«Табигатьне саклагыз!»
Вложение | Размер |
---|---|
vklad_v_ekologiyu_tatarskiy.doc | 31 КБ |
«Табигатьне саклагыз!»
«Табигатьне саклагыз!»… Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен аңлап бетерәбезме икән? Юк, аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава, чиста су дигән сүз генә түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Кешенең чиста сулы елга һәм күлләрен пычратуы, очсыз-кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерүе, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозуы, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулавы, авиация ягулыгының агулы калдыкларын туфракка бушатуы – болар тирә-як табигатенә салынган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң без, бөтен тереклек, көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, физиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Мин 10 сыйныфта укыйм. Без экология турында дәресләрдә, класс сәгатьләрендә бик еш сөйләшәбез, докладлар, презентацияләр, проект эшләре башкарабыз. Болар барысы да теория. Ә гамәлдә?
Минем туган авылым Саузбаш. Тирә ягы урманнар белән уратып алынган зур булмаган авыл. Бүгенге көндә Яңа Кабан мәктәбендә укыйм. Атна саен Саузбашны сагынып өйгә кайтам. Туган авылым мине нәрсәсе белән шулкадәр яраттыра, үзенә тартадыр, дип аптырыйсы юк. Һәр кешегә туган җирдә үзе калдырган эзләр, тәүге сукмаклар бик тә кадерле бит.. Безнең авыл яшьләренең иң яраткан урынны ул − җирле парк. Монда гүзәл каеннар үсә. Бик зур да түгел, әмма нык матур урын. Ял итү өчен эскәмияләр куелган . Ял көннәрендә монда яшьләр бик күп була. Шунысы аяныч, табигать кочагында ял итәргә яратучылар әйләнә-тирәлеккә битараф: ризык калдыкларын, пластик пакетларны, савытларны утырган урыннарында калдырып китәләр. Без класс белән һәр ел саен анда барып җыештырып кайта идек. Шунысы кызганыч, берничә көннән соң тагын шундый ук хәл... Җиләк-җимешләре, гөмбәләре, шифалы үләннәре белән сыйлый торган шундый юмарт табигатькә рәхимсезлек күрсәтү, аның изгелегенә явызлык белән җавап кайтару кебек күренешләр, саксыз мөнәсәбәт, инде болай да корып-кибеп барган Җир-ана каршында кичерә алмаслык җинаять дип уйлыйм мин. Табигать, ул бит сабый бала кебек, караганны, тәрбияләгәнне ярата...
Ә бит әле туган җирнең матурлыгы ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да. Болар барысы да яшәргә көч, суларга һава, тәнгә сихәт бирә. Нишләптер күпләр моны аңламый, әллә аңларга теләми...
Һәр гамәлебезне табигать белән килешеп эшләсәк, сандугач тавышы безнең урманнардан өзелмәс. Анда куян, төлке, кабан дуңгызлары, пошилар күп булыр. Табигать безне тәмле җимешләре, шифалы үләннәре безне төрле авырулардан дәвалар. Авылымның матурлыгы, чисталыгы бездән тора.
Заман авырлыкларына карамастан, милләтемнең киләчәге өметле булыр, халкымның мәдәнияте, теле мәңгегә яшәр, туган ягым күкрәп чәчкә атар, дип ышанам. Авылыбызда ил язмышын үз кулына алырдай, ышанычлы буын булырбыз дип өметләнәсе генә кала...
Северное сияние
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Рыжие листья
Машенька - ветреные косы
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка