Авылым-Әлдермеш.
Гармун моңы,кыңгырау чоңы
Ишетелә колакка,
Дәшәдер мине нигезем,
Авылыма кунакка.
Сагынып кайтам авылымны,
Болыннарны,кырларны,
Җанга рәхәт,ләззәт бирә
Тәмле чишмә сулары.
Тау башлары-яшел җәймә,
Кызыл чәчәкләр тезгән.
Дәү әнием сагынып көтә
Тәмле чәйләре белән.
Әлмәндәр мәчетендә
Яңгырый өйлә азаны.
Дәү әтием чапан кигән
Мин бик яратам аны.
Бу минем туган авылым
Һич онытмыйк без аны,
Без-шул авыл уллары,
Бездә-Әлдермеш каны.
( 9нчы В сыйныфы укучысы Фатыйхов Инсаф Илдар улы.)
Вложение | Размер |
---|---|
avylym_ldermesh.docx | 13.26 КБ |
azan_tavyshy.docx | 13.47 КБ |
Авылым-Әлдермеш.
Гармун моңы,кыңгырау чоңы
Ишетелә колакка,
Дәшәдер мине нигезем,
Авылыма кунакка.
Сагынып кайтам авылымны,
Болыннарны,кырларны,
Җанга рәхәт,ләззәт бирә
Тәмле чишмә сулары.
Тау башлары-яшел җәймә,
Кызыл чәчәкләр тезгән.
Дәү әнием сагынып көтә
Тәмле чәйләре белән.
Әлмәндәр мәчетендә
Яңгырый өйлә азаны.
Дәү әтием чапан кигән
Мин бик яратам аны.
Бу минем туган авылым
Һич онытмыйк без аны,
Без-шул авыл уллары, Бездә-Әлдермеш каны.
( 9нчы В сыйныфы укучысы
Фатыйхов Инсаф Илдар улы.)
Азан тавышы.
Авылымда бүген яңа мәчет
Ишетелә азан тавышы.
Ерак түгел бер мосафир килә
Кай тарафка аның барышы?
Туктап аның хәл-әхвәлен сорыйм.
Кем ул?Кайдан килгән?
Кая барышы?
Һәм бабаем кинәт телгә килде:
“Мин ерактан,улым,ерактан.
Туган якка кайтып барышым.
Туктап калдым шушы урында,
Ишетеп моңлы азан тавышын.”
Шул чагында кинәт,уйга калдым.
Ераклардан килгән бу бабайга,
Язмыш сынауларын үтү өчен,
Сабырлыклар теләп дога кылдым.
(5нче Б сыйныфы укучысы Вафин Айнур Зөфәр улы.)
Петушок из русских сказок
Бабочка
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Снежная сказка