Укучылар язган шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр
Вложение | Размер |
---|---|
abrosimova_r.a._10_klass_poeziya.docx | 14.26 КБ |
galieva_z.r._4_klass_poeziya.docx | 13.61 КБ |
galieva_z.r._4_klass_poeziya.docx | 13.02 КБ |
grigoreva_yu.e._8_klass_poeziya.docx | 15.32 КБ |
grigoreva_yu.e._8_klass_zh_urnalistika.docx | 16.24 КБ |
dmitriev_k.o._7_klass_proza.docx | 14.04 КБ |
ermolaeva_m_v_8_klass_poeziya.docx | 15.71 КБ |
ivanova_e._5_klass_poeziya.docx | 13.31 КБ |
ivanova_e._5_klass_proza.docx | 17.68 КБ |
Сабыйларның китек күңеле...
Бүген дә бит бар шул әле җирдә
Ятим калучылар нәнидән.
Муллык белән тулы бу дөньяда
Кем баш тарта икән сабыйдан?
Йөрәк әрнеткеч күз карашы,
Мөлдерәп сиңа баккан бу күзләр.
Карыйсың да гаепсез бу җанга,
Табалмыйсың юатыр сүзләр...
Нарасыйның өмете бит зурдан:
“Әти-әни, бәлки, табылыр?”
Киләчәктә һаман ялгыз калса,
Кем ишегенә соң ул кагылыр?
“Әй кешеләр?!”- диеп эндәшә күк,
Сабыйларың китек күңеле.
“Бу дөньяда безнең дә барлыкны
Онытмагыз?!”- диләр түгелме?
Тукай теле-туган тел!
Туган телемдә фикерлим,
Туган телемдә сөйлим,
Туган телемдә моңланам,
Туган телемдә көйлим.
Бөек Тукай шигырьләрен
Үз телемдә яңгыратам.
Горур халкым узган юлны
Туган телдә яңартам.
Буыннардан буыннарга
Күчкән бит ул туган тел!
Йөрәкләрдән йөрәкләргә
Күпер салган туган тел!
Салкыннарда җылыткан ул,
Кайгырганда юаткан.
Җиде ятлар арасында
Адашканга юл тапкан.
Күңел түрен нурлап тор син,
Җырдай моңлы изге тел!
Горур, үлмәс, бөек тел син,
Тукай теле-туган тел!
Тату яшик.
Дөньяда мин бик бәхетле бала
Гаиләбез нык, тигез булганга.
Әткәм, әнкәм , газиз туганнарым
Янәшәмдә минем булганда.
Әти, әни- безнең өчен терәк,
Әби, бабай- безгә таяныч.
Менә шулай дус һәм тату яшәү-
Безнең өчен иң зур куаныч.
Бергәләшеп яшибез без шулай,
Хөрмәт итеп олы, кечене.
Безнең кебек тату булыгыз дип,
Өндибез без һәрбер кешене.
Кыл яхшылык
Кургашны ялкын эретә,
Ә күңелне җылы сүз.
Кыл яхшылык кешеләргә,
Мохтаҗларга кулың суз.
Шатландыр син ятимнәрне,
Керт үзеңнән зур өлеш.
Чын йөрәктән һәр йөрәккә
Ирешсен лә, изге эш.
Үз авылымда килә каласым.
Челтерәп аккан чишмәләргә карап,
Килә серем сөйләп саласым.
Чит җирләргә китми, килә минем
Үз авылымда гына каласым.
Килә тирәк, агачларга карап,
Сандугачлар җырын тыңлыйсым.
Моңлы җырларына бер кушылып,
Минем дә бер килә җырлыйсым.
Килә минем серле күккә карап,
Бик күп йолдызларны саныйсым.
Шул йолдызлар арасыннан минем
Килә үземнекен таныйсым.
Болыннарны тагын бер кат айкап,
Килә балачакка кайтасым.
Шул бәхетле мизгелләрне барлап,
Авылымда килә каласым.
Анкета
Фамилия, исем Григорьева Юлия Эдуардовна
Туган елы 2004
Район Кукмара районы
Шәһәр Кукмара
Мәктәп Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Село- Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Сыйныфы 8
Өстәмә мәгълүмат уку алдынгысы, төрле бәйгеләрдә җиңүче
Әсәр исеме “ Яныңда булса дустың”
Номинация “Яшь шагыйрь”
Әсәр күләме (бит) 1 бит
Басылып чыккан әсәрләре, еллары, кайда -
Хәбәрләшү өчен телефоннар 8(843)-642-24-81
Электрон адрес 2307102026 @ edu.tatar.ru
Өй адресы 422125, Татарстан Республикасы Кукмара районы Түбән Чура авылы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт
Яныңда булса дустың.
