1. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату, тирбәтеп йоклату, өчен хезмәт итәләр.
2. Сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә.
3. Бала әнисенең җырын тыңлап, аңа кушылып җырласа, үскәч, җыр сүзләрен кабатларга тиеш.
4. Бишек җырлары баланы ничек яшәргә, кешеләргә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата- ананы, туганнарны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.
Вложение | Размер |
---|---|
bishek_zhyry.doc | 242 КБ |
prezentatsiya_bishek.ppt | 1.65 МБ |
Cабый тормышында
бишек җырларының
роле
Башкарды:
5а сыйныфы укучысы
Хәлиуллина Әдилә рәсүл кызы
Җитәкче:
А.М. Булатов исемендәге күппрофильле
лицейның 1нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Үзбәкова А.Ш.
2018нче ел
Тезис
Тема: Сабый тормышында бишек җырларының роле
Эзләнүче: Хәлиуллина Әдилә Рәсүл кызы Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5 нче сыйныф укучысы
Җитәкчем: Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Теманың актуальлеге:
Әлеге теманы мин бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм.Чөнки кешенең интеллектуаль яктан үсеше белән бишек җырлары тыгыз бәйләнештә тора.
Максат: - хәзерге чор әниләре балаларын йоклатканда нинди бишек җырларын куллануларын тикшерү
Бурыч: - әлеге темага туры килә торган әдәбият туплау,
Материал һәм методика: Бишек җырлары турындагы әдәбият белән танышу һәм сораштыру үткәрү
Эзләнүнең нәтиҗәләре: Бишек җырлары турында бик күп хезмәтләр белән таныштым.Сораштырулардан күренгәнчә, хәзерге заманда телевизорлар, ДВД лар, ПК лар,төрле дискалар, кассеталар булуга карамастан әниләр сабыйларына бишек җырларын барыбер җырлыйлар икән. Кайсы җырларның иң популяр, ә кайсыларыны иң күп җырлануын ачыкладым. Болар - хәзерге заман язучылары язган һәм популяр артистлар башкарган җырлар.
Кереш өлеш
Татар халык авыз иҗаты әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Анда ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Халык авыз иҗатының барлык төрләре дә кешеләрнең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял –омтылышларын чагылдыра. Шуңа күрә дә татар халык авыз иҗаты кебек олы мирасны читләтеп үткән, шул чишмәнең суын татымаган, аның гүзәллеге, тылсымлы көче белән илһамланмаган кеше юктыр дөньяда. Татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, яшь буынны иҗтимагый тормышка алып керүдә, аны намуслы, игелекле, ягымлы, кешелекле итеп тәрбияләүдә, балада уңай сыйфатлар үстерүдә зур роль уйный. Халык авыз иҗатын зур бер рухи йорт дип күз алдына китерсәк әлеге йортның нигез ташларын бишек җырлары тәшкил итә.
Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җыры аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә –якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.
Мин тууга әнием, дәү әнием мине бишек җырлары белән тибрәтеп йоклатканнар, елаганда тагын бишек җырларын җырлап юатканнар. Балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә уку дәресләрендә дә мин бишек җырлары белән таныша килдем, аны өйрәнүне һаман дәвам итәм. Бу тема мине бик кызыксындыра. Әниләрнең балаларына нинди бишек җырлары җырлаганын, ул җырларның сабыйга ничек тәэсир иткәнен беләсе килү мине шушы эзләнүгә этәрде.
Минем максатым – бишек җырлары турында күбрәк белү, хәзерге чор әниләре балаларын йоклатканда нинди бишек җырларын куллануын ачыклау.
Шуннан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Төп өлеш
Бала, туу белән, халык рухының шигъри авазлары кочагында тибрәнә башлый. Әнисенең моңлы бишек җырларына ияреп ул күңеле белән тәүге тапкыр дөнья буйлап сәяхәткә чыга. Бала башта әлеге бишек җырларының мәгънәсе белән түгел, аларның яңгырашы белән очраша.
Һәр халыкның үзенең бишек җыры бар. Кайбер халыкларда әни кеше сабые туу белән аның үзенә генә багышланган бишек җырлары уйлап табарга һәм шул җырлар баланы бөтен гомере буе озатырга тиеш булган. Бу җырлар, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда аны тынычландыру өчен көйләнә. Бишек җырларының беренче авторлары әти –әниләр булуы бәхәссез. Бала –ата –ана өчен иң газиз, кадерле җан, җырларда нәкъ менә шуңа күрә ананың шәхси хис –кичерешләре дә зур урын ала. Йөрәктән чыккан бишек җырларының сүзләре дә гади, кыска.
