Вложение | Размер |
---|---|
rabota.docx | 35.68 КБ |
Эчтәлек
Кереш.............................................................................................. .........1
Төп өлеш...................................................................................................4
Йомгаклау................................................................................. ..............8
Кулланылган әдәбият.............................................................. ..............11
Кереш өлеш
Психологизм - кешенең эчке дөньясын, аң-фикерен, күңел һаләтен, шэхси-рухи үзенчәлекләрен, аның алышынуын әдәби сурәтләү ул. Психологизм күп алымнар ярдәмендә барлыкка килә: психологик анализ, үзанализ, эчке монолог, аң агышы, җан хәрәкәте һәм дәшми калу.
Психологизм- әсәрнең тематика, проблематика һәм пафос үзенчәлекләрен, авторның шәхес концепциясен, язучының теге яки бу психологик һаләт хакындагы күзаллауларын һәм башканы чагылдыручы эстетик бөтенлек. Кешенең эчке дөньясын барлык каршылыкларында, капма-каршы башлангычлар нәтиҗәсендә туучы үзгәрешләрдә аңларга омтылу Ф.Әмирхан һәм Г.Ибраһимов, Г.Исхакый һәм Ш.Камалларны берләштерә. Шуңа күрә бу язучылар тудырган геройларның психологиясе сыгылмалылыгы, күпкырлы тирәнлеге, үзгәрештә бирелүе, катлаулылыгы белән аерылып тора. Шул ук вакытта психологик анализ ысулы һәр язучы тарафыннан үзенчәлекле кулланыла.
һәр язучының психологик анализ ысулы аның идея-эстетик һәм әхлакый-фәлсәфи позициясе, әдәби әсәрнең сурәтләү объекты буларак, кешегә якын килү үзенчәлеге, рухи дөньясы белән билгеләнә.
Кешенең эчке дөньясы әдәби төр һәм жанрларда үзенчәлекле яктыртыла. Бу яктан эпосның мөмкинлекләре аеруча зур.
Психологик анализ чаралары, формалары һәм алымнары системасы һәр язучыда үзенчәлекле була. Мәсәлән, Г.Исхакый әсәрләрендә иҗтимагый һәм әхлакый фаҗигаләр күп булса да, язучы геройларның рухи үсешен сурәтләүне игътибар үзәгенә куя. Геройларның эчке кичерешләрен автор тышкы хәрәкәтләр аша бирә. Авырлыклар аша үтеп, геройлар рухи үсеш мөмкинлеге ала. Г.Исхакый "җан диалектикасы" принципларын һәм алымнарын киң куллана: уйлар, омтылышлар формалаша барышын, аларның үзара бәйләнешләрен, кеше аңының даими үзгәрештә булуын ача.
Рухи дөньяны сурәтләгәндә, язучы өчен эмоцияләр һәм кәеф тә, уй агышы, хыял тудырган образлар да әһәмиятле.
Үзәк персонажларның эчке хәрәкәтен күзәткәндә, Г.Исхакый кыек сөйләмгә мөрәҗәгать итә, шуның ярдәмендә геройлар аңын турыдан-туры сурәтли. Вакыт-вакыт репликаларга һәм эчке монологларга күчеп китүче мондый сөйләм авторны геройларына якынайта.
Г.Исхакый психологик стиленең төп сыйфатлары - кешенең эчке дөньясындагы эмоциональ сферага өстенлек бирү, аның яшерен катламнарына үтеп керү, укучы игътибарын рухи киеренкелекләр, психологик яктан гына түгел, физиологик аспектта да ачылуы эчке дулкынланулар белән җәлеп итә алу. Язучыны хисләрнең физик белдерелеше кызыксындыра, ул күзгә ташланмаган эчке хәрәкәтнең җитди тормыш нәтиҗәләренә китерүен, рухи-әхлакый эзләнүләр формасына әверелүен, шәхеснең эчке дөньясын үзгәртүен күрсәтергә омтыла.
