Туган авылым
Вложение | Размер |
---|---|
regina_salimyanova.doc | 27.5 КБ |
Туган авылым
Туган авылым! Күңелемә шул чаклы якынсың, кадерлесең һәм изгесең син. Бәпкә уләнле урамнары да, кышкы суык бураннары да, диңгез кебек дулкынланып яткан иген кырлары да – барысы да күз алдымда, һәммәсе йөрәк түрендә.
Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булып эшләмәсен – күңеле белән ул туган якларыннан аерылмый. Башыңа кайгы килгәндә – кайгыңны уртаклашырга, чит җирләргә чыгып киткәндә – чагыштырып карага, җиңүләргә ирешкәндә – уңышларыңны күрсәтергә, көчең бетеп, арып егылганда – өр-яңа куәт алырга туган ягың кирәк. Ул сине аңлый, бервакытта да кире какмый.
Минем туган җирем Краснокама районы Яңа Кабан авылы. Яратам мин туган авылымны! Кереп адашырлык кара урманнарына, ярларыннан ташып аккан Агыйделгә, куе яшел чирәм болыннарына – сокланып туя алмыйсын! Картәнием сөйләве буенча сугыш елларында шул болын-урманнарында үскән кузгалак, балтырган, җиләк-бөрлегәннәр күпләрне туендырган, ачлыктан коткарган. Беренче үләннәр шыта башлауга, шуларга күз карашлары белән ябышып, күпме кеше ач үлемнән котылып калгандыр?!
Авылымның яме, аның кешеләрендә дә күренә. Минем картәниемне генә алыйк. Юк, ул күренекле галим дә, табиб та түгел. Ул – өч баласы өчен әни, биш оныгы өчен картәни. Бүгенге көндә дә ишек алды тулы кош-корт, бакчасында җиләк-җимешләре бик күп була. Картәнием тәмле-тәмле татар халык ашларын мичтә пешереп, безне сыйларга ярата. Ә чәк-чәкне ул туйларга, авылдашлары соравы буенча, пешерә.
Авылыбызда 14 милләт вәкиле тату яши. Милләтләр, болындагы чәчәкләр кебек, бер-берсен үзләренең милли традицияләре белән баеталар. Алар бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, һәр милләтнең үзенә генә хас һөнәрләре бар. Бәйләү, чигү өлгеләре дә төрлечә, аларның һәрберсе үзенчә матур, күз явын алып тора. Биюләре, җырлары да үзенчәлекле. Октябрь аенда Республика көнен билгеләп, мәктәптә һәр елны сыйныфтан тыш чаралар уздырабыз. Туган республикабыз турында шигырьләр ятлыйбыз, халкыбызның җырларын-биюләрен өйрәнәбез. Мәктәптә иншалар конкурсы, туган җиребезнең матурлыгын чагылдырган рәсемнәр бәйгесе дә мавыктыргыч үтә.
Сер түгел, күпмилләтле төбәкләрдә төрле чуалышлар да булгалап тора. Телевизордан шул хакта тапшырулар күреп калсам, куркып та куям. Ярый әле үзебезнең республикабыз тыныч. Халыклар дус-тату яшәгәч, безгә дә рәхәт.
“Ил яшәсә, тел дә яши”, - ди халкым. “Тел бирмәгән – ил бирмәс”,-ди ул. Бик дөрес әйтелгән сүзләр.
Һәр кешенең ана теле үзенә якын. Минем туган телем – татар теле. Моның белән чиксез горурланам. Беркемнең дә аны кимсетергә хакы юк. Ана сөте белән бирелгән милли телләребез яшәсен! Туган илебездә һәрчак тынычлык булсын! Төрле шартлаулар, куркыныч хәлләр булмасын. Туган халкым тату булсын! Ә безгә туган илебезгә кирәкле кешеләр булып белем алырга һәм тизрәк үсәргә генә кала.
Рисуем лошадь акварелью
Фокус-покус! Раз, два,три!
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Рисуем тыкву
Как нарисовать ветку ели?