Вложение | Размер |
---|---|
avylym.docx | 50.85 КБ |
Эчтәлек
Кереш өлеш ...........................................................................................2
Төп өлеш.................................................................................................4
Йомгаклау...............................................................................................14
Кулланылган әдәбият исемлеге.............................................................19
Кереш
Ватан - кешенең изге туган җире. ”Ватан - кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Патриот - Ватанын ,туган җирен, халкын, илен сөюче генә түгел, ә шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше.
Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе тормышта зур роль уйный. Җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша без туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсәргә тиеш. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, без әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әниебезне, дусларны , туып-үскән нигезне.Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең патриоты була ала.
Шулай ук чын күңеленнән туган ягын яраткан кеше туган як тарихын өйрәнергә тиеш.Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы.Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә.Туган як тарихын өйрәнү туган җиреңдә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Һәркем үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.
Туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәнү кечкенәдән үк балалар күңеленә патриотизм орлыклары сала.Туган җиребезнең авыллары да күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә.Аларда безнең тамырларыбыз, өметебез.Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышы.
Һәр авылның үз тарихы. Аларның берләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз даирәсе,үз мохите,үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә , халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләтеп яшәсә ,милләт, халык яшәр,үсәр һәм көчәер.Менә шуңа күрә мин әлеге хезмәтемдә әниемнең туган ягы –Арча районы Күәм авылының бай тарихын өйрәнүне , бу авылда яшәгән халыкның тату бер гаилә булып яшәвен, аларның культурасы, гореф-гадәтләре, һөнәрләре белән таныштыруны максат итеп куйдым. Туган өен белмәгән Туган авылын белерме?
Туган авылын белмәгән Туган илен белерме?- дип яза күренекле якташыбыз, танылган галимебез Ш.Мәрҗани. Аның бу сүзләре минем күңелемә бик якын. Әйе, әгәр без борынгы бабаларыбызны, туган авылларыбызны онытсак, аның тарихын белмәсәк, күренекле шәхесләребезнең эше белән кызыксынмасак, берникадәр вакыттан соң үзебезне дә онытырлар. Шуңа да без аларны өйрәнергә тиешбез дип исәплим. Ш.Мәрҗани дә бит туган төбәгендәге авыллар тарихын, танылган шәхесләрен, мәчетләрен өйрәнгән, алар турында язып калдырган. Мин дә бу эшемдә аның юлын дәвам итәргә телим.
Төп өлеш
Әтнә төбәгенә татарларның килеп урнаша башлавы Болгар дәүләтенең XIII гасырда монголлар тарафыннан харап ителүеннән соң башланган. Үзәге Иделгә Кама (Чулман) елгасы койган урыннан көньяктарак урнашкан Болгар дәүләтенең халкы, басып алучылар изүе аеруча көчле булгач, туган җирләрен ташлап, төньякка, урманнарга качкан. Мондый күчү процессы XIII гасыр ахыры-XIVгасыр башында башланып, төрле иҗтимагый сәбәпләр аркасында, берничә гасыр дәвам иткән. Казансу, Ашыт елгалары буенда беренче мәртәбә татарларның торак пунктлары барлыкка килүе дә XIV гасыр башларында булса кирәк.
1552 нче елны Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, Рус администрациясе 1565-1568 нче елларда Казан өязендәге авыл һәм шәһәрләрнең исәбен ала. Шушы чорларда Әтнә районы территориясендә Әйшияз, Күәм, Олы Әтнә, Кече Әтнә, Күшәр, Шәкәнәч, Мокшы, Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Ябынчы, Төрекләр, Олы Өшкәтә, Олы Бәрәзә, Түбән Бәрәскә, Югары Сәрдә, Атамыш авыллары телгә алына.. Югарыда саналган татар авыллары исә Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килгәннәр. Моны аларның зиратларындагы кабер ташлары раслый. 1771 нче елда хәзерге Әтнә районы җирлегендә 49 авыл булган. Бу вакытта иң зур авыллар булып Олы Әтнә һәм Күәм торган. Әтнәдә 397 ир-ат, ә Күәмдә 342 ир-ат яшәгән.
Район 1930 нчы елның 10нчы августында Тукай районы буларак оештырыла. 1920 нче елга кадәр территориясе Казан губернасының Казан һәм Краснококшай өязләренә, 1920-30 нчы елларда ТАССРның Арча кантонына керә. Оешкан вакытында районга 58 авыл советы, 61402 кеше (татарлар - 60333, руслар - 1069) яшәгән 81 торак пункт керә. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 2005 нче елның 26 нчы гыйнварында муниципаль район дип үзгәртелә. Әтнә районы –Татарстан Республикасының төньяк- көнбатышында урнашкан. Мари Ил белән чиктәш. Мәйданы 681.4 км².
