Шагыйрьнең бәхетле һәм фаҗигале язмышы
Вложение | Размер |
---|---|
shagyyrlrnen_bhetle_hm_fazhigale_yazmyshy.docx | 23.12 КБ |
Шагыйрьләрнең бәхетле һәм фаҗигале язмышы
Бәхетле бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: «Син дөньяга килдең, син бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда”.
Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өмет белән ышанып карый. Чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Әгәр дә нәни сабыеның гөнаһсыз чиста күзләренә карап, аның кайчан да булса үз иленә, халкына кан-яшь алып килүче явыз җәллад яисә кемгәдер бил бөгүче мескен кол булуы күз алдына килсә, аның бәхетле буласына ышаныр идеме икән ана?
Ә нәрсә соң ул бәхет? Минемчә, бәхет ул - рухи байлык, сау-сәламәт булу, хезмәтең, тату гаиләң, якын дусларың, әти-әниең исән-сау булу, һәр туар таңны канәгатьлек белән каршы алу, булганына шөкер итеп яшәү, матди яктан мохтаҗ булмаудыр. Бәхет өчен дуслар да, тирә-юнь дә, әйбәт мөнәсәбәт тә, яхшы җәмгыять тә кирәк. Шушы төшенчәләр бер-берсе белән бәйләнеп бәхет касәсен тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, касәнең бер чите кителер иде.
"Тормышның ачысын татыганнар гына аның тәмен белә, үксеп елаганнар гына чын күңелдән көлә белә",- ди халык. Әйе, күрәсең, бәхет төшенчәсенә адәм баласы үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
Кеше язмышы. Берәүләргә ул матур һәм гаҗәеп тә уңайлы тормыш бүләк итә. Андыйларның гомере, тигез генә аккан елга суы сыман, үз көенә җайлы гына, рәхәт кенә уза бирә. Икенчеләргә бер-бер артлы авырлыклар кичерергә, кыенлыклар белән туктаусыз көрәшеп яшәргә туры килә. Мондыйларның тормышы бер ярдан икенче ярга бәргәләнә-бәргәләнә, шарлавыклар аша сикереп агучы тау елгасына охшаган. Бу затларга гомер буе каршылыкларны җиңә-җиңә, үзләренең дөньяда яшәргә хаклы икәнлекләрен һәрдаим исбатлап яшәргә туры килә.
Татар халкының рухын, җан җылысын чагылдырган, үзе исән чакта ук бөеклеккә, халкы тарафыннан танылуга ирешкән Габдулла Тукай нибарысы 27 ел яшәп калган. Аның тормышы җиңел булмаган. Һәр туган таң ятимлек ачысын сиздереп торган, рәхимсез язмыш балачакның истә калырдай рәхәт һәм ләззәтле минутларын да аннан кызганган. Җиде ел иҗат утында янып, милләтенә тугры хезмәт итеп яшәгән шагыйрь тормыш каршылыкларын да күп күргән, әмма хакыйкать өчен көрәштә үз-үзен аямаган. Тукай да бит җирдәге тормышның бөтен михнәтен, авырлыгын ябык җилкәләрендә күтәрә алган, тик сыгылып төшмәгән: җан һәм рух сафлыгын саклаган хәлдә, чиста, самими күңелле булып кала алган, тормышның һәр кыенлыгына җавап итеп, бу җиһанга, яшәешкә мәхәббәтен белдереп яшәгән. Күңеле нык җәрәхәтле булса да, усаллык һәм үч шагыйрь йөрәгендә һичкайчан урын ала алмаган. Тукайның бала чагы җиңел булмаган, ләкин шушы кыен тормыш артында аның күзгә күренми торган икенче дөньясы – саф күңеле, тормышны әкияттәгечә итеп күзаллавы, аның матур хыяллары булган.
“Исемдә калганнар” әсәрендә Тукай үз гомеренең “шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән” булуы турында язган. Бу аның әти-әнисез, тома ятим калып, бер кулдан икенчесенә күчеп яшәве белән бәйле икәнен беләбез. Ул зарланмый, сыкранмый, ә, киресенчә, һәр сабыйның күңеленә шәфкать-миһербан орлыгы салып калдырырга, бала күңелен төрле яманлыктан сакларга тырыша; тирә-якны күзәтә белергә, матурлыкны тоярга өйрәнә.
Тукайга берничә хатын-кызны әни дип атарга туры килә. Ул әнисе Бибимәмдүдәне бик аз хәтерли, ләкин ана назын, мәхәббәтен тоеп калырга өлгергән Тукай анасын беркайчан да онытмый. Анасы вафатыннан соң Тукай Казанда яши. Газизә әнисе Габдуллага бик җылы мөнәсәбәттә тора, аңа рәхим-шәфкать күрсәтә. Казандагы атаклы Ташаяк ярминкәсендә карусельдә утырып йөрү бәхете тәтемәсә дә, әнисе белән анда йөргәнннәрен, күргәннәрен шагыйрь бик матур итеп искә ала, әмма бу бәхет тә озакка бармый. Газизә авырып китү сәбәпле, Габдулла йомшак күңелле бу анасыннан да аерылырга мәҗбүр була.
