Алабуга шәһәренең 9 нчы мәктәп , 7 нче сыйныф укучысы Гайнатуллина Эльвина Фәрит кызы әкиятләр язарга ярата. Ул язган әкиятне балаларга да укырга тәкъдим итәбез.
Вложение | Размер |
---|---|
bal_kortlary_nik_chaga.docx | 15.85 КБ |
Бал кортлары ник чага?
Матур бер җәйге көнне, апалы-сеңелле ике кыз, әбисе белән җиләккә барганнар. Алар рәхәтләнеп җиләк ашаганнар, савытларына да җыйганнар. Шуннан аларның күзе аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән. Әбиләренең :”Ерак китмәгез”,-дип эндәшүен дә колакка салмаганнар. Берсен-берсе уздырып, бер чәчәктән икенче чәчәккә йөгергәннәр. Миләүшә бер иң матур чәчәкне чәченә дә кадап та куйган . Ә Энҗенең чәчәкләре кочагына да сыймаган.
Берзаман чәчәкләрдән бызылдап ике бал корты очып чыккан. Берсе Миләүшәнең башындагы зур чәчәккә килеп кунган. Кыз куркуыннан чәбәләнә- чәбәләнә кортны куа башлаган. Икенче бал корты Энҗе кулындагы чәчәккә кунган. Кыз тиз генә чәчәкләрне атып бәргән. Тик бал кортлары бик ачулы булган: берсе Энҗенең кулын, ә икенчесе Миләүшәнең маңгаен чагып алган.
Кызларның тавышларына әбиләре килеп җиткән. Әбиләре:”Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя, ә сез аларны куркыткансыз”, - дигән . Шуннан соң кызлар чәчәкләр өзми башлаганнар, аларның бер дә бал кортларын куркытасы килмәгән.
Гайнатуллина Эльвина
Городецкая роспись
Как нарисовать зайчика
Пятёрки
Сказка "Морозко"
Знакомые следы