Әтнә районы - нигездә, авыл хуҗалыгы районы. Мөгезле эре терлек һәм сарык асрау тармаклары нык үскән. Районда 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 1 совхоз, 13 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, җаваплылыгы чикләнгән оешма исәпләнә. Район үзәгендә сәнәгать предприятияләре урнашкан.
Минем әниемнең авылы да Әтнә районында урнашкан.Атамасы да бик матур-Күәм. Атама тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка хезмәтләрдә телгә алына. Алат юлы өстендәге Күәм авылы Казан ханлыгы чорында ук булган.Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә (1602-1603нче еллар) Күәм авылы искә алына , анда йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә(Писцовая 1978,217). 1648нче елның май ае белән Күәм атамасы И.П.Ермолаев хезмәтендә теркәлгән.(Ермолаев 1978,№716).
Күәм атамасы нәрсә аңлата соң? Исемендә нинди сер саклый бу авыл? Куман-кубан, коман-кобан сүзләре Кубян атамасының борынгы формасына якын тора.Урта Идел буйларына команнар болгарлар килеп утырганга кадәрге чорларда ук саркып кергәннәр һәм бу тирәләргә әле кыпчаклар килгәнче үк коман-кобан-кабан атамасы алган ойконимнар һәм гидронимнар барлыкка килүгә сәбәпче булганнар. Авылымның исеме дә шул тарихка бәйле.
Авыллар тарихы турында сүз барганда, алар урнашкан мохит турында сөйләү, һичшиксез, зарури.
Безне чолгап алган мохит - безнең хәзергебез һәм үткән тарихыбыз ул. Һәм бу мохиттәге һәр атама шул тарих сәхифәләренә алтын хәреф белән язылган. Күәм авылында да бар андый урыннар. Халык ул урыннарны үзенчә атаган һәм бу урыннар белән горурлана.
Авыл утырган урын бик матур. Аны икегә бүлеп Күәм елгасы ага. Аның ярларын бөдрә таллар бизи. Җәй көне ул каз-үрдәк белән тула, балаларның шат тавышына күмелә.
Тирә-юнендә печәнлек, җиләклек. Табигатьнең матур почмакларына килсәң, моннан кайтып китәсе дә килми.
«Даулы болыны» Күәм авылының көньяк читеннән башлана. Ул Ашыт елгасына кадәр барып куаклыкка килеп төртелә. 19 нчы гасырда Ашытның тугайланып Әтнә җиренә кереп торган өлеше, бик яхшы печәнлек җир, Әтнәлеләр кулына кала. Чөнки Ашытның шул бөгелгән урыны, югары агым белән түбән өлеше турыдан тоташтырылып, канау казыла.
Истәлекле урыннарның берсе-«Казаклар елгасы». Кайчандыр авылыбызга йомышлы казаклар күчереп утыртыла.Авылның көнбатыш өлешендәге коры елга буена аерым бер урам булып төпләнәләр алар. Катнаш никахлар нәтиҗәсендә алар татарлашып бетәләр. Алардан калган зират - «Казаклар зираты», ә шул коры елга, күптән инде анда йортлар булмаса да «Казаклар елгасы» дип атап йөртелә.
Авылыбыздан чыгып, ике йөз метр чамасы барсаң ,«Урыс аланы» на килеп чыгасың. Бу, җиләк кенә үсә торган урын түгел, анда җитмеш төрле дару үләне үскән искиткеч алан . Россия империясе составында яшәгәндә башка милләт халыкларына тимерчелек белән шөгыльләнү тыелган була. Шул исәптән безнең Күәмебездә дә дүрт тимерчелек булып, анда берәр урыс тимерчесе эшләгән. Авыл халкы аларны кадерләп, карап тоткан.
Менә шушы алан урыс тимерчеләре өчен печәнлек итеп файдаланылган.
Күәм авылының көньяк-көнчыгышында Ашыт елгасы буенда авыш таулык бар. Аны «Имәнсәр басуы» дип атыйлар. Чөнки моннан 1000 еллар элек анда шаулап имәннәр үскән. Бу тирәгә күчеп килгән кыпчак токымнары имәннәрне кисеп төзелешкә файдаланганнар. Тамырларын төпләп, яндырып беренче басуларын булдырганнар. Хәзер дә «Имәнсәр басуы» дип йөртелә.Туң ышна,Имәнсәр һәм Каенсар атамалары бу тирәләрдә элек калын урманнар булуын күрсәтеп тора.
