Минем булачак һөнәрем
Вложение | Размер |
---|---|
kamalieva_gulnaz.doc | 29 КБ |
Минем булачак һөнәрем
Һәр гаилә - ул узе бер дөнья. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре, рухи байлыклары, традицияләре бар. Бер гаиләдә әнисе яхшы врач, икенче гаиләдә әтисе яхшы юрист, ә өченчедә – бабасы атаклы агроном. Ә мин әниемнең әтисе - картәтием белән горурланам! Ул - татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган!
Минем картәтием Зәки Сәхап улы Мәһәдиев Мөхәммәдия мәдрәсәсен гел яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм 1917 нче елны Укытучылар семинариясенә укырга керә. Аны тәмамлагач укытучы булып эшли башлый. Татарстан Республикасы аның туган җире булса да 30 нчы еллар шаукымы аны Башкортстанга күчәргә мәҗбүр итә, чөнки әтисен кулак итеп сөргенгә җибәрәләр. 1933нче елны аны Яңа Кабан мәктәбенә татар теле укытучысы итеп җибәрәләр. Сугыш башлангач, аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ә инде 1942нче елның октябрендә фронтка китә. Башта аны Уфадан ерак түгел урнашкан Алкинога сугышка әзерлек үтәргә җибәрәләр. Аның яшен һәм белемен исәпкә алып сержант дәрәҗәсе бирәләр һәм пулемётчылар бүлекчәсенең командиры итеп билгелиләр. Сталинград өчен барган сугышта ул каты яралана. Шул килеш, кар өстендә, тәүлек буена ята, шуышырга хәле булмый, каты суыктан аның аякларының бармаклары һәм сул үкчәсе туңа. Госпитальдә бик озак дәвалана.
Картәтием Белорусия һәм Прибалтика шәһәрләрен немец фашистларыннан азат итүдә катнаша, каты яраланып, инвалид булып демобилизовать ителә.
Сугыштан соң ул укытучы һөнәрен дәвам итә, завуч, директор вазифаларын үти. Башта Яңа Кабан, яңадан Иске Яньегет мәктәпләрендә эшли. Сугышта алган яралары төннәр буена сызлый. Шуңа карамастан, аның күңеле һич тә катмый. Аны укучылары басынкы, тыйнак холыклы, балаларны хөрмәт итә белүче укытучы итеп хәтерлиләр. Бигрәк тә аның сәнгатьле итеп Габдулла Тукай, Һади Такташ шигырьләрен укуын искә алалар.
Картәтием эшен ике кызы дәвам итте. Лиза Зәки кызы физика укытучысы булып, ә Светлана Зәки кызы математика укытучысы булып Яңа Кабан мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы эшләделәр.
Гаиләбез традицияләрен саклап, мин дә киләчәктә укытучы булырга телим. Дәресләрне заманча технологияләр кулланып үткәрер идем. Компьютердан файдалану - укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу.
Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, үз фәне өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, эшли белергә дә тиеш. Ә иң мөһиме, минемчә, кайсы дәвердә яшәсәк тә, укытучы һәрвакытта да сабыр холыклы, олы йөрәкле, гадел, үз һөнәренең остазы булып калырга тиеш!
Снеговик
Денис-изобретатель (отрывок)
Заповеди детства и юности
Для чего нужна астрономия?
Философские стихи Кристины Россетти