Әлеге хезмәтебездә персонажларның эчке дөньясын, ягъни хисләрен, фикерләрен, кичерешләрен, теләк омтылышларын һәм башка матур әдәбиятның үзенчәлекле чаралары-алымнары ярдәмендә мөмкин кадәр тулы, җентекле һәм тирән сурәтләүне өйрәнүне максат итеп, Г.Исхакыйның "Көз" повестена туктарга ниятлибез.
Tөп өлеш
XX гасыр татар классик әдәбиятының күренекле вәкиле Г.Исхакыйның иҗатына күз салыйк, үзен аеруча борчыган мәсьәләләрне күтәрү өчен повесть жанрын кулайрак тапкан дип уйларга нигез бар. Заман җилләренә йөз белән торып, шул чорның сулышын иң башлап тойган, тормыштагы яңалыкларны иң элек күреп алган жанрларның берсе ул - повесть. Шушы үзенчәлекләре белән повесть жанры Г.Исхакыйны эммиграңия вакытында да җәлеп итә.
Психологик тирәнлеге белән аерылып торган "Көз" повестен Г.Исхакый 1923 нче елда Берлинда яза. Әсәрендә милли таркаулыкның да һәлакәткә илтүен расларга омтыла. Гомумән, элек татар дәүләтләрендә зур сәяси көчкә ия булган сыйнфый катлам - татар мирзалары (урыстагы дворяннар катламына туры килә) 1552 нче елда, Казан дәүләте мөдһиш Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынганнан соң, абруйларын югалталар. Мәскәү кенәзенә баш игәннәре урыс мәркәзенә күчеп китә һәм анда динен, телен, исемен алыштыра. Ә баш ияргә теләмәгәннәрен исә Мәскәү хәкүмәте йә физик яктан юк итә, яки аларның мал мөлкәтләрен тартып алып, морзаларны фәкыйрь калдыра. Милли-патриотик рухларын саклап калган андый морзаларны соңрак, мәсхәрәләп, "чабаталы морзалар" дип йөртәләр.
Халыкның зыялы катламын тәшкил иткән морзаларны патша хөкүмәте бөтенләй юк итәргә омтыла. Дәүләт белән идарә итү һәм халыкны җитәкләү тәҗрибәле булган морзалардан урыс хөкүмәте уттан курыккандай курка, аларның кайчандыр куәтле булган татар дәүләтен кабат тергезүләреннән шикләнә. Шул сәбәпле, Мәскәү сәясәтчеләре, гади халык белән морзалар арасын гел бутап, аны кискенләштереп, үзара дошманлык хисләрен үстереп торалар. Нәтиҗәдә, гади халык белән аларның милли юлбашчылары булырга тиешле морзалар катламы арасында зур упкын хасил була.
Милләтне әйдәп барырга, алган белемнәре белән татар дөньясына борылыш ясарга тиешле морзаларның бер вәкиле "Көз" повестендә сурәтләнә. Бу әсәрдә Г.Исхакый ике таатр гаиләсен үзәккә ала һәм аларның язмышы аша әлеге проблеманың төшенә үтеп керергә омтыла. Татарның интеллектуаль потенциаллыгын тәшкил итүче катлауларның берсе булган мирзаларның үз милләтеннән читләшү проблемасын Г.Исхакый сәнгать чаралары аша "Көз" повестенда тасвирлый.
