карандаши в пакете
Рисуем зимние домики
Прекрасное далёко
Почему люди кричат, когда ссорятся?