Волшебная сказка о злой колдунье и девочке- сиротке по имени "Ефэккэй"
Вложение | Размер |
---|---|
minnen_kiyate.docx | 19.3 КБ |
Ефәккәй
Яшәгән ди бер әби. Булган ди бу әбидә бераз мал-туар, кош-корт. Бик тату яшәгән ди болар.
Көннәрдән бер көнне әби базарга тәмле-томлылар алырга киткән ди. Өйдәге мал- туар аны көтеп калган ди. Нәрсәләр генә алмаган ди базарда әби : мәчесенә – казыллык, этенә- сөякләр, тавыкларга - витамин, сарыгына күмәч, кәҗәсенә – кәбестә бөккәне hәм башка төрле ризык. Базардан чыгам гына дигәндә,әбекәйне бер хатын туктаткан ди:
Аның каршысында кечкенә генә бер мөлаем кыз басып тора иде.
Хатын яшьмәгән ди.
Ләкин ул хатын тагын дәшмәгән икән.Караса, хатын бөтенләй юк булган ди. Нишләргә? Әби бу кызны кызганган, өенә алып кайтырга булган. Кайта торгач, сөйләшеп кайтканнар. Әбигә бу кыз бик ошаган. Исеме дә бик матур – Ефәккәй икән.
Ефәккәй йорт тирәсендә яшәүче бар мал- туар белән танышып чыккан икән. Бөтенесе аптырап калганнар. “Нинди кыз инде бу, ни өчен аны әбекәй алып кайтты икән”дип уйланып, узара серләшеп тә алганнар икән. Ниндидер борчылу хисе уянган боларда. Юкка тугел икән...
Төн җиткән. Кинәт кенә бик ямьсез тавыш чыккан. Бу кыз бүрегә әверелгән. Шунда ул мал туар артыннан куып йөри башлаган. Әби өйдә булган, күрмәгән бу хәлләрне. Эт белән мәче тәрәзәгә шакып өйгә кергәннәр ди.Бөтенесе куркып беткән, кәҗә, сарык, тавыклар авырлык белән абзарга качып өлгергәннәр икән.
Иртән торып ишегалдына чыксалар, берни дә булмагандай Ефәккәй йөри икән. Йорт тирәләрен себерә, су ташый, бакчадагы яшелчәләргә су сибә икән.
Абзардан әкрен генә мал-туар чыга башлаган.
“Әhә, бу кыз үзенең убыр булуын чыннан да белми ахры” дип серләшкәннәр болар узара.
Әби бу кызны бик кызганган , куып чыгармаган икән. Ә эт белән мәче әбидән сорашып теге Ефәккәйне саткан хатынны эзләргә чыгып киткәннәр икән.
Базарда тапканнар моны, күзәтеп торганнар, хатын базардан чыгып киткәнен көтеп торганнар. Артыннан күзәтеп барганнар, өенә хәтле килгәннәр. Бу хатын урманда яши икән. Сихерче хатын булып чыккан бу! Тәрәзәдән өендә берничә бала елап утырганын күргәннәр. Сихерче аларны сихерләргә дип ниндидер им-том әйберләре белән селкеп әйләнә тирә йөри икән. Эт белән мәче моңа юл куймаска булганнар. Бер хәйлә корганнар.
Эт куркыныч тавыш чыгарып бу сихерченең өенә килеп кергән дә , ямьсез тавыш белән кычкырган :
Мәче бу балаларны шәhәргә озата киткән ди. Ә сихерче үзенең сихере үзенә кайтты ди куркып калтырап куркыныч эткә карап утырган икән.
Эт шул кәгазьне авызына кабып өенә йөгергән икән.
Кояш баеп килә торган булган. “Әгәр элгермәсәм, әбием дә, бөтен мал туар да харап булачак” дип бик ашыккан ди бу эт.
Көч хәл белән йөгереп кайтып, Ефәккәйнең кулына дога язган кәгазьне тоттырган да, “укы”дип әйткән.
Ефәккәй берни дә аңламаса да, укый башлаган. Укып бетергәч, аның күзләрендә гаҗәпләнү күренгән:
Ул бик бәхетле итеп тойган үзен.
Әби бу кызны үзенә тәрбиягә алган. Хәзерге вакытта да тату гына яшәп яталар икән :әби, Ефәккәй, эт,мәче, кәҗә, сарык hәм тавыклар.
Ә теге сихерче хатын тәүбә кылган икән, үзенең сихерчелегеннән ваз кичкән икән. Ләкин бүгенгесе көнне дә этләрдән куркып яши икән.
Хризантема и Луковица
Одеяльце
Как нарисовать зайчика
Груз обид
Снеговик