Тиздән бабасы аны Кырлай кешесе Сәгъдигә асрамага бирә. Булачак шагыйрьне тугыз яшенә тикле тәрбияләгән Зөһрә дә аңа ана назын кызганмый. Габдулла биредә укырга-язарга өйрәнә, ныгый. Әмма Кырлайда яшәү чоры да тәмле төш сыман кыска була. Тукайның атасы ягыннан туганы – Газизә апасы – аны Җаекка алдыра. Кырлайдагы әти-әнисе белән аерылышу бик авыр булса да, аңа еракка, Җаекка китеп барырга туры килә. Үз әнисе дә, аны алыштырган башка аналар да Габдулла күңеленә иң изге орлыкларны – туган җиргә, кешеләргә булган мәхәббәт һәм ышаныч орлыкларын салып калдыра алганнар. Тукайга туган авылы Кушлавыч та, уйнап үскән Өчиле дә, “дөньяга күзен ачкан”, укырга-язарга, эшкә өйрәткән Кырлай да якын. Чөнки алар нәни Апушка гомер буена җитәрлек туган җиргә мәхәббәт ,көч һәм илһам биргән, бәхетле иткән.
Бәхетле бул, балам! Кайсы чорда булуга карамастан, кайсы ана үз баласына бу изге теләкне теләмәс икән? 1941 нче елның 22 нче июнь таңында илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер, сугыш сүзен дә әйтмәгәндер...
Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Никадәр ачлык , ялангачлык китердең син кешеләргә. Күпме кешеләрне бәхетсез иттең син. Син аларның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, тезләндереп, кешеләр өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары , аларның уллары бар.
Шундый улларның берсе – татар халкының патриотик улы – Муса Җәлил. Җәлилебезнең балачагы шулай ук бик авыр булган. Ишле балалы гаиләдә ашарларына икмәк тә булмаган. Бер дәрестә укытучы: “Җәлилов, син ни өчен дәресне тыңламыйсың?- дигән соравына : ”Апа, мин төшемдә икмәк ашаганымны күрдем”, - дип җавап биргән. Дәрестән соң укытучы Мусаны, өенә алып кайтып, икмәк белән сыйлаган, Бу Муса тормышында иң бәхетле мизгелләрнең берсе булган. Иптәшләре белән балыкка йөрү, әбисенең сөйләгән әкиятләрен тыңлау, редакциягә барып, шигырен сөйләп күрсәтү, Коръән сүрәләрен ятлап сөйләүләр - аның күңелендә бәхетле минутлар булып кереп калган. Яшьли укырга керүе, белемне тирәнтен өйрәнүе , олыларга ярдәмчел, сүз тыңлаучан булуы аны көчле рухлы, тәвәккәл, батыр ир – егет итеп үстергән, шагыйрьлек сәләтен ачкан.
Инде бәхетле булуга бер адым. Әмма аяусыз сугыш тагын егетне сынаулар алдына куйган. Көрәш, әсирлек, төрмәләрдә газап чигү, рәнҗетүләр... Юк, егет бирешмәгән. Бәхетле булу юлларын тапкан. Җиңүгә чакырып, шигырьләр иҗат иткән, туган иленә китапларын озаткан, илен сатмаган, халкына хыянәт итмәгән, туган илен яраткан.
Туган илнең язларын, шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән?! Тормышта әнә шулай язгы ташуга, язгы сулар ярсуына охшап яшәгән кешеләр бар. Әмма елгалардан аермалы буларак, андый кешеләрнең һәр көне, гомеренең бөтен агышы, барча гомере көчле ташу кебек була. Һичкайчан сүрелмичә, басынкыламыйча, үзенең киңлеген югалтмыйча шаулап аккан бер язгы ташу була аларның гомере.
Хәсән Туфанны да шаулап аккан әнә шундый язгы дәрья итеп күз алдына китерергә була. Ул - гаҗәеп талантлы шагыйрь. Әмма үзенең күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән йөрәкләрне сыкрата .
Туфан — Сталин төрмәләренең бөтен газабын кичергән, уналты ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Күпме еллар буе сөйгән хатыны Луиза Салиаскаровадан, яраткан кызларыннан аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын ул үзе генә белгәндер. Туган җир, туган ил күңелне үзенә тарта, ләкин өйгә кайту мөмкин булмый.
Луиза Салиаскарова ире Хәсән Туфанны уналты ел буена көтә.
Шушы уналты ел буена ике йөрәкне яшәткән, алга барырга көч биргән мәхәббәтнең, кызганычка каршы, азагы аянычлы бетә. Яңадан күрешергә насыйп булмый аларга. Кайта Хәсән. Тик өзелеп сөйгән хатыны, терәге, бөтен ышанычы булган Луизасы гына бу дөньядан китеп барган. Өзгәләнә шагыйрь, кат-кат күз алдына китерә,хатынына багышлап. «Иртәләр җитте исә», «Әйткән идең», «Сиңа», «Ромашкалар»... Никадәр саф, чиста ярату хисе, тугрылык аларда! дип, ачыну аша мәхәббәткә мәдхия укый. Чын мәхәббәте хакына тормыш ваклыкларыннан өстен булырга өйрәнә.
Әйе, буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гомер үтсә дә югалмый торган кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Бу кыйммәтле хәзинә - кешенең хезмәте. Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кеше яшәү мәгънәсен, бәхетен татый алмыйдыр ул. Минемчә Габдулла Тукай да, Муса Җәлил дә, Хәсән Туфан да чын бәхетләрен тормышта түгел, ә үз иҗади хезмәтләрендә тапканнар. Ә аларның бу иҗат җимешләре миллионлаган кешене бәхетле тормыш итәргә өйрәтә.
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Мост из бумаги для Киры и Вики
Простые летающие модели из бумаги
Мост Леонардо