Минем иң яраткан бер урыным бар. Ул - Калатау асты. Бу авылның иң матур урыннарының берсе. Кирмән булган урыннан бер чакырым чамасы төньякта тагын да биегрәк калкулык бар. Аны«Каланча тавы» дип тә атыйлар. Авылыбыз аксакалы Галиев Мөбәрәкҗан ага әйтүенчә, шәһәрчек шушында булырга тиеш. Бу тауны әле дә булса «Калатау» дип йөртәләр. Әтнә районындагы Калатау турында документлар бик аз сакланып калган. Шундыйларның берсен мин галимә Фирдәүс Гарипованың "Исемнәрдә – ил тарихы” дигән китабыннан таптым. Ул анда "Эраст Фадеев тарафыннан 1848 елда бастырып чыгарылган мәгълүматларга таянып, тарихчы-галим С. М. Шпилевский Ашыт бассейнындагы Әйшияз һәм Күәм авыллары арасында шактый озын ур булуы хакында яза. Ур өстенә кирпечтән стена салынган булса кирәк, дип фараз итә галим. Урның көньяк һәм төньяк өлешләрендә чыгу өчен капка урыннары да беленеп торган. Тирә-юньдәге авылларда яшәүче татарлар сөйләвенә караганда, бу урында ниндидер шәһәр булган, анда хан яисә башка берәр хөкемдар яшәгән...(Биектау районы Кече Солабаш авылында яшәгән Габдрахман бабай тирә-юнь тарихын сөйләгәндә Алат ханлыгы, Күәм ханлыгы дип күп тапкырлар искә алды)” дип яза (126-127 нче битләр).
Риваятьләргә караганда, бу тирәләргә килеп чыккан кыпчак ханы Габдулла ханның улы Әйшә хан 960-985 елларда кала төзү максатында «Ашыт» елгасының иң биек таулыгында крепость төзетә башлый. Ул заманда «Ашыт» суы киң булган, 1,5-2 чакрым чамасы, дип фаразлана. Аның суында сал белән ак чыршылар да агыза торган булалар. Крепостьның көньягында «Ашыт» суына төшеп менү өчен дамба салынган. Шул чор белгечләренең, «су юлының киләчәге юк, ул саегачак”, дигән фаразлары шик салган, ахры, төзелеш тукталган. Әмма хан яшәп калган. Шушы крепостьның көнчыгыш юнәлешендә, крепостьтан 500 метрлар ераклыкта, «Хан зираты» бар. Анда хан һәм аның сәхабәләре гаиләсе күмелгән.Мәҗүси динен тотучы хан үзенең дин әһелләрен дә шунда җирләтә. Кабер ташы да куелган. Элегрәк 3 таш бар иде, хәзер 2 генә, берсе ашалып, таркалып беткән. Менә шул ташлар урынына ТР Эчке эшләр министры, якташыбыз Әсгать Сәфәров манара ясатып, 2005 нче елда таш куйдыртты. Иң истәлекле урыннарның берсе-“Әүлияләр каберлеге”.Бу урын иң изге урыннарның берсе.Һәр ел бу изге урынга олылар,кечеләр,ерактан кайткан кунаклар җыела.Алар анда әйткән нәзерләрен үти, изгеләргә дога кылып, сәдака калдыра, саф сулы чишмәсеннән су алып эчә.Бу җиргә атама ничек бирелгән соң? Биредә яшәгән вакытта Әйшә ханда өлкән дин әһеле булган Ирәмәлинең балалары вафат була һәм крепостьтан ерак түгел урында Сөләйман Хаҗи, мулла Таҗетдин, Гайшәбикә абыстай, Хәлифәбикә абыстай һәм 5 сабый дәфенләнә. Кабер өстенә имән агачлары утыртыла. “Элегрәк имән агачы икәү иде, без бәләкәй чакта шуның берсе картаеп, череп ауды”, – ди Күәм авылы имамы Тәлгать бабай. Меңьяшәр, колач җитмәслек бер имән исән әле. Менә шушы урында «Әүлияләр каберлеге» барлыкка килә. Шушы каберлектән ерак түгел, яр астында чишмә тибеп чыга һәм аны халык «Изгеләр чишмәсе» дип атый. Чишмәнең суы салкын һәм күпме торса да бозылмый, кешеләр аны дәвалану өчен тота. Бу изгеләр чишмәсен авыл халкы бик кадерләп, саклап тота. Халык тарихка сак карый. Сугыш вакытында да бирегә килеп дога кылганнар,елый-елый сугыш бетүен теләгәннәр. Авыл тирәсендә Җәмилә,Ишчүрә чишмәләре ага.Каенсар авылы белән ике арада Чирмеш тау башы дигән урын бар.Чупай тау башы дип аталган җиргә
Чупай исемле кеше килеп утырган. Тарихка без, чумсак, чыга алмабыз,
Тик исемен дә әйтми кала алмыйм.
