Кадрия Наил әле һаман иҗат эшендә. Ул туган ягын сагынып, аның табигатеннән илһам алып, шигырьләр язуын дәвам итә. Каен кызлары, имән егетләре, серле чишмә челтерәве, бабайларның азан тавышларыннан шагыйрә бетмәс энергия ала. “Туган ягым табигате яшәр өчен көч, иҗат итү өчен илһам бирә”, -ди Кадрия Наил. Шигъри юллар белән әйткәндә,
Туган якның гүзәллеген күреп,
Яңа җырлар туа күңелдә. (“Җәйге иртә”)
Шулай итеп, мәктәптә әдәбият дәресендә алган белемнәремә нигезләнеп, җирле шагыйрә Кадрия Наил иҗатына кыскача күзәтү ясарга, аның туган як табигатен сурәтләүдәге осталыгын күрсәтергә, шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешенә бәя бирергә тырыштым. Бу минем кечкенә генә ачышым булды, киләчәк өчен бәләкәй генә сукмак, гади генә күперчек салдым дип уйлыйм.
Вложение | Размер |
---|---|
2zhirle_shagyyr_kadriya_nail_izhatynda_-_tugan_yak_obrazy.doc | 95.5 КБ |
«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Мәгълүмати- методик үзәк» муниципаль бюджет учреждениесе
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының “5 нче урта гомуми белем мәктәбе”
Укучыларның муниципаль фәнни - гамәли конференциясе
«Эзләнү һәм иҗат»
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ СЕКЦИЯСЕ
ҖИРЛЕ ШАГЫЙРӘ КАДРИЯ НАИЛ ИҖАТЫНДА – ТУГАН ЯК ОБРАЗЫ
Эзләнү эше
Башкарды:
Алабуга шәһәре
5 нче урта гомуми белем мәктәбенең 9б сыйныфы укучысы
Карманова Диана Юрьевна
Фәнни җитәкче:
Алабуга шәһәре
5 нче урта гомуми белем мәктәбенең
беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Романова Валентина Григорий кызы
Алабуга - 2017
Эшнең структурасы
Эчтәлек
I Кереш. Кадрия Наил – җирле шагыйрә.............................................. ........3
II Төп өлеш. Туган як – кадерле төбәк. 1. Кадрия Наил иҗатында мәгънә һәм темалар төрлелеге........................... 4
2. Шигырьләрдә тел - сурәт чаралары, милли бизәкләр....................................7
III Йомгаклау....................................................................................................... 8
IV Кулланылган әдәбият...............................................................................
I. Кереш
Ни өчен фәнни-эзләнү эшемнең темасын Кадрия Наил иҗаты белән бәйләдем соң?
Әнием белән “Алабуга нуры” газетасыннан үзебезнең җирле язучыларның әсәрләрен бик кызыксынып укып барабыз. Алар арасында шагыйрә Кадрия Наил дә бар. Үзенең иҗади активлыгы, дөньяга оптимистик карашы, тормышны, табигатьне, кешеләрне яратуы белән аерылып тора ул. Аның һәр шигыреннән гадилек, җылылык бөркелә. Шуңа күрә китаплардан, мәктәп дәреслекләреннән файдаланып, укытучым җитәкчелегендә К. Наил иҗатына кыскача күзәтү ясарга булдым.
Фәнни хезмәтне башкаручы: Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең 9 б сыйныфы укучысы Карманова Диана Юрий кызы.
Фәнни җитәкче: Алабуга шәһәре 5 нче урта мәктәбенең беренче категорияле укытучысы Романова Валентина Григорий кызы
Эш планы. Фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре. Төп өлештә шагыйрәнең иртәнге поэзиясендә туган якның, табигать матурлыгының бирелеше үзәккә куелды. Экология проблемасы төп тема буларак чагылыш тапты. Китапларга, чыганакларга нигезләнеп, бу темага мисаллар китерелде. Йомгаклау өлешендә Кадрия Наил иҗатының әдәбиятта, безнең тормышта тоткан урыны турында аңлатыла.
Теманың актуальлеге :
Татар әдәбиятында “Экология темасы” аерым урын алып тора һәм аның яшьбуынны тәрбияләүдә роле, һичшиксез, зур. Бүгенге көндә бу юнәлеш ныклап өйрәнелеп җитмәгән.
