Туган авыл турында эссе
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylkonkurs.docx | 14.26 КБ |
Исәнме,туган авылым Үчәллем!
Туган авылым ,Үчәллем,
Син бит тәүге бишегем.
Балачагым хәтирәсе
Кага күңелем ишеген,-
дип яза авылдашым шагыйрь Рөстәм Зәкуан.
Менә тагын сине сагынып кайттым! Һәрбер яфрагың, һәрбер чәчкәң, җиреңә төшкән һәр кар бөртегең күңелемә якын. Урамда койрык болгап йөгерүче маэмайларыңа кадәр сагынылган.
Менә шушы нигездә мин тудым,үстем. Шушы капка төбендәге чирәмлектә беренче адымнарымны атладым, каз-үрдәк сакладым, шушы карт каенга серләремне сөйләдем.Шушы тар гына сукмак аша балалар бакчасына, мәктәпкә йөрдем.
Менә бу почмак минем яраткан урыным иде. Серле бакча бу.Ә мин кечкенәдән үк, ни өчендер, серлелекне яратып үстем. Елыйсым килгәндә дә, шатланганда да бу бакчага юл тота идем.
Табигатьтәге һәр аваз, һәрбер хәрәкәт мине ымсындыра, магнит сыман үзенә тарта. Шуңадырмы, мин бик еш ялгызым гына урманга йөрергә ярата идем. Урманда минем уйларыма беркем дә комачауламый. Монда серле тынлык... Бирегә килгәч, мин үзем генә белгән тылсымлы дөньяда яшим. Кошлар белән сөйләшәм, чикерткәләргә эндәшәм. Ара-тирә алар да миңа тавыш биргәлиләр...
Туган йортым, кабат синең каршыңда басып торам. Синең ишекләрең бикле, ә үзең ап-ак кар эчендә ялгызың гына, моңаеп утырасың. “Шылт” иткән тавыш та юк. Син рәнҗисеңдер инде безгә. “Ташлап киттегез”,- диясеңдер. Син ачуланма, зинһар өчен, ачуланма. Мин теләмәдем бит ташлап китәргә. Теләмәдем... “Китәргә тиешсең, тормыш шулай куша”,- диделәр. Тик мин сиңа кайтырмын әле. Укыгач, әнием әйтмешли, “кеше булгач” кайтырмын. Тик болар әле татлы хыял гына... Гүя хәзер дә чәчәкле алъяпкыч бәйләгән кадерле әнием йөгереп чыгар кебек. Юк шул инде, күпме көтсәм дә, чыгучы булмаячак.
Каршыга күрше апалары килә. Алар янымда тукталып, үз итеп: “Нихәл, күрше кайттыңмы?”- диләр. Мин шунда гына аларны өзелеп сагынганымны аңладым. Сагынмаслык та түгел шул! Әбием белән генә торганда, ярдәм-киңәш сорап гел аларга керә идем. Киң күңелле күршеләрем, авылдашларым, дусларым беркайчан да ярдәмнәреннән ташламадылар. Кирәк чагында киңәш бирделәр, ярдәм иттеләр. Мин сезнең алда мең кат бурычлымын. Кылган яхшылыкларыгызны мин мәңге онытырга тиеш түгел.
...Уйларымнан арынып,тирә-якка күз салсам, чишмә янында басып торам. Иелеп, тешләрне камаштыра торган салкын су эчәм. Моннан бервакытта да кеше өзелми. Шушы чылтырап аккан чишмә суларын эчеп, җанга дәва, тәнгә сихәт алып үстем. Авылым чишмәләре үткән көннәрем тарихында аерым бер урын тота...
Туган авылымның һәр минуты үзенчә матур, үзенчә серле. Авылымдагы кебек тын кичләрне, йолдызлы төннәрне, кызарып таң атуларны тагын кайда очратырмын икән?! Синдәге таңнарның, кичләрнең кабатланмас матурлыгы бар шул. Таң белән бергә бар табигать, бар җиһан уяна. Авылым өстендәге караңгылык пәрдәсе тын гына эреп югала. Ә кич җиткәндә, көндезге яктылык серле төн эченә кереп кача. Бер-бер артлы җемелдәшеп, йолдызлар калка, зәңгәр күктән төнге авылны ялгызы гына ай күзәтә. Гашыйкларның телсез шаһиты булып, ул очсыз-кырыйсыз күк йөзенең бер чатыннан икенче чатына тын гына йөзә дә йөзә. Авылым сихри тынлыкка чума. Тик кайчагында гына шушы тынлыкны бозып, әтәчләрнең саташып кычкырулары ишетелә.
...Авылым өстенә караңгылык пәрдәсе төшеп килә. Саубуллашырга теләп, урынымнан кузгалмый гына тирә-якны күздән кичерәм: әнә зәңгәр томанга төренеп утыручы Мәчет таулары, әнә анда каенлык, таллар арасыннан тын гына агучы Үчәлле елгасы...
Үзем моңсу булгангамы, бар да моңсу, сагышлы булып тоела миңа. Моңаерлык та шул, мин кабат, авылым, синең белән хушлашырга тиеш. Хуш, туган авылым! Син көт мине, мин тагын әйләнеп кайтырмын, кадерлеләрдән кадерле, сөеклеләрдән сөекле, изге туган җирем, Үчәллем!
Композитор Алексей Рыбников
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Лягушка-путешественница
Рисуем крокусы акварелью
Рисуем осенние листья