Ни рәвешле исеме шулай булган
Төньяк басуыбыз - «Канауның».
Җогып белән чиктәш Күәм җирен
Җогыплылар сука белән ярган.
Шулай сука белән «канау» ярып,
Үзләренә аны бүлеп алган.
Безнең бабайлар да кайнар булган,
Орышканнар җогыплылар белән.
«Канау» дигән җиребез шулай итеп
Хәтта адәм канын, яшен күргән. Авыл тирәсендә, ямь өстенә ямь өстәп, Чупай, Шәриф, Шомыртлы яки Үртәм, Дусым, Аргы күпер, Бирге күпер, Усаклы күпер, Көсәкәй, Таңатыр, Кала асты, Казаклар, Татлы бай, Каенлык, Җәлбәк, Балчык базы, Ишчүрә, Коры елга, Күәм Казаклары, Шәриф һ.б. исемле елгалар ага.
Күәм авылы Иске авыл, Югары оя, Яңа урам, Баш-аяк, Аргы як, Түбән оч дигән өлешләргә бүленә.
Күәм авылында борынгыдан сакланып калган искиткеч матур бәйрәм бар,ул - әләшә бәйрәме “Әләшә”- элек-электән үткәрелеп килгән җыеннарның бер төре. Уҗымнар тишелеп чыгышына карап, сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә үткәрелә, июнь аеның беренче җомгасына туры килә ул. Сынамышлар буенча әгәр җирдә басып торган сыерчык бодай уҗымына күмелсә, ул атнада яңгыр күп яуса, иген дә мул була. Бу бәйрәм, мәрхүм аксакал Мөбарәк ага Галиев әйтүе буенча, Калатау тирәсендә генә үткәрелгән. Халык бирегә җыйналып мул уңыш, елларның имин булуын сораган. Елларга карап, бәйрәмнең асылы үзгәрә бара, совет власте, күмәкләшү елларында ул бөтенләй тыела. Тик авылдашларыбыз, әби-бабаларыбыз йолаларын онытмыйча саклап, буыннан-буынга тапшыра килде. 2005нче елда үткәрелгән Әләшә бәйрәмендә калатауга нигез салган Әйше ханга кара мәрмәрдән кабер ташы куела,манаралы ярымайлы бина сафка баса. Менә шундый олы тарихи юл үткән туган авылымда туып үскән кешеләр арасында игенчеләр, укытучылар, хәрбиләр, табиблар һәм башка бик күп һөнәр ияләрен очратырга мөмкин. Аларның күбесе үз бәхетләрен туган җирендә тапкан, илебезнең төрле төбәкләрендә фидакарь хезмәт итүчеләре дә бар. Менә аларның кайберләре: республика күләмендә танылган шагыйрь Самат Шакирны тәрҗемә ителгән әсәрләре аша чит илләрдә дә беләләр. Укытучы, шагыйрь, прозаик һәм журналист Самат Шакир әдәбият мәйданында чын күңелдән бирелеп, тырышып эшләп килде. Үзе исән вакытта 38 китабы басылып чыкты. Самат ага вафат булганнан соң тагын ике китабы басылып чыкты.Әдипнең шигырьләре 22 телдә басыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Шакир Долорес Ибаррури, Евгений Долмотовский, Ян Судрабкали, Павло Тычина, Сәйфи Кудаш кебек мәшһүр затлар белән озак вакытлар дәвамында хатлар алыша. Бай иҗатында Бөек Ватан сугышы, халыклар дуслыгы темаларын киң һәм тулы яктырткан, яшь буында ватанпәрварлык, гуманлылык сыйфатларын тәрбияләргә омтылган сугыш ветеранын меңләгән укучылары хөрмәт белән искә ала. Авылдан чыккан танылган шәхесләр арасында тагын Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша исемен дә әйтми булмый. Ул төрле характердагы образлар иҗат итә. Аның сәхнә образлары киң диапазонлы артист булуын раслый. . Күәм авылы халкы Бөек Ватан сугышы елларында да илебезне фашист илбасарларыннан чистартуда үзенең өлешен кертте. Бик күбесе сугыш кырларында мәңгегә ятып калды.Менә шул батыр авылдашларымның берсе турындангы хәбәр 65 елдан соң авылда яшәгән туганына кайтып иреште. 