Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 18.02 КБ |
Игелекле һөнәр ияләре
Белмәгәнне өйрәтүче Хаталыны төзәтүче, Егылганны торгызучы, Елаганны елатучы, Ялкауларны уятучы , Чытырманда юл табучы, Уңышларга сөенүче, Кайгыларга көенүче , Бу кем ? - Укытучы. Р. Фәйзуллин. Укытучы! Бу сүзне яздым да тирән уйга калдым. Җир йөзендә яшәүче һәр адәм баласы белән очраша торган бердәнбер һөнәр иясе турында күңелемдә йөрткән иң газиз сүзләремне, олы ихтирамымны җиткерергә көчем җитәрме? Кеше. Ул һәрвакыт төрле каршылыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә өйрәнә, сыный -сынала. Һәм бу чорда ,кеше , әлбәттә, тәҗрибә дә туплый, акылга да үсә , ныгый. Көрәш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер җиңә, кемдер җиңелә, ә кемдер данга күмелә. Шулай итеп , адәм баласы бу тормышта үз юлын таба, олы бәхеткә ирешә. Ләкин ул, бәхеткә ирештем дип, үзенең дөньядагы иң зур байлыгын -кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска тиеш. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен . Башкалар белән аралаша белү, үз-үзеңә таләпчәнлек булдыру, гаделлек, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү, ихтирамлы һәм игътибарлы булу - болар барысы да Кеше дигән сүзне зур хәреф белән язарга мөмкинлек бирә. Ә безгә бу авыр, буталчык тормышта кеше булып үсәргә ярдәм итүчеләр кемнәр соң ? Әлбәттә, олы җанлы һәм зур хөрмәткә лаек , һәр балага ныклы белем, яхшы тәрбия бирүче ,һәр баланы яратучы һәм аңлаучы, һәр балага җанын бирергә әзер торучы укытучылар алар. Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән, Үлчәнми ул, минут белән, сәгать белән. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен Ничә еллар түгәсең син акыл көчен. Укытучы! Мөгаллим ! Остаз! Никадәр мәгънә сыйган бу изге, гүзәл сүзләр эченә! Ул сүзне ишетүгә, мөлаем, ягымлы, сабыр, киң күңелле , дөньядагы барлык сыйфатларны үзенә туплаган изге зат күз алдына килеп баса. Бер үк вакытта сөйкемле дә, усал да, таләпчән дә, әти-әниләребез күреп бетерә алмаганнарны күрә белүче дә , үз вакытында дөрес юнәлеш бирүче дә ул. Укытучы- җанында мәрхәмәтлелек орлыкларын саклаучы , һәр баланы үзенекедәй якын күрүче дә ул. Әйе, укытучының хезмәтен бернәрсә белән дә исәпләп булмый. Аның эше авыр да, катлаулы да , күләмле дә. Алар хезмәтенең нәтиҗәсе- тирән белемле , намуслы, тырыш кешеләр. Яхшылык кыл да, суга сал - халык белер, халык белмәсә балык белер, ди халык. Кешеләргә һәрвакыт яхшылык кына эшли безнең укытучыларыбыз. Меңләгән күңелләргә гыйлем нуры сеңдерүче илаһи затлар алар. Шуңа да, еллар үтсә дә, укучы үзенең яраткан укытучысын онытмый, һәрвакыт олылап , яратып искә ала. Минемчә, укытучыны җир йөзендәге кояшка тиңләрлек , тик аларның йөзләренә генә кызыллык китермәскә кирәк. Һәр укытучының беренче бурычы-балаларга төпле белем бирү. Ул биргән белем , күңеленә салган тәрбия уң булса , шәкерте аның өметен акласа , укытучы өчен шул зур куаныч түгелме? Әйе , укытучы өчен иң зур куаныч шул. Укытучы белән янәшә укучы да бар бит әле. Укучының да күңеле, хисе, йөрәге бар. Шул кечкенә сабыйга шәхес итеп, киләчәктә аны да зур хәрефләр белән язылачак кеше итеп таный белүчене мин чын укытучы дияр идем. Һәр ата-ана баласын