Ак биләүгә биләдем, Яратучы ходайдан
Мамык мендәр көйләдем; Изге теләк теләдем.
Бишек җырлары ана белән бала икәүдән икәү генә калган вакытта башкарыла. Ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй –фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади, самими итеп әйтергә омтыла. Шуның өчен бишек җырларында катлаулы стилистик һәм лексик сурәтләү чаралары очрамый. Аның каравы, җырның яңгырашына, ягъни фонетик ягына караган чаралар: аллитерацияләр ( охшаш тартык авазларны кабатлау),ассонанслар ( охшаш сузык авазларны кабатлау) һ.б. байтак. “Әлли – бәлли”,”алла-һу”, “чү-чү” кебек аваз ияртемнәре, ымлык сүзләр бишек җырларына салмаклык, тынычлык төсмере бирәләр, еш кабатлана торган “карлыгачым”,”былбылым”, “багалмам” кебек эндәш сүзләр дә аларга үзенчә бер назлылык, ягымлылык, йөрәк җылысы өстиләр. Бишек җырларында чагыштырулар аерым бер үзлеккә ияләр. Аларда бала еш кына халык поэзиясенең традицион образлары – алма, гөл; ә күзләре бөрлегән, карлыган белән чагыштырыла:
Минем кызым дәү кебек, Бакчадагы гөл кебек. Ике күзе янып тора, Кара бөрлегән кебек. Бигрәк матур, күз тимәсен, Кемгә охшаган, кем төсле? Утырадыр бишегендә Ал чәчкә аткан гөл төсле. |
Бишек җырларының төп темасы ананың хыяллары, өмете белән үрелгән. Ул – баланың бәхетле, таза, сәламәт һәм укымышлы булуы белән бәйләнә. Күп очракта фикер дога, теләк булып та формалаша. Ана кеше үзе тәрбияләгән баланың иртәгә җәмгыятьнең бер вәкиле булачагын аңлый.
Әлли –бәлли итәр бу
Олы булып үсәр бу.
Олы булып үскәчтен,
Мәктәпләрдә укыр бу,
Зирәк бала булыр бу,
Укуда һәм язуда
Иң алдынгы булыр бу.
Әлли –бәлли итәр бу,
Армиягә китәр бу.
Әтисенә, әнисенә
Изге хезмәт итәр бу.
Шуңа күрә бишек җырлары аны төрле яклап тәрбияләүгә, үзфикерле, әдәп –әхлаклы итүгә юнәлдерелгән.
Бишек җырларының килеп чыгышы мәсьәләсе балалар фольклорын өйрәнүчеләр арасында күп бәхәсләр уята. Аларның башлангыч формалары турында фикер йөртү читен, чөнки илебез халыкларының бу җырлары узган гасыр башларында гына язма истәлекләргә кертелә башлый. Ә татар бишек җырларын язып алу 20 нче гасыр башына карый.
Бу теманы өйрәнә башлаганчы миңа күп кенә фольклор осталарының иҗатлары белән танышырга туры килде. Бишек җырларының килеп чыгышы турында фольклор остасы А.Ветухов болай ди : “Ана үзенең табигатеннән килгән сиземләве белән бәбиләр өчен нәкъ менә шундый тынычландыргыч, саф аһәңле, салмак җырлар кирәклеген аңлаган. Бишек җырларының формасы менә шулай яралган”.Минемчә, ул, хаклы. Ә рус фольклорчысы Н.М. Элиаш, мәсәлән, бишек җырларының килеп чыгышын ыруглар җәмгыяте һәм аннан да элегрәк чорларга бәйли. “бишек җырлары кешелек җәмгыятенең башлангыч чорында барлыкка килгән, - ди ул. Бишек ырымлаулары белән тыгыз бәйләнештә булган бишек фольклоры үзенең тамырлары белән ыруглар җәмгыяте тирәнлегенә кадәр төшә”. Ул, барлыкка килү чорында бишек җырлары ырымлау тәгъбирләре формасында булганнар, дигән фикер үткәрә. Мин укып танышкан балалар фольклорын өйрәнүче галимнәрнең барысы да бишек җырларының тамырлары тирәндә икәнлеген раслый.
