Стихотворение посвящается охране родной природы
Вложение | Размер |
---|---|
stih_maryam.docx | 15.51 КБ |
Исәнмесез. Минем исемем Мәдинә. Мин сезгә узем hәм гаиләм турында шигьри юллар аша сөйләмәкче булам.
Безнең гаиләдә алты кыз:
Әни,апам, өч сеңлем hәм мин.
Җиденчесе - гаиләнең башлыгы
Кадерле әтием минем!
Әти- төрек, әни – татар,
Ә без кем дип беләсез?!
Билгеле - татар кызлары!
hәм төрек кызлары да без!
Төрек телен яратабыз.
Татар телен беләбез.
Ике телдә сөйләшәбез
Моңлы җырлар җырлыйбыз.
Ә хәзер мин сезгә уземнең шигыремне тәкъдим итәм.
Табигатне саклыйк!
Көн саен урман буйлап кайтам мин,
Кайчакта күңелсезләнеп куям мин...
Нигә кеше чүп ата?Тирә якны пычрата?
Нигә чүпне алып китми
Тиешле урында юк итми?
Урман чүплеккә әйләнде.
Күлдә җанвар калмады.
Туган җирнең яме бетә
Ник кеше уйланмады!?
Ник соң ул кызганмады
Табигатьне:җәнлекләрне,
Бөҗәкләрне, кошларны?
Урмандагы хайваннар
Пыялага киселә,
Агулы суларда йөзеп
Балык та hәлакләнә.
Туган ягым чүпкә баткан
Минем башым уйга чумган...
Ялварып әйтәсем килә: “ Йә, кеше!
Туктыйк, пычратмыйк!
Кадерләп торыйк әле!
Җир шары- безнең өебез-
Шул турыда онытмыйк!
Табигатьне саклыйк, дуслар!
Өйләрне җыештырыйк!”
Озҗан Мәдинә
май,2018 ел.
Золотая хохлома
Щелкунчик
Астрономический календарь. Март, 2019
Пчёлки на разведках
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