Пароходта ике хатын очраша. Берсе бик матур, үз тормышыннан бик канәгать, икенчесенең йөзе үк тормышының газаптан торганын күрсәтә. "Нәфисә киемнәре юешләнеп тәннәренә сыланган, ябык куллары чөгендер кебек кызарган, нечкә ирене күгәргән, бите ак киндер булган шул хатынны, артында дер-дер килә торган боек балаларны күреп кызганды" яки "Яңа хатын Нәфисәнең ачылган гөл кебек нурланып киткән йөзенә карап, моның бәхете минеке кебек түгелдер шул, дип ике колагын тыңларга хәзерләде". Бәхетле Нәфисә белән бәхетсез Гөлсемнең тормыш юллары әсәрнең буенан- буена табигать күренешләре белән бергә янәшә куеп сурәтләнә. Нәфисә тормышы кояш белән чыгыштырыла, Гөлсемнеке исә бәхетсезлек билгесе булган көз образы ярдәмендә тасвирлана. Көз символик образы, бер яктан, Гөлсем тормышындагы сагышны, шыксызлыкны гәүдәләндерсә, икенче яктан, тормышының көзе җиткәнен аңлата. "Икесе дә Гөлсемнәрнең арбалары китеп барган юлга күзләрен тектеләр. Анда көзге җил өермә куптарган иде. Шайтан туе, сары яфраклар, сары саламнар, иске тузаннарны җыеп Гөлсемнәрне куа иде, аларны җитәм - җитәм, дип ашыга иде. Менә тагы җил, тагы бер өермә, әнә аларның өстендә сары яфраклар, көзге сары яфраклар оча...". Инде килеп Нәфисә тормышына күз салсак, "Атлар алдырып киттеләр. Кыңгыраулар берсенә - берсе җитә алмаенча, өйгә таба, җылы вә ягмурсыз, җилсез, кояшлы өйгә таба ашыга башладылар."
Героиняларның бүгенге язмышын автор алар тәрбияләнгән социаль катлау, гореф - гадатләр тәэсиренә бәйләп аңлата. Урта хәлле сәүдәгәр кызы Нәфисә милли традицияләрне үзләштереп үсә, дингә еш таяна, русча да өйрәнә. Үз бәхете өчен көрәшерлек көчле рухлы, милли җанлы кыз булып
җитешә.
Мирза кызы Гөлсем исә бик иртә әнисез кала, әтисенең сеңлесе тәрбиясендә, рус мохитендә үсә "Тирә - юнебездә - һәммәсе урыс иде, өйдә дә урысча сөйләшәләр иде. Килгәннәре урыс була, барганнарымыз урыс була иде, бәйрәмнәр булганда гына мин үземне әллә нинди икенче төрле урыс икәнемне хис итә идем", ди ул. Гәрчә Петербургта мирза кызы татар студенты белән танышса да, кызның ярым урыслашкан туган - тумачасы яшьләрнең бәхетенә каршы төшә, аны мирзалар нәселеннән булган хәрби кешегә кияүгә бирү турында хыяллана. Чөнки тутасы урысмы ул - татармы - бары тик хәрби кешеләр алдында гына баш ия. Шуңа күрә Гөлсем белән Пашаның мәхәббәтен җимерү өчен барысын да эшли. Ә кыз исә үз бәхете өчен көрәшергә көч тапмый. Ахырда бер эчкече офицерга кияүгә чыга һәм бәхетсез язмышка дучар була.
Повестьта автор мирзалар катлавының аянычлы хәлен чагылдыру белән бергә, аларның тоткан юлы, гореф - гадәтләре, хатын - кыз бәхетенә каршы булуын да күрсәтә.
Кыюлыгы һәм үткенлеге аркасында әлеге әсәр герое Нәфисә язмышын үз кулына ала һәм тирәлекнең көчле тарту көчен җинеп, сөйгәненә кияүгә чыгу бәхетенә ирешә. Ире белән алар тату гайлә коралар һәм милләт файдасына игелекле гамәлләр кылу белән шөгыльләнәләр. Нәфисә үзенең ирен ихтирам итеп, яратып кына калмый, бәлки ул аның белән чиксез горурлана да: "Минем ирем Мәскәүдә үпкә авыруы докторы. Үткән елны бик күп эшләп, приват доцентлыкка имтихан тотты. Ләкин мөселман булганга, министр тәсдыйк итмәде шуңарга шактый борчылды. Иптәшләре арасында да татар дип кимсетүгә дә хурланды. Бу урыс хезмәтенең кадерен барыбер белми, бала-чага да үсә, урыс арасында яшәүдә мәгънә чыкмас, дип йә Казан, йә Әстерханга урынлашыр өчен әзерләнергә дип чыгып китте. Йөри торгач, рәтле урын очрамагач, Мәскәүдә үк калырга карар иткән. Безнекенең Мәскәүдә кадере бик зур. Ул "Җәмгыяте хәйрия" рәисе, мәктәп комитетының башы. Анан башка Мәскәүдә бер эш тә эшләнми", - дип сөйли
Нәфисә үзенең бәхетле тормышы хакында морза кызы Гөлсемгә. Урыс мәктәбендә укып белем алган, урыс мохитендә тәрбияләнгән Гөлсем генә бәхеткә ирешә алмый. Сөйгән егете Паша атлы студентны, морзалар катламыннан түгел дип, Гөлсемнең туганнары кабул итми. Ә әтисе Гали морза исә аны 40 мең вексельга кул кую бәрабәренә тол полковникка "сатарга" омтыла. Ахыр чиктә бу хәлгә түзә алмыйча ул өен ташлап китә һәм үзе әйткәнчә " бер тәмугтан икенче тәмугка керә" - исерек кешегә кияүгә чыга. Әнә шулай Гөлсем үзен тәрбияләгән сыйныфның корбанына әйләнә һәм бу катлаулы тормыш ситуациясеннән чыгу юлын таба алмыйча, авыр күңел газапларына әсирлегенә эләгә.
