"Илһам" яшь язучылар бәйгесендә катнашу өчен язылган хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
disbe._shkurov_ilgiz.doc | 36.5 КБ |
Дисбе.
Күптән көтеп алган ял көннәре килеп җитте. Сөмбел әнисе Шәмсия әби янына кайтырга булды. Туган як һавасын, әнинең җылы кочагын бик сагынган иде ул. Күчтәнәчләр төяп, ниһаять, авылга, туган җиргә кайтып төште. Һаваны тирән итеп сулый-сулый, аның табигатенә соклана-соклана, авыл читендәрәк урнашкан туган нигезгә кыю адымнар белән атлый башлады ул. Капканы ачып керүгә, ишегалдында нидер эшләп йөргән Шәмсия әбине күреп, күчтәнәчләрен җиргә ташлап, янына йөгерде. Килеп, каты итеп кочаклап: “Исәнме әнкәй, мин түзә алмадым, тагын кайттым”,- диде. Шәмсия әби дә: “Бик әйбәт кызым, мунча да яккан идем, бәлешем дә әзер, әйдә өйгә керик. Ана күңеле шулай сизә инде ул”,- дип өйгә юнәлде. Сөмбел күчтәнәчләрен җыйган вакытта ишегалдын күзәтте, һәрвакыттагы кебек чисталык, тәртип.
Кичен, мунча кергәч, бергәләп чәй артында озак сөйләштеләр алар. Һәм шунда, сүз күршедә яшәүче, Сөмбелнең укытучысы Хөллия әби турында китте. Ул апа турында авыл халкы арасында гел уңай фикерләр генә ишетергә мөмкин. Һәрвакыт ачык йөзле, мәрхәмәтле күнелле, нинди генә чак булмасын ярдәмгә әзер ут әби иде ул. Бик дини кеше: көненә биш вакыт намазын калдырмый, һәр ел саен ураза тота, кулында һәрчак дисбе.
Иртән әтәч тавышына, туган йортның түбәсендәге ботак эзләрен күреп, балачагын искә төшереп уянып китте Сөмбел. Шәмсия апа табада чыж-чыж коймак кыздыра иде. Бу мизгелдә шундый рәхәт иде аңа.
Ашагач-эчкәч, Сөмбел якындагы кибеткә кереп чыгып, Хөллия әбиләргә юл тотты. Күренеп тора, бу өй әбидән башка беркемгә дә кирәкми. Ишекне беркем дә ачмады. Сөмбел аны акрын гына ачып үзе керде. Өйдә тәртип, барысы да үз урынында. Өй түрендәге караватта бер хәрәкәтсез Хөллия әбине күреп куркып калды.
Алар дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Сөйләшү барышында Сөмбел әбинең балаларына үпкәсе зур икәнен сизде. Ә ахырдан: - Сөмбел, булдыра алсаң, зинһар, әйт кызларыма һәм улыма, кайтсыннар. Мин аларны көтәм, бәлки, миңа күп тә калмагандыр инде,- дип авыр сулады карчык.
Сөмбел шул ук көнне кичке автобус белән Яр Чаллыга юл тотты. Иртәгә эшкә булмаса да, әнкәсе яныннан аерылырга туры килде. Ялгыз ананың сүзләре бик тәэсир иткән иде аңа.
Икенче көнгә таныш-белешләре аша Хөллия әбинең олы кызын Диләрәне эзләп табып, шунда китте. Ишекне бик яшь булмаган ялгыз анага охшаган бер ханым ачты:
- Хәерле көн, мин Сөмбел булам. Хөллия апаның укучысы, күрше кызы.
- Әйе бик шатмын, нәрсә кирәк? - диде ханым саран гына.
- Хөллия апа авырый, хәле бик начар. Сез кайтмаганга бик рәнҗи, үзен гаепле саный,- диюгә, ханымның кулындагы бокалы аздан гына төшеп китмәде.
- Аңлагыз, әни бит ул бер генә. Җир йөзендә аның кебек сезне яратучы, һәрвакыт көтүче юк. Үтенеп сорыйм, бергәләшеп кайтыгыз, әниегез “миңа инде күп калмагандыр”, дип әйтә...
Диләрә ханым Сөмбел белән сөйләшкәч, шунда ук сеңлесе һәм энесенә килергә кушты. Айгөл белән Камил кичкә таба Диләрәнең ишеген шакыдылар.
Чәй артында Диләрә апа сүз башлады:
Эшләреннән ял алып, бергәләп авылга кузгалды туганнар. Юл буе беркем бернәрсә дәшмәде. Авылга җиткәндә өчесе дә туган җирне күзәтте. Күренеп тора, авыл үлә бара, йортлар да азайган. Нигә соң бу заманда туган җирнең кадере юк? Нигә соң кешеләр читкә ашыга? Югыйсә, туган нигезнең барлыгына куанып кына яшәргә кирәк. Авыллар кимегән саен безнең милләт, тел юкка чыга. Кеше гомере ул дисбе кебек, аның бер төймәсе дә безнең язмышта нидер аңлата. Туган нигезгә кайтмау гомернең бер генә төймәсен түгел, берничә төймәсен югалта. Кеше шул дисбесе төймәләрен үзе дә сизмәстән төрле якка сибә.
Капка төбенә килеп туктагач, туган нигезнең ни хәлдә икәнен күреп таң калдылар. Ниһаять, өйгә уздылар. Урында яткан әниләрен күреп, Камилгә чаклы күз яшьләрен тыя алмады.
Хөллия әби ап-ак яулык, күлмәктән иде. Ә кулына... ә кулына ул өч дисбе тоткан. Өй эче ялтырап тора. “Әни, әнкәй!”, - дип дәште кызлары. Тик ана кеше дәшмәде. Якынрак килеп әнисенә акрын гына кагылды. Һаман хәрәкәт күренмәгәч, Камил аны үзләренә таба каратты. Хөллия апада яшәү чаткысы юк иде инде...
Икенче көнне Хөллия әбине соңгы юлга озаттылар. Бүген бөтен авыл халкы елый, мәрхәмәтле әби бүтән юк.
Бу вакытта, авыл халкына караганда өч туганга авыррак иде. Чөнки алар әниләренең соңгы сүзләрен ишетмичә, аның белән аралашмыйча яшәделәр. Үзләренең ялгышканнарын аңлап, очып, кадерле әниләре янына кайттылар кайтуын. Тик соң иде инде, соң иде...
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Этот древний-древний-древний мир!
О чем поет Шотландская волынка?
Как напиться обезьяне?
Ласточка. Корейская народная сказка