Һөнәр сайлау турында укучылар иншалар яздылар. Бу язмалар төрле конкурсларга юллана.
Вложение | Размер |
---|---|
Исхаков Нияздан инша | 19.05 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Мәмәшир урта мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Минем һөнәрем – минем киләчәгем
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф
укучысы Исхаков Нияз Илнур улы.
Мәмәшир -2016
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Үзеңә ошый торган һөнәрне бик күп һөнәрләр арасыннан сайлап алу шактый авыр. Мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы алдында зур сорау туа. Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Хәзерге көндә, югары белемле булсаң да, эш табуы да бик җиңелләрдән түгел. Авыл җирендә бу хәл бигрәк тә нык күзәтелә. Шулай да авыл хуҗалыгын торгызу буенча хәзерге көндә шактый эшләр башкарыла.
Укучыларда төрле профессия кешеләренә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү йөзеннән сыйныф җитәкчебез белән берлектә үткәрелгән “Үзеңнекен сайла!”, “Хезмәте барның- хөрмәте бар” дигән тәрбия дәресләре дә һөнәр сайлауга бик нык булыша дип уйлыйм. Әлбәттә, һөнәрләр бик күп, ләкин һәр кеше аны күңел кушуы буенча сайласа, нәтиҗәсе дә югары була.
Минем үземнең хайваннар табибы буласым килә. Кечкенәдән үк барча хайваннарны яратам. Безнең хуҗалыкта атлар да, мөгезле эре терлекләр дә, кош-кортлар да, мәчеләр дә, эт тә бар. Хайваннар табибы булу теләге миндә әтиемә сокланып караганга уянгандыр, мөгаен. Әтиемнең барлык хаваннарны яратуын, авыруларына булышуын, һәрберсенең телен аңлаган шикелле алар белән сөйләшүен мин кечкенәдән гаҗәпләнеп күзәтә идем. Без дә абыем белән икәүләп кечкенәдән әти янында бөтерелә башладык. Үскән саен малларны яраттык, аларны үзебезнең туендыручыларыбыз итеп карый идек. Өстәл өстендәге ит, май, төрле сөт ризыкларын яратып ашыйбыз. Һәрбер ризыкның кайдан килгәнен, нинди юллар белән эшкәртелгәнен күрәбез, үзебез дә булышабыз. Чиста, үзебездә җитештерелгән ашамлыклар һәр кешенең күңеленә хуш киләдер дип уйлыйм мин. Хайваннар кешеләрнең яхшылыкларын, изгелекләрен аңлыйлар, үзләре дә аларга рәхмәтле булырга тырышалар. Мал табибының бик кирәкле, изге һөнәр булуын, мөһимлеген аларга караганнан соң бик тиз аңладым.
Минем әтием 1971 елнын 5 гыйнварында Мәмәшир авылында дөньяга килә. Үз авылында белем ала. 1988 нче елдан 1993 нче елга кадәр ул Бауман исемендәге ветеринария институтында белем ала. 1993 нче елдан 2007 нче елга кадәр “Үрнәк” колхозында урнашкан фермаларда баш мал табибы булып эшли. 2011 нче елдан алып ул Мәчкәрә ветеринария участогында мал табибы булып хезмәт итә. Аның өстендә районыбызның 8 авылы тора һәм ул үз эшен тырышлык белән башкара. Белемен күтәрү өстендә даими эшли. Маллар авырган вакытта, ару-талуны белмичә, аларга булыша, кайгыра. Көн дип тә, төн дип тормый, малларны дәваларга ашкына. Бу хезмәте өчен ул бик күп рәхмәт сүзләре ишетә. Минем дә әтием шикелле мал табибы буласым килә.
“Хезмәт–дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул “дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел.(К.Ушинский )
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Интересные факты о мультфильме "Моана"
Рождественский венок
Весёлая кукушка
Финист - Ясный сокол