Туган ягым хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagym_hikya.docx | 18.19 КБ |
Туган ягым
Туган ягым - Балтачым! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?! Мин яши торган авыл, мин иснәп үсә торган hава, тирәмдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, халык бәйрәмнәре, ачык йөзле,сабыр кешеләре. Болар барысы да мина бик кадерле. Нинди ямьле жирләр булмасын -үземнең туган төбәгемнән дә, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак жир юк.
Минем туган ягымда бик матур урын - тылсымлы күл бар. Күл тирәсендә яктыра башлауга , иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Баш өстеннән сөт кебек, мамык кебек жиңел томан күтәрелә. Яр буенда балыклар уйный башлый. Тирә - ягында нинди генә агачлар, үсемлекләр үсми. Яшел яфракларга күмелгән әрәмәлекләрдә хуш ис иснәп, матур чәчәкләр күреп йөрүе үзе ни тора! Болар бөтенесе дә кешеләр өчен, аларның бәхете өчен эшләнгән.
Шушындый бай, гүзәл табигатьле жирдә, әлбәттә, яхшы күңелле кешеләр яши. Безнең як кешеләре - искиткеч тырыш, эшчән халык. Алар элек-электән терлек асраган, жир сөргән, иген иккән. Шуңа да карамастан, үзенә - үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан. Авыр хезмәттән соң, кыр эшләре беткәч, халкым Сабан туе уздыра. Бу бәйрәмдә бик күп төрле милли уеннар уйнала. Бәйрәмнең иң күңелле hәм дулкынландыргыч өлеше - ат чабышы. Атларның hәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк итәләр. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп hәм кашыкка йомырка салып йөгерү – боларның барысын да фәкать Сабан туенда гына уйныйлар.
Әйе, минем халкым нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен онытмый.
Минем Балтачым чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан , сөекле Балтачым. Ә без синең, чәчәккә су сипкән кебек, яраткан су сибүчең - синдә яшәүче халкың булырбыз.
Ворона
Дерево в снегу
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Позвольте, я вам помогу
Как нарисовать осеннее дерево акварелью