Максат: Кадрия Наилнең туган як, аның табигате турында язган лирик әсәрләрен өйрәнү.
Бурычлар:
Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүчеләргә дәреслекләр тәкъдим иткәннән тыш
өстәмә мәгълүмат туплау; шагыйрә иҗатын пропагандалау.
Тикшерү методлары: Кадрия Наил тормыш юлын төрле чыганакларга таянып өйрәнү; анализлау; темага кагылышлы материал туплау; истәлекләргә таяну.
Көтелгән нәтиҗәләр: Мәктәпне тәмамлап, зур тормышка аяк баскан һәрбер укучы кайда гына булса да, татар әдәбиятын яратырга, үзе яшәгән төбәкнең язучы, шагыйрьләрен белергә, экологик тәрбиялелеккә ия булырга тиеш.
Өйрәнү материалы: ....
II. ТӨП ӨЛЕШ.
Туган як –кадерле төбәк
2.1. Кадрия Наил иҗатында мәгънә һәм темалар төрлелеге
Кадрия Наил кызы Хәбибуллина Актаныш районының Зөбәер авылында туып үсә. Мөслим районының Симәк авылында 8 нче сыйныфны тәмамлый. Аннары Бөгелмә медицина училищесына укырга керә. Хәзерге вакытта ул Алабуга шәhәрендә яши. Кадрия апа соңгы вакытта шигырьләр яза башлаган. Бу теләкнең ничек итеп тууын үзе дә белми шагыйрә. “Үзеннән - үзе, көтмәгәндә күңелгә килеп төшәләр ул шигырь юллары”, – ди Кадрия ханым. Шигырь арты шигырь туып, аларның саны 250дән артып китә. Акрынлап алар “Таң йолдызы”, “Шәһри Чаллы”, “Якты юл” газеталарында дөнья күрә башлый. Шагыйрә күңелендәге хис - кичерешләр, уй - хыяллар бер-бер артлы шигырь юллары булып кәгазьгә төшә тора. Бер - бер артлы шигъри җыентыклары басылып чыга: “Агыла күңелем моңнары”, “Йөрәк куша җырлап яшәргә”, “Күңелем язы чәчәк атканда”, “Көзге моңнар”, “Оч, күңелем”, “Яшьлек язларымны юксынам”, “Әй, кайтасы иде яшьлеккә”, “ Балачак иртәләре”. Исемнәреннән аңлашылганча, алар – авторның күңел көзгесе, җан авазы, халәте.
Соңгы вакытларда аның шигырьләре “Алабуга нуры” газетасы битләрендә еш чыга. Алар мәхәббәт, туган як, туган нигез, ата-ананың кадерен белү, табигать, туган авыл, тормыш турында. Табигатькә багышлап язылган шигырьләрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
- Туган җир, анда яшәү шатлыгы, урман.
К. Наил шигырьләреннән аңлашылган мәгънә төрлелеген ачыклап, мисаллар белән ныгыттым.
Ел фасыллары, белән бәйле шигырьләре:
Кошлар җырын кайчан тыңлар идек,
Табигатьтә язлар булмаса.
Өзелеп җырлап булмас иде,
Сөю-назга йөрәк тулмаса. (“Ярый әле язлар бар”)
Бар табигать көзгә кереп бара,
Көзләр төсе иңгән кырларга.
Сары камыл калган басуларда,
Сагыш бөркеп тирә-якларга. (“Бар табигать көзгә кереп бара”)
Яшь кәләштәй бүген барлык дөнья,
Таңнан торып кигән ак күлмәк.
Соклансыннар бар да күреп диеп,
Энҗеләрдән сипкән ак бизәк. (“Беренче кар”)
Елга-күлләр, чишмә бирелеше:
Безнең авылның таулары
Урал тау итәкләре.
Тау-ташларны ярып чыга
Салкын су чишмәләре. (“Зөбәер чишмәләре”)
Асылмалы күпер елга аша –
Гашыйкларның бәллүр бишеге.
Гашыйк парлар килә кичен шунда,
Ул аларның сөю билгесе. (“Асылмалы күпер”)
Кеше, кешенең җирдә яшәү мәгънәсе:
Бүгенгедән кичәге көн эзләп
Вакытларны юкка уздырмыйк.