Татар мирзалары проблемасын Г.Исхакый 1914 нче елда ук күтәреп чыга, бу катламның милли хәрәкәттән бөтенләй аерылган булуын ачып бирә һәм аларны рус мәктәпләрендә алган белемнәре белән татар дөньясына борылыш ясарга чакыра. Әгәр шулай итмәсәләр, халык аларны узып, ташлап китәчәк, аларның хәле мөшкел булачак дип кисәтә. 1914 нче елны "Ил" газетасында чыккан "Мирзаларымыз" дигән мәкаләсендә Г.Исхакый болай ди: " Ләкин мирзалар - укыганнарымыз арасында шул эшләргә ярарлык, шул авыр вазифаларга кушылырлык кешеләр бармы? Аларда шул зур хезмәтләрнең йөген күтәрерлек мәънәви көчләр, куәтләр бармы?
Бу сөаль генә түгел, бу - имтихан! Шул имтиханны тоту-тотмау аларны киләчәктә татар тормышындагы рольләрен билгеләячәк, аларның урыннары түрдәме, ишек төбендәме, ишек алдындамы икәнне тәгаен итәчәк.
Күпер ачык, юл иркен, боерсыннар!" Шушы проблемага "Көз" повестенда яңадан кире кайтып, үз телең, культураң, халкыңнан аерылганлык нинди драматик финалларга этәргәнлеген гыйбрәтле итеп күз алдына бастыра. Монда үз бәхете өчен көрәшә белгән, дөрес юлдан барган Нәфисәнең язмышы бер гүзәл поэма төсен алса, мирза кызы Гөлсем исә, үзен чорнап алган тирәлек җимеше буларак, упкын читендә кала. Әсәрдә күпме драматизм! Биредә Г.Исхакыйның сюжет кору осталыгы, тел- сурәтләү чаралары тәмам камилләшкән, психологизм тәмам җиренә
җиткерелгән! Бу гүзәл повестьне татар эммиграция әдәбиятының классик үрнәге дип әйтергә тулы нигез бар.
Йомгаклау
Дөрес әйткәннәр, алга барырга теләгән халык үткәнне өйрәнә, үзен борчыган сорауларга тарих сәхифәләреннән җаваплар эзли, булып узган вакыйга-хәлләрдән үзенә гыйбрәт ала. Шөкер, без дә әкренләп тарихыбызга борыла башладык, анда үзебез өчен сабак булырдай нәрсәләрне күреп хәйран калдык. Баксаң, халкыбызның каһарман уллары теләсә нинди шартларда көрәштән туктап калмаганнар икән: хәрәкәт иткәннәр, тарих, заман һәм киләчәк хакында уйлаганнар, фараз да кылганнар... Әнә шундый фидакарь затларның берсе - Гаяз Исхакый. Без инде аның олуг әдип, атаклы публицист, мәшһүр идеолог һәм җәмәгать эшлеклесе икәнлеген беләбез, һич шикләнүсез әйтергә кирәк, Г.Исхакый - ул татар тормышының феномены, ягъни гадәттән тыш сирәк очрый торган күренеше. Аны белү ул - мәдәниятебезне, тарихыбызның белүнең, милли узаңны үстерүнең мөһим чараларыннан, факторларыннан берсе. Шуңа күрә безгә бу фидакарь затның һәр язганын, һәр эш-гамәлен өйрәнү һәм белү, алардан сабак алу - тарихи зарурият һәм рухи ихтыяҗ.