65 елдан соң эзләнү отрядлары Зубцов районының Гредякио авылы янында элеккеге немец блиндажына тап булалар. Аннан исә 26 солдат табыла, шуларның нибары икесенең генә медальоннары аша исемнәрен ачыклау мөмкин була. Арадан берсенең Әтнә районы Күәм авылы егете Һидият Сибгатов икәнлеге ачыклана. Телгәләнеп беткән кәгазьдә солдатның үз кулы белән язганнарын укып карарга мөмкин була. Егерме яшьлек укытучы егет 1942 елның 13 мартында сугышка алына. Өйгә аның бары бер хаты килә. Рәсми документларда ул 1943 елның ноябрь аенда югалган, икенче бер архив язмасында 1942 елның 10 августында ук Зубцов районының Кошелево авылында һәлак булган дигән мәгълуматлар бар. Ә инде 2009елның 23 августында ул кабат Тверь өлкәсе Зубцов районы Веригино авылында туганнар каберлегенә күмелә.Бүгенге көндә Күәм авылында Һидият абыйның бертуган сеңлесе Һиндия апа гомер кичерә. Сугыш минем гаиләмне дә читләтеп узмаган. Бабам Абдуллин Фаяз Абдулла улына сугыш башланганда нибары 15яшь була, 1943нче елда ул фронтка китә. Курск дугасында барган сугышларда катнаша.Ул зенитчик була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Әтнә районы татар әдәбиятына, мәдәниятенә бик күп күренекле шәхесләр биргән район: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Хәкимҗан Халиков, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗан һ. б. Шулар белән янәшәдә безнең авылдашларыбыз Самат Шакир, Илдар Хөсни, Габдрахман Сәлимов, Фәнис Җиһаншаһлар булуы белән без лаеклы горурлана. Күәм авылы мәгариф хезмәтенең тарихы.
Күәм авылы мәгариф хезмәтенең тарихы 20 гасыр башыннан ук башлана.Балаларга дин сабагы электән үк бирелгән.Иске авыл мәдрәсәсендә ,чыгышы белән Сап авылыннан булган Фазылҗан мулла ир балаларны,ә Фатыйма абыстай кыз балаларны укыткан. 1916-1918 елларда Фазылҗан мулланың улы Нурияздан һәм хатыны Хәдичә дөньяви белемнәр бирә башлаганннар. 1917елгы революциядән соң авылда да совет мәктәбе ачыла. Ләкин төп биналары булмау сәбәпле,балаларны укыту авылның хуҗасыз калган йортларында башкарыла. Хәзерге мәчет каршында Югары оч мәдрәсәсе дип аталган йортта 1920 еллар тирәсендә ,чыгышы белән Мамыш авылыннан булган ,Вәли исемле укытучы җәдитчә укырга, язарга һәм санарга өйрәткән. Бер зур бүлмәдә егермеләп бала укыган. Маһи Ибраеның ике катлы йорты булган. 1925елларда анда Рбига исемле укытучы балаларга белем биргән.
“Колаксыз” кушаматлы, күптән вафат булган бабай йортында ,чыгышы белән Күлле-Киме авылыннан булган Җәләлиева Мәдинә,1926елда шул ук авылдан Хәтимә, 1928елда Лотфулла Һидият укыталар. 30нчы елларда Күәм авылы балалары төрле урыннарда укуларын дәвам иткәннәр. 1932елда авыл уртасында дүрт еллык типовой мәктәп салына.1936елда мәчетен сүтеп, яңа мәктәп бинасы янына, ике катлы башлангыч мәктәп итеп төзиләр. Җидееллык мәктәпнең беренче директоры –Бариев Габделхай.1932-1937нче елларда мәктәп ТБУМ, ягъни тулы булмаган урта мәктәп дип атала. 1937нче елның җәе Татарстанда репрессияләрнең котырган чагы. Кыска гына гомерен мәгариф эшенә багышлаган, мәктәпнең беренче директоры Бариев Габделхай бер гаепсезгә репрессиягә эләгә һәм халык дошманы буларак кулга алына. Мәктәпнең беренче уку-укыту буенча директор урынбасары-Лотфуллин Һидият –Күәм авылы мәктәбенең иң беренче дәрәҗәле мәгариф хезмәткәре-“Татарстанның атказанган укытучысы”, “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены кавалеры. Аны хәзер дә тырыш, таләпчән һәм һәрчак ярдәмчел кеше буларак искә алалар. 1937-1938нче елларда мәктәп белән 19 яшьлек разрядлы спортчы бик үткен һәм чая егет Чигашев Гавриил Федор улы җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышы башлангач хәрәкәттәге армия хезмәтенә алына һәм 1944нче елда hәлак була.
