Укучыларның беренче иҗат әсәрләре тәкъдим ителә.(Әкиятләр,хикәя, шигырьләр)
Вложение | Размер |
---|---|
berenche_adymnar.doc | 37.5 КБ |
Әниемә булышам.
Минем исем– Азалия.
Укыймын дүртенчедә.
Әниемә булышам,
Булсам да нәни генә.
Чәчәкләргә су сибәм,
Матур гөлләр үстерәм.
Тәмле коймак пешерәм,
Барысына да өлгерәм.
Минем әнием.
Минем әнием бик матур, акыллы һәм яхшы. Шулай ук ул чисталык ярата. Һәрвакыт әни авыр минутта миңа ярдәм итә. Әни безнең өчен тәмле аш пешерә. Без аны барысы өчен дә бик яратабыз!
Безнең дусларыбыз.
Минем канатлы дусларым.
Кошларга җимлек ясарга,
Булышты әтием дә.
Әнием дә ярдәм итте,
Җим сипте әбием дә.
Безнең серле ашханәгә
Рәхим итегез, дуслар!
Тәмле- тәмле җимнәр сиптек,
Көтәбез сезне, кошлар.
Чыпчык көнбагыш яратса,
Ә песнәккә ит кирәк!
Канатлы дусларыбызга
Ярдәм һәрвакыт кирәк!.
Кызыклы конкурс өчен,
Сезгә рәхмәт әйтәбез!
Әйдәгез, кошкайларга
Һәрчак ярдәм итәбез!
Туган җирем.
Түгәрәк күл, яшел урман,
Елга-суларга бай як.
Кошлар сайрый тирәкләрдә
Ямьле дә син, туган як.
Минем песием- Шаян.
Минем песи бик тә наян,
Исеме аның Шаян.
Интернетны бик ярата,
Рәсемнәр таба кайдан?
Әкият сөйлим сезгә...
Тамчы.
Бервакыт яңгыр ява башлады. Яңгыр тамчыларының берсе тылсымлы һәм тере иде. Ул бер кызның учына тамды. Алар икесе дә курыктылар. Кызның тере тамчыны күргәне юк иде. Алар дуслаштылар һәм бергә уйный башладылар. Ләкин тамчыны өйдә әнисе көтә һәм борчыла иде. Тамчы кыз белән саубуллашты да, яңадан өскә күтәрелде. Аны өйдә әнисе каршы алды һәм бик шатланды.
Почему Уран и Нептун разного цвета
Мост из бумаги для Киры и Вики
Осенняя паутина
Прекрасная химия
Будьте как солнце!