Бәхет эзләп,ерак юлга
Чыгып йөрмә син, дустым.
Бәхет була, әгәр булса,
Янәшәңдә чын дустың.
Бу дөньяда дуслар табу-
Һәр кешенең хыялы.
Дуслар булса янәшәңдә,
Яшәүләре уңайлы.
Авыр чакта кулын сузса,
Бергәләшеп кайгырса,
Син дә җавап кайтарырсың,
Ул бәлага тарыса.
Бәхет эзләп, ерак юлга
Чыгып йөрмә син, дустым.
Бәхет әнә шул ул, диләр,
Яныңда булса дустың.
“ Тормышыбызның иминлеген кайгыртучы җирнең үз йолдызлары ”
- Мин, үскәч, хокук сакчысы булам!
Шигем юк, “Үскәч кем буласың?” дигән сорауга без, күбебез , шулай дип җавап бирә. Күңелебездә шундый хыял уянган икән, бу һөнәр хакында без күбрәк белергә тиеш. Кыю, тәвәккәл полиция хезмәткәрләре турында укып, ишетеп кенә түгел, хәтта аларның үзләрен күреп сөйләшергә дә хыялланам мин.
Әйе, полиция хезмәткәре һөнәре – кыю, батыр, һәрвакыт җитез, тәвәккәл булуны сорый торган һөнәр. Кайда бәла-каза, кайда кешеләргә куркыныч яный, анда, иң беренчеләрдән булып, алар ашыга. Явыз бәндәләр кылган җинаятьләрне җентекләп тикшерүчеләр дә, әшәкелек эшләгән, урлаган, талаган явыз затларга тиешле җәзаны бирүчеләр дә – шул һөнәрне үз итүчеләр. Алар - чын мәгънәсендә җәмгыятебезнең тәртип сакчылары, ягъни авыл, шәһәрләребезнең тынычлыгын саклаучылар. Юк, бер генә минут та полиция хезмәткәрләреннән, хокук саклау органнарыннан башка яшәп булмый. Мин аларны табиблар белән янәшә куяр идем. Алар да җәмгыятьне савыктыру өчен көрәшәләр бит. Җәмгыятебезнең иминлеген, тормышыбызның тынычлыгын саклый алулары белән алар үзләрен бәхетле хис итәләр. Чөнки кеше гомереннән дә кыйммәтрәк әйбер җирдә юк бит!
Җәмгыятебездәге күп кенә тискәре күренешләр дә борчымый калмый, әлбәттә. Яшьләрнең алкоголь белән мавыгуы, төрле җинаять кылулары нәфрәтләндерә, борчый, уйландыра мине.Минем дә ихластан кешеләргә игелек кыласым, гадел хөкем итәсем, гаепсезләрне яклыйсым килә. Яныбызда ышанычлы кешеләр -гадел хөкем ияләренең булулары белән горурланам, аларның дөньяда барлыгына, гадел һәм акыллы киңәшче булуларына сөенеп туя алмыйм.
Рус шагыйре В.Маяковский : “Минем милициям мине саклый...,” дигән. Әйе, бу , чыннан да, шулай.
Мин бәхетле! Чөнки минем өчен һәр көн якты кояш чыга, минем өчен
чәчәкләр үсә, урманнар шаулый, елгалар ага. Минем өчен, минем бәхетем өчен, җирдә тормыш кайный; минем тормышым тыныч булсын өчен , миңа кайгы-хәсрәт килмәсен өчен, тынычлыкны саклаучылар постта тора.
Мин матур заманда яшим. Нинди генә проблемалары, кыенлыклары булса да, ул минем заманым, минем яшьтәшләрем заманы, шуңа күрә безнең өчен бу заманнан да матур заман булмаячак. Туган җир ямьле, җәмгыятебез төзек, тормышыбыз тыныч булсын өчен, һәрбер кеше үзеннән өлеш кертергә тиеш. Мин үземнең туган илемне, аның халкын яратам. Дөньядагы барлык кешеләр бер-берсенә шатлыклы елмаю бүләк итсә, төрле явызлыклар эшләргә булдыра алырлар идеме икән? Һәр кеше җиргә бәхетле булу өчен туа, һәркемнең бәхеткә хокукы бар, һәр кеше хыялларга төренеп яши. Минем дә хыялларым ак аргамактай еракларга оча...