Мәктәбебезнең тагын бер күренекле шәхесе Әхмәтов Мөхәммәтҗан абый. 1949-1950,1954-1975нче елларда Күәм урта мәктәбе директоры . Бу чорда ул кирпечтән ике катлы заманча мәктәп бинасы салдыра, мәктәп яны тәҗрибә участогын киңәйтә, зур җиләк-җимеш бакчасы оештыра.
1962нче елдан мәктәп сигезьеллык, ә 1976 нчы елда унъеллык урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Мәктәпнең тарих кабинетында 1990нчы елда тарих укытучысы Батталова Нурания Бакиевна җитәкчелегендә “Бабайлар эзе” исемендәге туган якны өйрәнү музее эшли башлый.
Ә 1998нче елның 9нчы апреленнән алып Самат Шакир музее эшли башлады. Үзе исән вакытта ук, шагыйрьнең тууына 74 яшь тулган көнгә ачылган музей -укучылар өчен чын тәрбия үзәге, яшәү үрнәге булып тора. Бүгенге көндә авылым матурланганнан матурлана, авылга газ кертелгән, асфальт салынган, яңа кибетләр һәм мәчет төзелгән.Авыл яңара, яшәрә һәм үсә. Әйе, изгелекне онытмаган, ата-бабалар рухына тап төшермәгән, аны олылаган кавем генә бәхетле була. Ә Әтнә халкы,Күәм авылы халкы бәхетле. Мул, имин тормыш белән көн күрә.Тарихын хөрмәт итеп , элекке бәйрәмнәрен барлап, аллаһыга шөкер итеп, булганына ризалашып, тырышып яши.
Йомгаклау.
Кеше өчен иң кадерле сүзләр. Туган җир, туган туфрак... Кеше дөньяга килү белән тәүге тапкыр аваз салган, тәпи баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үзенең туган ягы якын.
Бу хезмәтем әниемнең туган авылына багышлана. Һәр төбәкнең , һәр авылның тарихи үткәне бар.Ул ерак гасырларга барып тоташа.
Әтнә районындагы авыл атамасы Күәмнең тарихы тирәнгә китә. Куман-кубан, коман-кобан сүзләре Кубян атамасының борынгы формасына якын тора.Урта Идел буйларына команнар болгарлар килеп утырганга кадәрге чорларда ук саркып кергәннәр һәм бу тирәләргә әле кыпчаклар килгәнче үк коман-кобан-кабан атамасы алган ойконимнар һәм гидронимнар барлыкка килүгә сәбәпче булганнар. Авылымның исеме дә шул тарихка бәйле булуын ачыкладык.
Авылымның тирә-ягында истәлекле урыннар бик күп. «Даулы болыны» -Күәм авылының көньяк читеннән болын башлана. Ул Ашыт елгасына кадәр барып куаклыкка килеп төртелә. 19 нчы гасырда Ашытның тугайланып Әтнә җиренә кереп торган өлеше, бик яхшы печәнлек җир, Әтнәлеләр кулына кала.
Истәлекле урыннарның берсе «Казаклар елгасы». Кайчандыр авылыбызга йомышлы казаклар күчереп утыртыла.Авылның көнбатыш өлешендәге коры елга буена аерым бер урам булып төпләнәләр алар. Катнаш никахлар нәтиҗәсендә алар татарлашып бетәләр. Алардан калган зират - «Казаклар зираты», ә шул коры елга, күптән инде анда йортлар булмаса да «Казаклар елгасы» дип атап йөртелә.
Авылыбыздан чыгып, ике йөз метр чамасы барсаң «Урыс аланы» на килеп чыгасың . Россия империясе составында яшәгәндә башка милләт халыкларына тимерчелек белән шөгыльләнү тыелган була. Шул исәптән безнең Күәмебездә дә дүрт тимерчелек булып, анда берәр урыс тимерчесе эшләгән. Авыл халкы аларны кадерләп, карап тоткан.
Ул җиләк кенә үсә торган урын түгел, анда җитмеш төрле дару үләне үскән искиткеч алан да. Менә шушы алан урыс тимерчеләре өчен печәнлек итеп файдаланылган.
