Пишется о чемионе мира по тяжёлой атлетике Фархутдинова Бакира. Он родился в соседней деревне.
Вложение | Размер |
---|---|
abyem.docx | 14.07 КБ |
“Абыем – горурлыгым”
Гүзәл табигатьле,җисеменә тарих кунган, татар халкына, илгә акыл иясе, дин галиме, язучы Ризаэдин Фәхреддинне, Советлар Союзы Герое Әкрәм Хәйретдиновны, штангачы, Европа, дөнья, СССР чемпионы Бәкер Фәрхетдиновны биргән Түбән Чыршылы авылы белән ничекләр горурланмыйсың?! Балалык еллары Чыршылыда узган бертуган акамедик Индус һәм Энгель Таһиров, танылган галимнәр Гали Даутов, Әкъдәс Борһанов һәм башка күренекле затларны дөньяга биргән авыл -ул. Түбән Чыршылы – Шөгер ягының бер бизәге. Бу - минем әбиемнең дә туган авылы. Мин сезгә Фатыйма әбиемнең абыйсы - Бәкер Фәрхетдинов турында язарга уйладым.Менә шушы авылда Фәррах бабай гаиләсенә өмет чаткысы биреп, 1925 елның 15 маенда,бөтен җир ап – ак чәчәк аткан вакытта көтеп алган бала булып, Бәкер абый дөньяга килә. Кызганычка каршы, биш бала арасыннан минем әбием белән ул гына исән калган.Башка балалары төрле авырулардан савыга алмыйча, якты дөньядан киткәннәр.Гади крестьян гаиләсе, малны үз көчләре белән тырышып табалар. Түбән Чыршылы мәктәбен тәмамлагач, укуын дәвам итәргә мөмкинлеге булмаганлыктан, ул җиң сызганып колхозда эшли башлый. Кыска буйлы, сабыр һәм оялчан бер авыл малае, автомат тотып, 1943 елда Бөек Ватан cугышына киткәндә, үзенең бөтен дөньяга танылуы турында башына да китермәгәндер. Дан ул лаек кешене үзе эзләп таба, диләр. Ул өченче Украина фронтына эләгә.Әллә дәү әти белән дәү әниемнең догалары ярдәм иткән, әллә ходай бу гаиләне кызганган, Бәкер абый сугыштан исән – имин чыга .Ул мәктәптә укыган вакытта ук спортны бик яраткан, бигрәк тә турникта күп төрле күнегүләр ясаган.Әбием сөйләве буенча, аның буен үстерәсе килгән, шуңа тырышкан. Бәкер абыемның илле тапкыр турникта тартылуы күпләрне шаккаттырган. Сугыштан соң ул Украинада хезмәт итүен дәвам иткән. 1949 елда дивизиядә уздырылган штанга буенча ярышта чемпион булгач, аңа ун көн ял бирәләр.Бу аның өчен әйтеп бетергесез сөенеч була.Ниһаять, алты елдан соң ул туган авылына, әти – әнисе һәм бердәнбер туган сеңеле–минем әбием - янына кайту бәхетенә ирешә.Ул бу турыда сөйләгәндә күзләре яшьләнә иде. Ял итәргә кайткан җиреннән, ул Түбән Чыршылы кызына өйләнә.Чая кыз Мәнзүрә апайны да үзе белән алып китә.Шул ук елны язмышы ”Динамо” ның иң тәҗрибәле тренеры - Дмитрий Петрович Поляковка китерә.1949 елдан ул авыр атлетика белән ныгытып шөгыльләнә башлый. ”Тырышкан табар, ташка кадак кагар” ди халык мәкале . Нәтиҗәләр озак көттерми.1951 елда Бәкер абый Берлинда узган ХI Бөтендөнья студент уеннарында СССР чемпионы була.Шуннан соң, 1952 елда, аны Хельсинки шәһәрендә үтәчәк уеннарда катнашырга тиеш булган СССРның җыелма командасына алалар. 1953 елда ХII Бөтендөнья студент уеннарында тагын СССР чемпионы исемен яулый.
1954 елда иң көчле уеннарның берсе Европада, Вена шәһәренең “Концертхауз” залында уза. Бәкер абый көчле ике штангачы белән очраша.Берсе аның өч тапкыр дөнья чемпионы булган Ираннан Мәхмүд Намдья һәм аның якташы Али Мирзай. Туксан биш килограммлы штанганы күтәргәч, Бәкер абый авырлыкны йөз килограммга җиткерүләрен сорый. Ул көндәшләрен җиңеп, дөнья һәм Европа чемпионы исемен яулый.Данлыклы Юрий Власов үзенең “Огненный крест”дигән китабында Бәкер абый турында : “Бакир в легчайшем весе был первым нашим удостоенным звании чемпиона мира среди советских атлетов.Никому не удалось, а он выиграл у знаменитого в те годы иранца Махмуда Намдья” – шундый җылы сүзләр язган. 1963 елда Мәскәүдәге физик культура институты каршындагы тренерлар мәктәбен тәмамлый. 17 ел дәвамында Бәкер абый җиде тапкыр дөнья рекордсмены була.1966 елда зур спорттан китә.1967 елдан алып 1984 елга кадәр “Динамо” футболчыларына, ә 1984 елдан соң “Спартак” балалар футбол командасына массаж ясый. Футбол буенча тренер К.И.Бесковка “Кемне командаңа массаж ясаучы итеп аласың?”- дигәч, ул икеләнмичә Бәкер абыйны сайлый. Хезмәттәшләре арасында йомшак күңелле, шаян, шул ук вакытта таләпчән һәм тәҗрибәле спортчыны һәркем хөрмәт итә.Ул соңгы көненә кадәр, “Спартак” балалар командасында массаж ясаучы булып эшләде. Абыем 2008 елда, безне калдырып якты дөньядан китте.Аны бик хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Иле алдында күрсәткән хезмәтләре тарихта тирән эз калдырды.Без аның эзләреннән исеменә тап төшермичә алга атларбыз.
Снежная книга
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Можно от Солнца уйти...
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)