беренче тапкыр мәктәпкә озатканда мәктәпкә һәм укытучыга зур өметләр баглый. Әгәр дә бала һәр фәнне дә тиз генә үзләштерсә , тәрбияле булса, укытучыга да эш җиңел булыр иде. Минемчә, һәр сабый үзе бер дөнья ул. Шушы дөньяга үтеп керә белү өчен зур осталык кирәк. Төтенсез учак , ярсыз елга булмаган кебек , белемсез кеше дә беркем дә түгел. Ә иң беренче белем орлыкларын бала күңеленә салучы да, тәрбияләүче дә - укытучы. Әгәр син тормышта нинди дә булса данга ирешкәнсең икән - бел: монда укытучының өлеше әйтеп бетергесез. Халык арасында хикмәтле кеше- хөрмәтле кеше дигән әйтем юкка гына йөрмидер. Аның мәгънәсенә төшенә башласаң аңлыйсың: бу сүзләр уңган, һәр эшне булдыра ала торган, үзенең эшләгән эшләре белән кешедә хөрмәт уята ала алган кешеләргә әйтелә. Мин инде мәктәп бусагасының 8нче баскычын башладым. Туган телне яратырга, яшәү өчен көч алырга , сикәлтәле тормыш сукмаклары буйлап тайпылмыйча атларга өйрәткән иң яраткан укытучым да бар минем. Сабыйлар күңеленә татар теленең никадәр нәфис, матур тел булуын төшендерүче дә , изелсә дә , сытылса да һаман югалмыйча алга баручы горур , баш имәс тел икәнлеген күңелебезгә сеңдерә алучы да, татарлыгыбыз белән горурланырга өйрәтүче дә ул безнең өчен. Ул укучыларда белемгә омтылыш , хезмәтне, матурлыкны, бигрәк тә кешеләрне ярату хисләре, югары әхлаклылык сыйфатлары тәрбияли. Иң мөһиме: ул безнең һәрберебезне тигез күрә, “яхшы “га һәм “ начар”га аерып карамый. Шуңа да балалар аңа тартылалардыр. Мәктәптә үткәрелүче төрле чаралар да безнең арадагы дуслык җебен ныгытты гына. Нинди генә кызыклы уеннар, мавыктыргыч чаралар уйлап чыгармый ул. Безнең өчен укытучы гына түгел, чын дус та ул. Авырлыклар булса, аларны бергәләп хәл итәбез, шатлыкларны да уртаклашабыз. Укытучыбыз безне гадел булырга, алга барырга, бердәм булырга өйрәтә. Әйе, укытучы хезмәте җиңел түгел. Бу катлаулы заманда һәр яңалык белән хәбәрдәр булырга, синнән меңләгән сорауга җавап көтеп торган балаларга аңлаешлы итеп җиткерә белергә кирәк. Замананың үзгәрү тизлегенә ияреп үзгәрергә , туктаусыз эзләнергә кирәк. Һәр баланың шатлыгына сөенеп , хәсрәтенә кайгырып олы юлга озаткан чагында, алар күңеленә мәңге җуелмас якты маяк булып кереп калалар алар-укытучылар. Элек - электән укытучыны изге затка тиңләгәннәр. Чөнки ул бөтен яхшылыкларны үзенә туплаган , киң күңел, гадилеге белән күпләргә өлге булган. Кечкенәләр аңа “абый” , ”апа” дип дәшсә, аксакаллар “мөгаллим” дип мөрәҗәгать иткән. Укытучы! Ул дөньяда иң илаһи заттыр. Минем өчен алардан да изге, кадерле кеше юк. Алар үзләренең бөтен гомерен укучыларга багышлыйлар. Кешегә юл бирә, аның күңелен аңлый беләләр. Укытучылар - гадел, шәфкатьле, игелекле һөнәр ияләре. Урта мәктәпне тәмамлагач минем дә шушы һөнәр иясе буласым килә. Яраткан укытучыларым шикелле, минем дә балаларны елмаеп каршы аласым , аларга төпле белем бирәсем, аларны киләчәк тормышка лаеклы итеп әзерлисем килә. Шуңа ирешер өчен тырышып укырга кирәк. Кадерле укытучыларым! Көзнең алтынсу яфраклары, кышның күз явын алырлык аклыклары, язның нәфис хуш исле бөреләре, җәйнең матур, янар чәчәкләре- сезнең өчен.
"Портрет". Н.В. Гоголь
Прекрасная химия
Юрий Алексеевич Гагарин
Будьте как солнце!
Свинья под дубом