Күәм авылының көньяк-көнчыгышында Ашыт елгасы буенда авыш таулык бар. Аны «Имәнсәр басуы» дип атыйлар. Чөнки моннан 1000 еллар элек анда шаулап имәннәр үскән. Бу тирәгә күчеп килгән кыпчак токымнары имәннәрне кисеп төзелешкә файдаланганнар. Тамырларын төпләп, яндырып беренче басуларын булдырганнар. Хәзер дә «Имәнсәр басуы» дип йөртелә.Туң ышна,Имәнсәр һәм Каенсар атамалары бу тирәләрдә элек калын урманнар булуын күрсәтеп тора.
Калатау асты- авылның иң матур урыннарының берсе. Кирмән булган урыннан бер чакырым чамасы төньякта тагын да биегрәк калкулык бар. Аны«Каланча тавы» дип тә атыйлар. Кайчандыр кешеләр яшәгәнлектән бу тауны әле дә булса «Калатау» дип йөртәләр.
Риваятьләргә караганда, кыпчак ханы Габдулла ханның улы Әйшә хан 960-985 елларда кала төзү максатында «Ашыт» елгасының иң биек таулыгында крепость төзетә башлый. Ул заманда «Ашыт» суы киң булган, 1,5-2 чакрым чамасы.Аның суында сал белән ак чыршылар да агыза торган булалар. Крепостьның көньягында «Ашыт» суына төшеп менү өчен дамба салынган. Шул чор белгечләренең, «су юлының киләчәге юк, ул саегачак”, дигән фаразлары шик салган, ахры, төзелеш тукталган. Әмма хан яшәп калган. Шушы крепостьның көнчыгыш юнәлешендә, крепостьтан 500 метрлар ераклыкта, «Хан зираты» бар. Мәҗүси динен тотучы хан үзенең дин әһелләрен кирмәннән көнбатыштарак имәнлеккә җирләтә. Соңрак бу изгеләр зияратына ислам дине әһелләре дә җирләнә. Шунлыктан бу урынны «Әүлияләр каберлеге» дип атыйлар Кабер ташы да куелган. Элегрәк 3 таш бар иде, хәзер 2 генә, берсе ашалып, таркалып беткән. Менә шул ташлар урынына ТР Эчке эшләр министры, якташыбыз Әсгать Сәфәров манара ясатып, 2005 елда таш куйдыртгы. Биредә яшәгән вакытта Әйшә ханда өлкән дин әһеле булган Ирәмәлинең балалары вафат була һәм крепостьтан ерак түгел урында Сөләйман Хаҗи, мулла Таҗетдин, Гайшәбикә абыстай, Хәлифәбикә абыстай һәм 5 сабый дәфенләнә. Кабер өстенә имән агачлары утыртыла. “Элегрәк имән агачы икәү иде, без бәләкәй чакта шуның берсе картаеп, череп ауды”, – ди Күәм авылы имамы Тәлгать бабай. Меңьяшәр, колач җитмәслек бер имән исән әле. Менә шушы урында «Әүлияләр каберлеге» барлыкка килә. Шушы каберлектән ерак түгел, яр аегында чишмә тибеп чыга һәм аны халык «Изгеләр чишмәсе» дип атый. Чишмәнең суы салкын һәм күпме торса да бозылмый, кешеләр аны дәвалану өчен тота. Бу изгеләр чишмәсен Борһанетдин бабай чистартып, буралар иңдереп, 1960 елларга кадәр карап тора. 1965 елда 102 яшендә вафат була. Аның игелекле гамәлен оныгы Әгъзәм Борһанов дәвам итә.Һәр җәйне бу урынга әби-бабайлар килә,изгеләргә дога кылып,сәдака калдыра,саф сулы чишмәсеннән су алып эчә.
.Күәм авылында борынгыдан сакланып калган искиткеч матур бәйрәм бар,ул -әләшә бәйрәме.“Әләшә”- элек-электән үткәрелеп килгән җыеннарның бер төре. Уҗымнар тишелеп чыгышына карап, сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә үткәрелә, июнь аеның беренче җомгасына туры килә ул. Сынамышлар буенча әгәр җирдә басып торган сыерчык бодай уҗымына күмелсә, ул атнада яңгыр күп яуса, иген дә мул була. Бу бәйрәм, мәрхүм аксакал Мөбарәк ага Галиев әйтүе буенча, Калатау тирәсендә генә үткәрелгән. Халык бирегә җыйналып мул уңыш, елларның имин булуын сораган. Елларга карап, бәйрәмнең асылы үзгәрә бара, совет власте, күмәкләшү елларында ул бөтенләй тыела. Тик авылдашларыбыз, әби-бабаларыбыз йолаларын онытмыйча саклап, буыннан-буынга тапшыра килде. Менә шундый олы тарихи юл үткән туган авылымда туып үскән кешеләр арасында танылган шәхесләр дә бар: республика күләмендә танылган шагыйрь, укытучы, шагыйрь, прозаик һәм журналист Самат Шакирнең үзе исән вакытта 38 китабы басылып чыкты.Әдипнең шигырьләре22 телдә басыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Шакир Долорес Ибаррури, Евгений Долмотовский, Ян Судрабкали, Павло Тычина, Сәйфи Кудаш кебек мәшһүр затлар белән озак вакытлар дәвамында хатлар алыша омтылган сугыш ветеранын меңләгән укучылары хөрмәт белән искә ала.
