Һөнәр сайлау турында укучылар иншалар яздылар. Бу язмалар төрле конкурсларга юллана.
Вложение | Размер |
---|---|
Габдрахманов Данил язган инша | 20.44 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Мәмәшир урта мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Минем һөнәрем – минем киләчәгем
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Габдрахманов Данил Дамир улы.
Мәмәшир -2016
Мин ишек төбенә килеп җитүгә, өйдән килгән бик тәмле ис минем борынымны кытыклады. Ишек алдыбызга шундый таныш ис таралган. Бу исне мин бик күп исләр арасыннан танып алам. Әбием икмәк пешергән! Мичтә пешерелгән икмәкнең исе бөтен җиргә тарала. Әбием Нурия, элеккедән калган гадәт буенча, мич тутырып икмәк сала. Аның пешергән икмәкләрен без бик яратып ашыйбыз. Алтынсу төскә кереп пешкән түгәрәк икмәкне бабамның күкрәгенә терәп кисүе баштарак безгә сәере тоела иде. Әбием белән бабамның элеккечә мичтә икмәк салып, телемләп туралган хуш исле икмәк тулы өстәл белән безне каршы алуларының җанга рәхәт икәнен әле мин баштарак бик аңламый идем. Башта бу бик сәере тоела иде. Чөнки кибет киштәләре тулы ипи тезелеп тора. Авылыбыз кибетләрен яңа пешкән икмәк белән көн саен тәэмин итеп торалар. Тора-бара кибеткә китерелгән ипи белән әбием пешергән икмәкне чагыштырып карый башладым. Әбием пешергән ипиләр аларның берсен дә алыштыра алмый. Аның тәме берсенә дә охшамаган. Безнең гаиләбез кечкенә түгел: әбием, бабам, әти, әни һәм без 3 малай. Үзебезнең гаилә өчен пешерелгән икмәкләргә җан җылысы, хезмәт көче салынган икәнен хәзер без дә аңлый башладык. Әтиебез, бабай белән киңәшләшкәннән соң, 2012 нче елны сигез гектар пай җирен бүлеп алды. Тагын бер ел узгач, аренда килешүе төзеп, 50 гектар җиргә ия булды. Ул җирләргә арыш, арпа, бодай һәм солы чәчтеләр. Шул ук вакытта беренче абзарны төзеп, 2 ел узгач абзарга 12 баш мал кертә алдык. Маллар санын ел саен арттыра бардык. Хәзергесе көндә безнең гаилә 25 мал сыя торган абзар торгызды. Бу абзарларда 17 баш мал бар, шуларның алтысы сыерлар һәм таналар.
Менә шушы җир эшкәртү һәм малларны карау эшләренә энем белән икебез әтиебезгә булыша башладык. Әтиебез һәм бабабызның киңәшләрен тыңлыйбыз. Бу эшләр минем үземә дә бик ошап китте. Җир эшкәртү, мул уңыш алу серләренә төшенү өчен, белем алырга кирәк. Шуңа күрә минем авыл хуҗалыгы белгече - агроном буласым килә. Авыл хуҗалыгы белгече хезмэте бик тынгысыз .Мин кечкенәдән үк бабайдан “чәчү”,”урак”,”җир”, “җирнең кадере юк” дигән сүзләрне ишетәм.Өлкән яшьтәге кешеләрнең җиргә, ипекәйгә хөрмәте зур. Чөнки алар тормышның ачысын-төчесен дә күп татыганнар.Бабам белән әтиемнең еш кына җирнең уңдырышлылыгын арттыру, һәр гектардан мул уңыш алу өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләшкәннәрен ишетәм. Җирне эшкәртү, мул уңыш алу өчен бик күп белергә кирәк. Аннан соң төрле сортлар хакында, аның гектардан күпме уңыш бирәчәге, икенче елга нинди сортлар чәчәргә кирәклеге хакында белмичә, өйрәнмичә генә уңдырышны арттырып булмаячак. Әтием үзе дә агроном һөнәрен алган кеше. Бу аңа хәзерге вакытта бик нык ярдәм итә. Шулай да югары белем алмаганына үкенеп тә куя. Әтиемнең дә, бабамның да безне җир кешесе итеп күрәселәре килә. Алар белән беррәттән тырышып эшләгәннән соң гына әбием пешергән икмәкнең өстәлгә нинди тырышлыклар аша килгәнен аңлыйсың. Бик рәхәт булып китә.
Икмәк үстерергә бөтен көчен бирүче, җиргә гашыйк бабам һәм әтиемнәр белән бик горурланам. Мин алардан – туган туфракка, җиргә гашыйк кешеләрдән үрнәк алам, алар кебек булырга тырышам. Өстәлебездә һәрвакыт хуш исле икмәк булсын өчен мин көчемне кызганмам.
Үзеңә киләчәктә профессия сайлау- тормыштагы иң төп адымнарның берсе. Чөнки һөнәрсез алга таба яшәү мөмкин түгел. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, дигән бит халык. “Һөнәрле үргә йөзәр”, “Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата” кебек мәкалъләр дә һөнәргә башка төрле карарга мәҗбүр итә.
На берегу Байкала
Всему свой срок
За еду птицы готовы собирать мусор
Прекрасная химия
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"