Мы на уроке изучали жизнь животных. Выходя от этого ученик хотели узнать подробности: откуда они взялись, как живут, чем питаются. Вот ученики сами написали сказки, стихотворения, рассказы.
Вложение | Размер |
---|---|
Әкият "Нилектән жирафның муены озын?" | 16.13 КБ |
Нилектән жирафның муены озын?
Әкият
Борын- борын заманда яшәгән ди, булган ди, кыска муенлы, зур башлы жи-раф. Көннәрдән бер көнне ул, ашыгып каядыр баручы маймыл балаларын күргән. Һәм алардан сорый икән:
Маймыл балалары аңа:
Жираф аларга ияреп китә. Баралар икән болар, баралар, хәйран ара барганнар. Кинәт жираф туктап калган, каршыда зур ботаклы, кызыл яфраклы агач пәйда булган. Биредә нәкъ әниләре әйткән ал җимешләр булган. Маймыл балалары һәр-берсенә берәр җимеш алганнар да кайтып киткәннәр. Ә жираф авыз итеп карагач, тыелып тора алмаган, күп итеп ашаган. Шуннан соң эче авырта башлаган, ни генә эшләтеп карамасын, басылмаган. Маймыл балалары жирафны күреп бик кызганганнар. Бу турыда әниләренә кайтып әйткәннәр. Әниләре исә, авыртуны бары бал гына дәвалаячагын әйткән. Балалар бал турында жирафның үзенә сөйләгәннәр.
Менә жираф бал кортларын эзләп киткән. Бер зур агачтан кортларның чыкканын күргән дә, алардан бал сораган. Алар шушы агачның куышына башын тыгып, балны жирафның үзенә яларга кушканнар да, юлларын дәвам иткәннәр.
Жираф бал ашарга тотынган, бераз ашагач, эченең авыртуы басылган. Инде кайтырга кирәктер дип, башын алам дисә, чыкмый икән. Тарта икән, тарта икән, баш чыкмый гына, ди. Маймыл балалары да жирафка ярдәм итеп карганнар, ләкин баш чыкмаган, ә бары тик тарту нәтиҗәсендә муен гына озынайган.
Бу хәлне эштән кайтучы бал кортлары күргәннәр. Өйләренә керә алмаячакларын белгәч, бүтән чара булмас дип, аның койрыгына үзләренең укларын кадаганнар. Мескен жираф авыртуга түзә алмыйча тыпырчына башлый.
Тарткан саен муен озынайганнан озыная һәм баш кинәт кечерәеп китеп,
куыштан ычкына. Ул капкыннан котылуына бик шатланган. Муены озынайса да, бер дә борчылмаган.
Менә шулвакыттан бирле жирафларның муеннары озын булып калган, ди.
Неньютоновская жидкость
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Разлука
Три коробки с орехами