Һөнәр сайлау турында укучылар иншалар яздылар. Бу язмалар төрле конкурсларга юллана.
Вложение | Размер |
---|---|
Галимова Аниядән инша | 17.48 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Мәмәшир урта мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Минем һөнәрем – минем киләчәгем
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Галимова Ания Илшат кызы.
Мәмәшир -2016
Кеше -үз язмышына үзе хуҗа. Без хәзердән ук киләчәктә нинди һөнәр иясе булу турында уйланабыз, безнең алда кызыктыргыч мөмкинлекләр ачыла. Ничек итеп дөрес һөнәр сайларга, ничек үз ышанычыбызны акларга? Бу безнең өчен зур тырышлык таләп итә: барысын да бөтен яктан уйлап эш йөртергә кирәк. Ләкин без бу авырлыклар алдында куркып калмаска тиеш. Минем киләчәктә шәфкать туташы буласым килә.Үз эшеңнең остасы булу өчен белем,еллар дәвамында тәҗрибә тупларга кирәк,бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була. Шәфкать туташына чисталык, пөхтәлек, шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар булдырырга кирәк.
Шәфкать туташы - бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне үзләштерү өчен, мәктәпне тәмамлагач, мин медицина көллиятена укырга керәчәкмен.Без ак халатлы ягымлы апалар белән балачакта ук − прививка ясатырга дип, яисә авырып китеп балалар шифаханәсенә килгәч танышабыз. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлыйсың. Бу һөнәргә мәхәббәт әнием аркылы күчкәндер дип уйлыйм. Минем әнием Лилия инде сигез ел авылыбызда фельдшер булып эшли. Ана утыз жиде яшь. Урта мәктәпне тәмамлагач, әнием Яшел Үзән шәһәренэ медицина көллиятенә укырга китә. Анда өч ел укыгач, авылга эшкә кайта. Бер ел авылда физкабинетта эшли. Аннан сон район шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый.Анда алты ел эшләгәннән сон Казанга медицина көллиятенә фельдшерлыкка укырга китэ.Әни анда ике ел укый. Шуннан сон 2008 нче елдан башлап авылыбызда фельдшер булып эшли башлый.Энием гомерен кешелэрне дәвалауга багышлаган.Ул үзенең эшен бик ярата. Кешеләргә ярдәмчел, ачык йөзле, мәрхәмәтле булуы аны бу һөнәрне сайлауга этәргәндер, мөгаен.
Шәфкать туташы булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да. Чөнки эш вакытында төрле характерлы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма авыруларыннан савыгырга ярдәм иткән кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр.
Шәфкать туташлары бик белемле булырга тиеш. Алар биология, анатомия нигезләрен дә, массаж ясау кагыйдәләрен дә, төп даруларның кулланылу тәртибен дә, медицина приборларының ничек эшләвен һәм аларны дөрес куллана да белергә тиешләр. Боларны белүдән тыш, шәфкать туташы авырттырмыйча укол кадарга, прививка ясарга, киселгән-сынган урыннарны дөрес итеп бәйли белергә һәм башка бик күп медицина гамәлләре белергә тиеш.
Алар юкка гына нәкъ шәфкать туташы дип аталмыйлар шул. Анарның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле була, алар кешеләрне нык яратырга тиешләр. Бик кирәкле һәм җаваплы һөнәр!
Дерево в снегу
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Привередница
Волшебная фортепианная музыка
Сказка на ночь про Снеговика