Мин сабый чактан ук табигатьне, җәнлекләрне, кош-кортларны бик яратам. Нәни чакта без күгәрченнәргә җим сибә идек тә үзебез читтән карап тора идек. Көчлерәк күгәрченнәр, үз җимнәрен ашап бетергәч, башкаларныкын таларга керешәләр иде. Минем, әлбәттә, моңа ачуым килә иде. Мин аларны:”Ник иптәшләрегезне кыерсытасыз!”-дип куып җибәрә идем. Гаделлекне яратам мин. Кошлар да, кешеләр дә бер-берсен кыерсытырга тиеш түгелләр! Әгәр җирдә җинаятьләр кылынмаса, кешеләр рәнҗетелмәсә, күз яшьләре түгелмәсә, тормыш бар кеше өчен дә матур булыр иде. Һәй, кешеләрнең барысы да әйбәт кенә, чиста күңелле булса иде ул! Ул вакытта хокук сакчыларының күңеле тыныч булыр иде. Кызганыч, төрле кешеләр бар шул. Тәртип бозучылары да, караклары да очрый. Ә тынычлык сагында торучылар үз вакытында андыйларга тиешле җәзасын бирәләр..
Шундый кыю, батыр йөрәкле шәхесләребез турында язучылар да бай эчтәлекле әсәрләр иҗат итәләр.
Минем һәм яшьтәшләремнең киләчәге алда әле. Безгә бу тормышта үз юлыбызны табар өчен, ярдәм кирәк, таянырлык иң кирәк, хыялларыбызны чынга ашыру өчен, ныклы, имин җәмгыять кирәк.
Хыялларым ак аргамактай еракларга оча.. Күз алдыма китерәм: кичке күктә җем-җем итеп бик күп йолдызлар яна! Искиткеч гүзәл күренеш!.. Кыскасы, күкне йолдызлар бизи. Җәмгыятебезнең имин, тормышыбызның җирдә дә һәрвакыт шулай матур булуын кайгыртучы җирнең үз йолдызлары бар. Ул –хокук саклаучыларның погоннарындагы төрле-төрле йолдызлар! Алар шулай гомергә, җиргә нур сибеп,балкып янсыннар.
ТӨЗ НАРАТ БЕЛӘН КӘРЛӘ КАЕН ЯЗМЫШЫ
Куе урманда төз нарат белән кәрлә каен үсеп утыралар. Әлбәттә, нарат баштарак үсә башлаган булган.Ул, кояшка таба үрелеп, каенга һич тә үсеп китәргә ирек бирмәгән, аның күләгәсендә каен кәрлә булып калган. Нарат гел мактана икән:
-Мин иң биеге, иң файдалысы, иң төзе. Мин җәнлекләргә күләгә ясыйм.Кошлар миңа кунып сайрыйлар.Минем күркәләремне җыеп, дару ясыйлар. Ә синнән нинди файда? Син – кәрлә.Синнән берни дә алып булмый.
Каенның да бирешәсе килми, үзенең күлмәгенең матурлыгы, чәчләренең бөдрәлеге турында сөйли.
-Синең буең зифа булса, мин – иң матуры,- ди икән каен.
Шулай, тарткалаша-тарткалаша, гомер кичергәндә, урман эченә зур тимер атлар бәреп кергәннәр дә, төз наратны егып, кискәләп, төяп алып та киткәннәр. Ә кәрлә каен бу явызлардан көч-хәл белән исән калган. Аның бөдрә чәчләрен сындырганнар, тәннәренә яралар ясаганнар. Шулай да түзгән бичара.Әлбәттә, ул күршесе наратны бик юксынган, кызганган. Хәзер инде аңа кояш туры карый икән, ләкин каенкай шуннан ары биеккә күтәрелә алмаган, чөнки аның күргәннәре моңа ирек бирмәгән.
Беркөнне урманга тагын ят затлар килгән. Алар нарат үсеп утырган урынга утырып ял иткәннәр, нидер турында озак итеп сөйләшкәннәр. Ә үзләре киткәндә, кәрлә каен янына бер кечкенә генә нарат үсентесе утыртып киткәннәр. Бичара наратның күркәләре дә коелып калган булган, шулардан коелган орлыктан тагын бер үсенте шытып чыккан.Хәзер инде каен ялгыз түгел. Ул шушы сабыйларны , җил-давылдан саклап, үзенең кочагына алып үстерә икән, ди.
УЯУ БУЛЫЙК
Дуслар белән кайчакларда
Без урманга барабыз.
Аннан тыныч күңел белән
Ял иттек дип кайтабыз.
Урманнарга керәбез дә
Җиләк-җимеш җыябыз.
Урманның саф һавасыннан
Их, рәхәтлек тоябыз!
Тик беребез дә уйламый шул:
Арттан нәрсә калганын.
Ял итәм дип, табигатькә
Күпме зыян салганын.
Без китәбез, ә урманнар
Ташландык хәлдә кала.
Без ташлап калдырган чүптән
Янгын да чыга ала.
Урманга барып, бик күпләр
Хәтта учак ягалар.
Әгәр очкыны таралса,
Урманнар бит яналар.
Бу җаваплылыкны, дуслар,
Һәр кеше тойсын иде.