Югарыда әйтеп киткәнебезчә, Г. Исхакый "Көз" повестен 1923 нче елда Берлинда яза һәм 1938 нче елда шунда УК бастыра. Бу елларда, ягъни 1920-1923 нче ул җиде әсәр язган. Дүрт әсәре басылып чыккан, калганнары кулъязма хәлендә. "Көз" басылганнарның берсе. Әсәрдә тел-сурәтләү чараларының байлыгына, аларның урынлы кулланылуына, диалекталь сүзләрнең иркен кертелүенә мисаллар күп. Бу югары сәнгатьле төгәл эшләнелгән проза үрнәге. Мохит һәм дини тәрбиянең мөһимлеге үзәк урынны алып тора. Милли таркаулыкның һәлакәткә илтүен расларга омтылу, әсәрдә иң югары дәрәҗәдә бирелгән. Әйтергә кирәк, әдәбиятыбызда бу темага беренче булып Фатих Кәрими күз ташлый. Ул 1901 нче елда "Морза кызы Фатыйма" дигән повестен иҗат итә. Бу повесть башка татар әдипләренә яңа әсәрләр иҗат итү өчен көчле стимул була.
Тагын шуны искәртәсе килә: кеше ата-анасын сайлап ала алмаган кебек, милләтен дә, динен дә үз ихтыяры белән генә билгели алмый, болар тумыштан килә торган нәрсәләр. Шулай да мохит әкрен-әкрен тәэсир итеп, ахыр чиктә кешенең дөньяга карашына, яшәү рәвешенә зур йогынты ясый. Мөселман хатын-кызларына хас кысынкылыкта үскән Нәфисәнең бәхетле, ә чагыштырмача иркен рус мохитенә якын булган Гөлсемнең бәхетсез булуы моңа ачык мисал.
Г.Исхакый үзеннән соңгы буыннарга кайта-кайта өйрәнерлек һәм файдаланырлык искиткеч бай әдәби мирас калдырган. "Гаяз әфәнде дәньяга чыгу белән, татар әдәбиятының агышы икенчегә борылды. Ул татар әдәбиятына яңа төс, яңа тәм, яңа мәнзарә бирде", - дип яза Ш.Әхмәдиев "Татар әдәбиятына даир (1913) исемле мәкаләсендә. Теләсә кемгә аңлаешлы гади халык телендә язуы да язучының бер сере. Шәкертләр, муллалар, остазбикәләр, бай угыллары, сөннәтче бабайлары, мирза һәм чын татар кызлары көнкүреше эченә кереп, дөрес сурәтләүдә Г.Исхакый, суда йөзгән балык кебек, үзен иркен сизә.
Гаяз Исхакыйның гасыр башында бөтен татар дөньясын шаулаткан мәшһүр исеме һәм күпкырлы әдәби байлыгы тоталитар режим тарафыннан җитмеш елга якын халыктан яшереп яткырылды. Аңа карата булган нахак бәяләмәләр бар тик 80 нче еллар ахырында гына алып ташланды һәм әдәби мирасы туган халкына әйләнеп кайтты.
Хезмәтебезне Г. Исхакыйның авылдашы шагыйрә Флера Тарханованың "Әйләнде дә кайтты иленә" исемле шигыреннән өзек белән тәмамлыйсыбыз килә.
Каләм пәхлеваны, бер җилкенеп,
Янә иңде халык теленә,
Юлын кискәннәргә тел тешләтеп, Әйләнде дә кайтты иленә. Ничә елла
күз карасы иттек Олуг затның кайтыр юлларын - Халык бит ул шундый сизгер дары: Йөрәгендә саклап тора бары Милләт җанлы яугир улларын.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
2002
Философские стихи Кристины Россетти
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Ледяная внучка
Домик зимней ночью
Мать-и-мачеха