Традицион бишек җырларының эчтәлегендә 3 тематик төркем ачык күзаллана:
Әлли –бәлли бишектә,
Кошлар сайрый тишектә,
Хәсрәт күрәм дип белмәдем
Тибрәнгәндә бишектә.
Әлли –бәлли, бәү –бәү,
И, җомырым, җомырым.
Саулык, сәламәтлек белән
Озын булсын гомерең.
Күпчелек бишек җырларына кош –корт, хайван образлары да килеп керә.
Әлли –бәлли, бәү итәр,
Улым йокыга китәр.
Улым йокыга китмәсә,
Маэмай күтәреп китәр.
Әлли –бәлли, Бәхтияр,
Ызба артында бүре бар ...
... Илнур йокыга китмәсә,
Аюлар алып китәр.
Җырларда тасвирланганча, алар һәрвакыт йорт тирәсендә йөриләр һәм бәбинең йоклаганын көтәләр, әгәр дә ул күзен йоммаса, кереп алып китәргә чамалыйлар. Әмма аларда баланы куркыту төсмере юк. Алар шул җәнлекләр турында балалар күңеленә хуш килерлек бер вакыйга тасвир итеп, нәниләрне тынычландыру өчен җырлаганнар. Гомумән, татар бишек җырларында кош –корт образлары күп очраса да, алар пассив: рус халык иҗатындагы кебек, балага күмәч алырга йөгерүче мәчеләр, баланы юатырга керүче этләр юк. Һәр халык бишек җырларында үзенә генә хас булган җәнлекне сурәтли. Мәсәлән: Һиндстанда сыер изге санала, аны кадерлиләр һәм шуның өчен үзләренең сабыйларына да әлеге исем белән эндәшәләр, русларда – куянкай диләр, чөнки ул йомшак, чукчаларда –минем боланым, французлар – чебешем , ә татарлар былбылым, сандугачым дип сабыйларын йоклата.
Җырдагы теләкләр, аның эчтәлеге төрле –төрле. Татар халкы бишек җырларында изге теләкләр: тизрәк зур үсәргә, зур галим булып илгә ,әти-әнигә хезмәт итәргә, яхшы кияү (кәләш) табарга кирәклек һәм сабый йоклаганда әни кешенең йорттагы эшләрне эшләве турында сөйләнә.
Әлли –бәлли ит, балам,
Сине бишеккә салам.
Сине бишеккә салгач та,
Үзем эшемә барам.
Кызым, кызым, кыз кеше,
Кызыма килер йөз кеше,
Йөз кешенең арасыннан
Сайлап алыр бер кеше.
Безнең татар халкында зур хөрмәт һәм ярату хисләре белән сабыйны йокларга сала торган урын да искә алына. Борынгы бабаларыбыз яңа туган сабыйны тирбәтү өчен махсус җайланма уйлап тапканнар. Ул – бишек. Аларның ниндиләре генә юк. Нечкә тал чыбыгыннан үргәннәре дә, агачны уеп ясалганнары да, тактадан сырлап ясаганнары да. Аларга әти кешенең, бабайның хыяллары үрелгән, өметләре, осталыклары, рухи дөньялары чагылган.
Бездә бишек әллә ничек
Талдан, җырдан үрелә.
Җылы бишек, җырлы бишек
Эленә өй түренә... (Р.Миңнуллин “Тал бишек” шигыре)
Эзләнүләрдән чыгып, бишек җырлары сабыйның психологик үсешенә, дөньяны танып –белүенә зур йогынты ясый икән дигән нәтиҗәгә килдем һәм бүгенге көн әниләренең сабыйларына бишек җырларын ни дәрәҗәдә башкаруларын ачыкладым. Үзебезнең урамда яшәүче күршеләр, туганнар, иптәшләрем арасында түбәндәге анкета сорауларына җаваплар алынды. Сораштыруда барлыгы 25 өлкән кеше: 15 әни, 10 әби һәм 5 иптәшем катнашты. Аларга түбәндәге сораулар бирелде.
Укучыларга : Сезгә әниләрегез бишек җырлары җырладымы?
Олыларга: Сезгә әниләрегез бишек җырлары җырладымы һәм Сез үзегезнең балаларыгызга җырладыгызмы?
Әйе | Юк | Кайчакта | |
Өлкәннәр | 15 | 2 | 8 |
Укучылар | 3 | 2 |
Анкета сорауларын анализлагач,шундый нәтиҗәгә килдем. Хәзерге заманда телевизорлар, ДВД лар, ПК лар,төрле дискалар, кассеталар булуга карамастан әниләр сабыйларына бишек җырларын барыбер җырлыйлар икән.
