Табигатебезгә куркыныч яный. Тормышыбызда барган үзгәрешләрне уйлап утырсаң, төш кенә кебек тоела.
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat_-_tugan_yortybyz.doc | 14.5 КБ |
Табигать – туган йортыбыз.
Мин бүген бик сәер, куркыныч төш күрдем.
Буш калган шәп-шәрә җир өстендә йөрдем.
Урман да, кырлар да, елга да югалган,
Бар җиһан карага төренеп, чишмәләр тын калган.
М. Нурмиев “Кисәтү”.
Табигатебезгә куркыныч яный. Тормышыбызда барган үзгәрешләрне уйлап утырсаң, төш кенә кебек тоела.
Соңгы елларда экология сүзе еш кабатлана башлады. Чөнки бу мәсьәләләрне күтәрергә вакыт җитте.
Нәрсә соң ул экология? Ул – тере организмнарның үзара бәйләнеше һәм тирә-якка мөнәсәбәте турындагы фән. Димәк, тере һәм тере булмаган табигатьнең бәйләнеше.
Табигать кешегә һәрвакыт матурлык, гармония, яшәеш өчен кирәкле мөһит тудырды. Ул безгә мөһим булган барлык әйберне дә бирә: сулар өчен – һава, эчәр өчен – су, яшәү һәм җылылык чыганагы – кояш. Шул ук йортлар, ашамлык, киемнәр өчен дә без Аңа рәхмәтлебез. Аналар үз баларын кайгырткан кебек, табигать тә гел безнең турыда уйлап тора. Ә Без, үзебез, аңа ничек җавап бирәбез?! Рәхмәт йөзеннән нинди гамәлләр кылабыз?
Көннән-көн Җир йөзе бушаганнан-бушый бара, үзенең байлыкларын безгә бирә тора. Миллион тонналап нефть суыртыла. Башка табигый байлыклар да чамасыз кулланыла. Кешелек мәрхәмәтсез рәвештә аларны юкка чыгара бара. Болар бит мәңгелек түгел.
Бик күп завод-фабрикалар төзелә. Алар күпләп зарарлы матдәләр бүлеп чыгаралар. Үзебезгә-үзебез чокыр казыганны аңларга вакыт җитмәдеме икән әле?!
Минем Казанымда да бар андый җитештерү өлкәләре. Алар сәламәтлеккә никадәр зыянлы икәнлегенә сыйныфыбыз белән шаһит булырга туры килде. Бер иптәшебезнең сеңлесе авырый башлады. Кызганычка каршы, аларга Азов диңгезе буйларына күченеп китәргә туры килде. Без иптәшебездән аерылсак, гаилә язмышы төбеннән үзгәрде.
Шулай итеп, безне әйләндереп алган, сулар, һава, ризыкларыбыз сәламәтлек өчен зыянлы гына була бара.
Агулы матдәләр елга-күлләребездәге балыкларны агулыйлар. Без аларны ашыйбыз. Төрле авырулар килеп чыга. Гомумән, җиләк-җимеш, яшелчәләр – барысы да ниндидер агулы микроблар белән зарарланган.
Без үз кулларыбыз белән табигать – йортыбызны җимерәбез. Һәр кеше аз гына булса да табигатькә карашын үзгәртсә, ул безгә икеләтә ярдәмен сузачак. Бүгеннән, хәзер үк, шушы минутлардан һәрберебез үзебездән башлыйк.
Тормышыбызны гөл-чәчәккә күмик!
Кто должен измениться?
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Как нарисовать китайскую розу
Самый богатый воробей на свете