Авылдан чыккан танылган шәхесләр арасында тагын Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша исемен дә әйтми булмый. Ул төрле характердагы образлар иҗат итә. Аның сәхнә образлары киң диапазонлы артист булуын раслый. Күәм авылы халкы Бөек Ватан сугышы елларында да илебезне фашист илбасарларыннан чистартуда үзенең өлешен кертте. Бик күбесе сугыш кырларында мәңгегә ятып калды.Менә шул батыр авылдашларымның берсе турындангы хәбәр 65 елдан соң авылда яшәгән туганына кайтып иреште. 65 елдан соң эзләнү отрядлары табылган медальоннар аша Әтнә районы Күәм авылы егете Һидият Сибгатовның исемен ачыклыйлар. Егерме яшьлек укытучы егет 1942 елның 13 мартында сугышка алына. Өйгә аның бары бер хаты килә. 2009елның 23 августында ул кабат Тверь өлкәсе Зубцов районы Веригино авылында туганнар каберлегенә күмелә.Бүгенге көндә Күәм авылында Һидият абыйның бертуган сеңлесе Һиндия апа гомер кичерә. Сугыш минем гаиләмне дә читләтеп узмаган. Бабам Абдуллин Фаяз Абдулла улына сугыш башланганда нибары 15яшь була, 1943нче елда ул фронтка китә. Курск дугасында барган сугышларда катнаша.Ул зенитчик була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Әтнә районы татар әдәбиятына, мәдәниятенә бик күп күренекле шәхесләр биргән район: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Хәкимҗан Халиков, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗан һ. б. Шулар белән янәшәдә безнең авылдашларыбыз Самат Шакир, Илдар Хөсни, Габдрахман Сәлимов, Фәнис Җиһаншаһлар булуы белән без лаеклы горурланабыз . Күәм урта мәктәбенең тарихы бай. Россиянең атказанган укытучысы Әхмәт абый Галимҗанов, Татарстанның атказанган укытучысы Һидият абый Лотфуллин, 20 елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән Әхмәтов Мөхәммәтҗанов абыйлар-безнең мәктәбебезнең горурлыгы. Мәктәпнең тарих кабинетында 1990нчы елда тарих укытучысы Батталова Нурания Бакиевна җитәкчелегендә “Бабайлар эзе” исемендәге туган якны өйрәнү музее эшли башлый,ә 1998нче елның 9нчы апрелендә шагыйрьнең тууына 74 яшь тулган көнне Самат Шакир музее ачылды.
Күәм авылы Иске авыл, Югары оя, Яңа урам, Баш-аяк, Аргы як, Түбән оч дигән өлешләргә бүленә.
Хәзерге вакытта авылга газ кертелгән, асфальт салынган, яңа кибетләр һәм мәчет төзелгән.Авыл яңара, яшәрә һәм үсә. Әйе, изгелекне онытмаган, ата-бабалар рухына тап төшермәгән, аны олылаган кавем генә бәхетле була. Ә Әтнә халкы,Күәм авылы халкы бәхетле. Мул, имин тормыш белән көн күрә. Аллаһыга шөкер итеп, булганына ризалашып, тырышып яши.
Хезмәтемне Р. Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Күге астында яшәгән, һаваларын иснәгән, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган ватаныбызны арттырып сөегез, аның исемен бөек итү өчен тырышыгыз.Ватан- кешеләрнең хөрмәте вә һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр. Шуңа күрә ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер”.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
1. Ф.Гарипова “Авыллар һәм калалар тарихыннан” 2.Даутов Р.Н, Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары.- Казан,Татарстан китап нәшрияты,1
3. Интерент чыганаклары аша табылган материаллар .
Как нарисовать китайскую розу
Снежная сказка
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Пчёлки на разведках
И тут появился изобретатель