Икенче соравым мондый иде.
Сабый балага бишек җырлары җырларга кирәкме?
Әйе | Юк | Белмим | |
Өлкәннәр | 20 | 5 | |
Укучылар | 5 |
Нәтиҗә: күпчелек өлкәннәр һәм укучылар бишек җырларын җырларга кирәк дип саный.
Өченче сорау:
Бишек җырлары сабыйның алдагы тормышына йогынты ясыймы?
Әйе | Юк | Белмим | |
Өлкәннәр | 20 | 5 | |
Укучылар | 3 | 2 |
Нәтиҗә: бишек җырлары сабыйның алдагы тормышына йогынты ясый дигән нәтиҗәдә.
Укучыларга: Сез нинди бишек җырлары беләсез?
Өлкәннәргә: Сабыйларыгызга нинди бишек җырлары җырлыйсыз?
№ | Җыр исеме | өлкәннәр | Укучылар |
1. | Әлли –бәлли бәү итә... | 20 | 4 |
2. | Спят усталые игрушки | 5 | 5 |
3. | Спи моя радость, усни | 5 | 5 |
4. | Татар халык җырлары | 20 | |
5. | Йокла –йокла, йом күзең... | 15 | 3 |
Әлеге сораштыру нәтиҗәсендә мин кайсы җырларның иң популяр, ә кайсыларыны иң күп җырлануын ачыкладым. Болар хәзерге заман язучылары язган һәм популяр артистлар башкарган җырлар. Ә менә чын халык җырлары онытыла башлады. Хәзерге заман әти –әниләре белә торган бишек җырлары бик аз, шуңа күрә мин, халык һәм язучыларның әсәрләре кергән, күренекле җырчылар башкаруындагы бишек җырлары тупламасы төзергә булдым.
Йомгаклау өлеше
Әбиләребез еш кына болай дип әйтергә яраталар: “ Борын –борыннан ук халыкта яшәп килгән, без ишетеп үскән әхлакый тәртип кагыйдәләре югалды”.
Әйе, искелек дип сүгә –сүгә, без әлеге кагыйдәләрне дә, кешеләрне рухи яктан сафландыручы күптөрле гореф –гадәтләрне дә, тәрбияви яктан әһәмиятле булган дини бәйрәмнәрне дә оныта килдек. Мәктәпләребездә дә күп еллар буена халкыбызның теленә, мәдәниятына җитәрлек игътибар бирелмәде. Үз халкыбызның кызыклы, бай тарихын өйрәнә алмадык, үз төбәкләребездә үскән, белем алган бөек шәхесләребезнең исемнәрен ишетмәдек. Нәтиҗәдә, өлкәннәр әйткәндәй, олыга олы диеп, кечегә кече итеп карый белмибез, бәндәнең рәнҗешеннән,ананың бәддогасыннан курыкмыйбыз, күрше хакын, тол – ятимнәр хакын оныттык, туган телебездән: гореф –гадәтләр, дини йолалар югалу белән беррәттән, яшь сабыйларыбызның да күбесе бишек җырларын ишетүдән мәхрүм булып калды.
Хәзерге вакытта халкыбызның бишек җырларына нык әһәмият бирелә. Аларны иҗат итәләр, җыйныйлар, китап итеп бастырып чыгаралар. Ләкин җырларның кулланылышы әлегә канәгатьләнерлек түгел. Димәк, алар безнең игътибарыбызга мохтаҗ. Әйдәгез, бишек җырларына югалырга ирек куймыйк, үзебез өйрәник, якыннарыбызга җырлыйк.
Кулланылган әдәбият
Кушымта
Эчтәлек
Халык иҗат иткән бишек җырлары
Әлли-бәлли итәр бу Йокыларга китәр бу Бәү-бәү итеп, күз йомып Изрәп кенә китәр бу. Алма кебек тәгәрәп Үсеп буйга җитәр бу Абыйлары артыннан Казаннарга китәр бу Казаннарда укыгач Галим булып җитәр бу. Әлли-бәлли итәргә | Әлли – бәлли, куз нурым, Сандугачым, былбылым, Эниең, кайтса, тук булырсың, Сабыр итеп тор, улым. Әлли – бәлли итер бу, Үсеп буйга җитәр бу. Үсеп буйга җиткәчтен Ил сакларга китәр бу. |
Бишек җырлары шагыйрьләр иҗатында
Тал бишек
Бездә бишек әллә ничек
Талдан, җырдан үрелә.