Урманнарны бергәләшеп
Сакларга язсын иде.
Анкета
Фамилия, исем Ермолаева Мария Валентиновна
Туган елы 2004
Район Кукмара районы
Шәһәр Кукмара
Мәктәп Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы ның “Село- Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Сыйныфы 8
Өстәмә мәгълүмат уку алдынгысы, төрле бәйгеләрдә җиңүче
Әсәр исеме “ Гүзәл туган ягым”
Номинация “Яшь шагыйрь”
Әсәр күләме (бит) 1 бит
Басылып чыккан әсәрләре, еллары, кайда -
Хәбәрләшү өчен телефоннар 8(843)-644-01-00
Электрон адрес 2307001004 @ edu.tatar.ru
Өй адресы 422125, Татарстан Республикасы Кукмара районы Түбән Чура авылы, Мәктәп урамы, 5 нче йорт
ГҮЗӘЛ ТУГАН ЯГЫМ
Туган ягым бик тә матур,
Бай ул болын, урманга.
Бик тә күңелле була шул
Җәй көнендә урманда.
Җәй җитүгә, җиләклеккә
Ашкына безнең күңел.
Тылсым тулы матурлыкны
Бу дөньяда берни белән
Алыштырырлык түгел.
Күз алдымда тора һәрчак
Урманда йөргән чагым.
Синдә генә сихри урман
Әй, гүзәл туган ягым!
УРМАНГА БАРАМ ӘЛЕ
Урманда чәчәкләр үсә,
Җиләк, миләш, баланнар.
Җәнлекләр дә шактый , диләр,
Төлке, куян, боланнар.
Урман безгә ерак түгел,
Әле быел бармадым.
Бер дә бармый ярамый бит,
Бүген шуны аңладым.
Хәлен белеп кайтыр өчен,
Урманга дип җыенам.
Узган елгы корылыклар
Салмады микән зыян?
УРМАНГА БАРАМ ӘЛЕ
Урманда чәчәкләр үсә,
Җиләк, миләш, баланнар.
Җәнлекләр дә шактый , диләр,
Төлке, куян, боланнар.
Урман безгә ерак түгел,
Әле быел бармадым.
Бер дә бармый ярамый бит,
Бүген шуны аңладым.
Хәлен белеп кайтыр өчен,
Урманга дип җыенам.
Узган елгы корылыклар
Салмады микән зыян?
Анкета
Фамилия, исем Иванова Эльвина Витальевна
Туган елы 2006
Район Кукмара районы
Шәһәр Кукмара
Мәктәп Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Село- Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Сыйныфы 5
Өстәмә мәгълүмат уку алдынгысы, татар теле фәне буенча район олимпиадасында җиңүче
Әсәр исеме “ Урманга барам әле”
Номинация “Яшь прозаик”
Әсәр күләме (бит) 1 бит
Басылып чыккан әсәрләре, еллары, кайда -
Хәбәрләшү өчен телефоннар 8(843)-64-01-00
Электрон адрес 2307001004 @ edu.tatar.ru
Өй адресы 422125, Татарстан Республикасы Кукмара районы Югары Чура авылы
ЕГЕТ СҮЗЕ БЕР БУЛА
Яшәгән, ди, бер малай. Ул малай көз көне гел гөмбә җыя икән. Бервакыт ул, кулына кәрзин тотып, гөмбә җыярга киткән. Малай юл буйлап барганда, очраган бер агачның ботакларын сындырып бара икән. Бара торгач, ул бик тирән чокырга төшеп киткән. Аңына килеп, күзен ачып җибәрсә, ул үзенең тылсымлы урман эчендә икәнлеген белеп алган. Малайны җәнлекләр уратып алганнар да карап торалар икән. Малай боларга әйткән:
Җәнлекләр бер-берсенә карашып торганнар да, куркак кына булса да, куян сүз башлаган:
Малай:
-Ничек инде ул сезнеке? Ул – минеке.Нәрсә телим, шуны эшлим,- дигән.
Моны ишеткәч, җәнлекләрнең бик нык ачулары килгән.
Шунда куян җавап биргән:
Малай, озак уйланып торганнан соң,гаебен аңлаган.
-Гафу итегез, мин башка болай эшләмәм, - дигән ул.
Шуннан җәнлекләр, егет сүзе бер була дип, малайга ышанып, күп итеп күчтәнәчкә гөмбә биреп, өенә озатканнар.
Әлбәттә, малай сүзендә торган. Шул көннән башлап, урманга бернинди дә зыян китермәгән. Ә, киресенчә, дуслары белән урманга яшь үсентеләр утырту өчен бара икән. Менә шулай, дусларым!
Хризантема и Луковица
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Золотая хохлома
Ах эта снежная зима
Попробуем на вкус солёность моря?