Ул көн үтте инде, моңы калды
Йөрәкләрне генә өздереп. (“Яшим яңача”)
Хыялларым юлдаш итеп,
Теләкләрем җитәкләп,
Чыгып киттем мин укырга
Үз - үземне әйдәкләп. (“Халкым өчен яшим”)
Туган җир, анда яшәү шатлыгы, урман;
Матур-матур бизәкләрдән торган
Тирә-ягым күреп сокланам.
Сокландыргыч матур безнең яклар,
Монда туганыма куанам. “Яратам туган ягым”
Мин яратам җирдә яшәүләрне
Көн дә күреп кояш яктысын.
Яланаяк чирәмнәргә басып,
Тоям җирнең күкрәк җылысын. “Мин яратам җирдә яшәүләрне”
Җирдә яшәүләре үзе бәхет,
Кадерләрен генә белмибез.
Байлыкларны зур бәхеткә санап,
Байлык арты байлык эзлибез. “ Җирдә яшәү үзе бәхет”
...Урманнарда йөрим таңнар калып,
Тирә – якка тынлык сарыган.
Пәрәвезләр җебе чыңлар төсле,
Әгәр аңа саксыз кагылсаң. “ Тынлык серен тыңлыйм”
Кадрия Наилнең шигырләрен укучылар җылы кабул итәләр. Шагыйрәнең туган ягы – Актаныш районы Зөбәер авылы. Бу як басу – кырлар, чишмә, инешләргә бай. Шунлыктан булса кирәк, аның шигырьләрендә күбрәк чапкан авыл юллары, су буенда үскән таллар, күзләрне иркәләгән арыш, бодай басулары белән очрашасың. Автор күзгә әллә ни ташланып тормаган табигатенең матурлыгын күрә һәм, үзенә генә хас сурәт чаралары кулланып, шуны күрсәтә белә.
2.2. Шигырьләрдә тел-сурәт чаралары, милли бизәкләр
Шагыйрь шигырьне күңелне тибрәтерлек итеп сурәтләп биргәндә генә, укучыга барып җитә. Язучы теленең байлыгы, матурлыгы үзенә генә хас сурәтләү чараларын табуда, аларны куллануда күренә. К. Наил шигырьләрендә метафоралар (табигать көзгә кереп бара, көзләр төсе, гомер җәем, сары моң ага), чагыштырулар (ак болыттай, ләйсән яңгырыдай, очкан кошлар кебек), сынландырулар (җилләр булып гизәр идем, яратам каеннарның шатланып яшәгәнен), эпитетлар (ачы язмыш, якты уйлар, җылы хисләр) бик күп.
Шагыйрә иҗаты белән танышканда, кайбер төшенчәләрнең кабатлануына игътибар иттем. Мәсәлән, туган якны сурәтләгәндә, шагыйрә еш кулланган табигать образлары: имән, чишмә, каен, миләш, чәчәкләр, печән, гөлбакча;
күп кулланылган төсләр: яшел, ак, сары, зәңгәр, алсу;
хис – тойгыны белдерүче сүзләр: мәхәббәт, сагыш, үкенү, үпкәләү, сагыну :
берничә урында очраган өстәмә деталь: төштә күрү.
Аның шигырьләрендә Чишмә образы төрле яклап ачыла. Чишмәнең башкарган вазыйфалары шактый төрле һәм үзенчәлекле:
1. Безнең авылның таулары
Урал тау итәкләре.
Тау-ташларны ярып чыга
Салкын су чишмәләре. (“Зөбәер чишмәләре”)
2. Чишмә суы җырлап ага,
Матурдыр тавышлары.
Көмеш судай агып китсен,
Йөрәгем сагышлары. (“Челтер чишмә”)
Шагыйрәнең табигать гүзәллегенә дан җырлаган шигырьләре җанга үтемле, сүрәтләү чараларына бай, образлы булулары белән аерылып тора.
...Таңнар аткан чакта ярга ятып
Чишмәләрдән таллар су эчә.
Туган якның шушы матурлыгын,
Ничек мөмкин яшәү – күрмичә...
Табигать баласы буларак, ул җилләр, чишмәләр, каеннар, алан-кырлар, чәчәкләр телен аңлый һәм бер генә бирелгән гомеренең һәр мизгелен шулар аша да тасвирлый.
Аланнарда алсу гөлләр кочып
Йөргәнем бар, уйлап язмышым.