Җылы бишек, җырлы бишек
Эленә өй түренә.
Җырлый бишек, елый бишек,
Жырлый- елый моңлана.
Әллә бишек, әллә инде
Бишектә яткан бала?
Бишеге дә үрелгән шул
Сөндә үскән таллардан.
Җырчы таллар, елак таллар,
Моңнар тама алардан.
Ул талларга ал таңнарда
Сандугачлар кунгандыр.
Әлли — бәлли, былбылым. Гамил Афзал шигыре. Жилләр дә тынган инде, |
Әлли- бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач.
Галим булып җитәр бу.
Йокла, улым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Г.Тукай
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү — бәү! Дәрдемәнд.
Халык иҗатына таянып язылган бишек җырлары
Слайд 1
Сабый тормышында бишек җырларының роле Эшләде: Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5 нче сыйныф укучысы Хәлиуллина Әдилә Рәсүл кызыСлайд 2
Максат : Бишек җырлары турында күбрәк белү, хәзерге чор әниләре балаларын йоклатканда нинди бишек җырларын куллануын ачыклау
Слайд 3
Бурычлар : 1. Әлеге темага туры килә торган әдәбият белән танышу 2.Сабый тормышында бишек җырларының ролен билгеләү 4 . Бишек җырлары туплаган брошюра ясау 3.Анкета үткәрү һәм нәтиҗәләр ясау
Слайд 4
Әлеге тема ны мин бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм.Чөнки кешенең интеллектуаль яктан үсеше белән бишек җырлары тыгыз бәйләнештә тора.
Слайд 5
Бишек җырларының үзенчәлеге Бишек җырлары барыннан да элек баланы тынычландыру, юату, тирбәтеп йоклату өчен хезмәт итәләр. Алар белем һәм тәрбия бирү көченә ия. Сабыйның тыныч булып үсүенә ярдәм итә. Бала әнисенең җырын тыңлап, аңа кушылып җырласа, үскәч, җыр сүзләрен кабатларга тиеш. Бишек җырлары аша сабый беренче мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте , үз халкының рухы, яңгырашлы теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләре белән очраша. Кешеләргә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата- ананы, туганнарны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.
Слайд 6
Бишек җыры (көе) – бишектәге сабыйны тирбәтеп йоклатканда, юатканда җырлана торган җыр (көй)
Слайд 7
Бишек – яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асма ятак яки йоклау урыны
Слайд 8
Нәтиҗә : 1 . Сораштырулардан күренгәнчә, хәзерге заманда телевизорлар, ДВД лар, ПК лар,төрле дискалар, кассеталар булуга карамастан әниләр сабыйларына бишек җырларын барыбер җырлыйлар икән 2 . Бишек җырларын җырлау кирәк. Ләкин хәзерге әниләрнең репертуарында хәзерге заман җырлары күбрәк 3. Хәзерге заманда бишек җырларына югалырга ирек куймаска кирәк. Шуңа күрә мин үзем өчен бишек җырларыннан торган брошюра эшләргә җыендым 4. Әйдәгез, бишек җырларына югалырга ирек куймыйк, үзебез өйрәник, якыннарыбызга җырлыйк. . .
Слайд 9
Йомгаклау Бишек җырларын тыңлаганнан соң мин шундый фикергә килдем: нинди генә бишек җырын алып карасаң да халыкныкымы ул яки авторлар тарафыннан иҗат ителгәнме аларның һәркайсында әйтергә теләгән бер фикер ята: бу баланың киләчәгенә якты өметләр баглау,аны авырлыклардан яклау һәм саклау теләге, сабый өчен җылы һәм уңайлы мохит тудыру, аны шул тирәлектә иркәләп, назлап үстерү теләге
Слайд 10
Кулланылган әдәбият: Бишек җырлары. “Мәгариф” 1993 Бишек җырлары. Казан. Тат.кит.нәшр. 2000 Балам – багалмам. Казан. “Татар китабы” 1997 Татар балалар фольклоры. Р.Ягъфәров. Казан. “Раннур” нәшр. 1999 Шигъри бишек. Р.Кукушкин. Казан. Тат.кит.нәшр. 1981
Четыре художника. Осень
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Заяц-хваста
Рисуем лошадь акварелью
Ручей и камень