Кошлар белән бергә моңланган бар,
Җырларыма салып сагышым.
Автор табигать мизгелләрен җанландырып, тормыш фәлсәфәсенә таянып, кешеләргә үзенең сөенечләрен, хәсрәтләрен сөйләп бирә.
Каен кызы үксеп - үксеп елый,
Көзге яңгыр бигрәк салкын ла.
Шәрә калган ап - ак күкрәгенә
Усал җилләр килеп сарыла.
Табигатьтәге һәр үзгәрешне үзенчә тоя белә ул.
Энҗе кебек ап - ак кар бөртеге
Бөтерелә җилгә кушылып.
Урамдагы кешеләргә дәшә:
“Уйныйк, әйдә, бергә кушылып”.
Туган як турында бик күп шигырьләр язылган һәм язылачак та. Кадрия Наил дә туган як матурлыгында үзе генә күрә алган бизәкләрне тапкан.
Матур - матур бизәкләрдән торган
Тирә ягым күреп сокланам.
Сокландыргыч матур безнең яклар,
Шунда туганыма куанам.
Бары тик туган ягын чын күңеленнән сагынып яшәгән кеше генә шундый хис-тойгыга бай юлларны яза ала кебек. Автор күңелендәге туган җиргә мәхәббәт, сагыш шигъри каһарманның уйларына салынган.
III. Йомгак
Кадрия Наил әле һаман иҗат эшендә. Ул туган ягын сагынып, аның табигатеннән илһам алып, шигырьләр язуын дәвам итә. Каен кызлары, имән егетләре, серле чишмә челтерәве, бабайларның азан тавышларыннан шагыйрә бетмәс энергия ала. “Туган ягым табигате яшәр өчен көч, иҗат итү өчен илһам бирә”, -ди Кадрия Наил. Шигъри юллар белән әйткәндә,
Туган якның гүзәллеген күреп,
Яңа җырлар туа күңелдә. (“Җәйге иртә”)
Шулай итеп, мәктәптә әдәбият дәресендә алган белемнәремә нигезләнеп, җирле шагыйрә Кадрия Наил иҗатына кыскача күзәтү ясарга, аның туган як табигатен сурәтләүдәге осталыгын күрсәтергә, шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешенә бәя бирергә тырыштым. Бу минем кечкенә генә ачышым булды, киләчәк өчен бәләкәй генә сукмак, гади генә күперчек салдым дип уйлыйм.
Кулланылган әдәбият
Мисал өчен
1.Гыйльманов Г. Вөҗданы саф булып калды табигать hәм халкы каршында // Казан : Мәгьрифәт. - 2009 . - 13 гыйнвар.- Б. 5 .
2.Закирова Г. Тәвәккәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде // Казан : Мәгьрифәт. - 2009, 13 гыйнвар.- Б. 6.
4.Кәримова Л. Хәрби кешеләрне күрсәм, әткәй диеп йөзенә карыймын // Мәгьрифәт. - 2009.- 13 гыйнвар .- Б. 6 .
5. Кәрим Ф. Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, поэмалар. [Ә. Исхак һәм Г. Кашшаф мәкаләләре белән].- Казан: Тат.кит.нәшр., 1960.— 551 б., портр. 14 000.
6. Кәрим Ф. Әсәрләр. 1, 2, 3 нче томнар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979, 1980, 1981 нче ел.
7. Мәҗитов З. Шагыйрьнең куен дәфтәре // Казан : Мирас. - 1999. - №1. -Б. 57-72.
8. Мәҗитов З. Үлемсезлек / Кәрим Фатих // Кыр казы:Шигырьләр,поэмалар. -Казан: Татар.кит.нәшр., 2004.- 143б.
МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 5 » Елабужского муниципального района Республики Татарстан
Муниципальная ученическая научно-практическая конференция
«Поиск и творчество»
СЕКЦИЯ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРА
Фронтовая лирика Фатиха Карима
Исследовательская работа
Выполнена учеником 10 класса
МБОУ «СОШ №5» ЕМР РТ
Назмутдиновым Динаром
Научный руководитель –
учитель татарского языка и литературы
МБОУ « СОШ №5 » ЕМР РТ
Хайруллина Сагира ИРшатовна
Елабуга, 2015
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Твёрдое - мягкое
Заповеди детства и юности
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
Северное сияние