Исследовательская работа
Вложение | Размер |
---|---|
afzal.doc | 146 КБ |
Мамадыш муниципаль районы
“Минем эзем фәндә”фәнни – тикшеренү эшләре
Г.Афзал җыр текстларының поэтикасы.
Эшне башкарды: Мамадыш шәһәре 4нче
гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче Б
сыйныфы укучысы Фатыйхова Гүзәл
Наил кызы
Фәнни җитәкчесе: Мамадыш шәһәре 4нче
гомуми урта белем бирү мәктәбенең
I квалификация категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Шакирҗанова Диләрә Фазылҗан
кызы
2013
Эчтәлек.
Г.Афзал җыр текстларының поэтикасы.......................... 3-
III. Йомгак.....................................................................13
IV.Кулланылган әдәбият...............................................14
Кереш
Поэтика атамасының антик чордагы безнең заманаларга кадәр кулланылып килгән һәм еш кына бер-берләреннән шактый аерыла торган уннарча билгеләмәләре бар. Хәзерге вакытта киң таралыш тоткан бер мәгънәсе - әдәбият теориясенең стилистика, сюжет төзелеше, шигырь төзелеше мәсьәләләре карала торган бүлеге.[1]
Гамил Афзал җырларының поэтикасын нәкъ менә шигъри әсәрләр буларак анализларбыз.
Хәзерге татар шигъриятенең күренекле вәкиле булган Гамил Афзал ике дистәгә якын җырлар авторы буларак та билгеле.
Җырлы-моңлы Актаныш якларында туып, яшьли чит җирләрдә нужа күреп, авырлыкларга баш имичә, тормыш сынауларын үтеп, шактый урау юллар аша килә шигърияткә.
Г.Афзал үзенең балачак турындагы истәлекләрендә җырлар турында еш искә ала. Җырлар аның күңеленә бик яшьли үтеп кереп иҗатында да урын алганнар. Гамил Афзал – лирик шагыйрь.
Лирик поэзиянең үзенчәлекле төре – җыр жанры һәрвакыттагыча шигъриятнең һәм җәмгыятьчелекнең игътибар үзәгендә була.[2]
Лирик шигырь хисләрне бәян итү өчен языла. Аларның кайберендә тойгы, моң шулкадәр музыкаль ритмлы булалар ки, алар үзләренә көй сорап торалар, композиторлар аларга көй язалар. Әнә шулай шигърият белән музыка бергә кушылып җыр туа, әсәр җыр булып яши башлый[3] – дип язды җыр турында Ф.Хатипов.
Җыр бит ул телдән, күңелдән башкарыла торган әсәр. Ул йөгерек укылырга, тиз ятланырга тиеш. Шуңа күрә җыр өчен махсус язылган шигырьдә яңгырашлы рифма, төгәл ритм, гади дә, шул ук вакытта тирән дә булган шигъри эчтәлек, мөмкин кадәр кыска сүзләр, сюжетлылык, образлылык иң мөһим компонентлардан санала. Әлеге кагыйдәләрне шагыйрь яхшы тоеп эш итә белгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.
Халык шагыйре – Г.Афзал, Җ.Фәйзи, С.Садыйкова, М.Макаров, Р.Еникеев, Ф.Хатипов, Р.Нәгыймов һәм башка танылган композиторлар белән хезмәттәшлек итә. Г.Афзал белән алар арасындагы иҗади дуслык нәтиҗәсендә халкыбыз яратып тыңлый торган җырлар туа. “Газинур турында баллада” (Җ.Фәйзи), “Дөнья матур, дөнья киң”, “Әлли-бәлли, былбылым” (С.Садыйкова), “Татарстан таңнары” (М.Макаров), “Өф-өф итеп” (Р.Еникеев), “Авылым” (Р.Нәгыймов), “Гөлнарым”(Ф.Хатыйпов), “Гөлмәрьям” (И.Шакиров) һәм башка дистәләгән әсәрләр.
Шагыйрьдә әйтеп-аңлатып бетереп булмый торган моң яши. Кеше моңы. Табигать моңы. Бу моң шигырьдә тургай җыры булып һавага күтәрелә, урамнарда җыр булып йөзә, арыш кырларында рәшә булып агыла, үләннәрдә күз яше – чык булып яңгырый[4] - дип яза Нил Юзиев.
Менә шундый халык күңеленә иң якын, иң үтемле җырларының берсе “Авылым” җыры моның ачык мисалы булып тора.
Ай сүрелеп кенә көн яктыра,
Ядкәр итеп сагынып сөйләргә.
Өянкеләр сәлам әйтеп тора
Таң алдыннан искән җилләргә.
Сизгер сулар серле сандык кебек,-
Камыш төпләрендә моң тулы.
Юллар уйчан, зәңгәр күкләр биек
Һаваларда киек каз юлы.
Оныттылар, диеп үпкәләмә,
Карурманнар үскән илләрдә.
Сине сагынып җаннар өзгәләнә
Айлы әкият кебек төннәрдә.
Фәнн эшемнең максаты һәм бурычлары:
5. Г.Афзалның иҗатын һәм тормыш юлын тирәнтен өйрәнеп, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.
.
Төп өлеш
Г.Афзал – авыл баласы, табигать баласы. Ул табигатьне бик нечкә тоеп, садә һәм халыкчан итеп тасвирлый ала, тасвирлап кына калмый, аны кешеләр күңеленә якынайта, кешенең үзен табигать күзгә күренмәс җепләр белән бәйли, аларның берлеген искәртеп тора[5]-ди халык шагыйре Р.Фәйзуллин.
Җыр ул һөнәреңә, белемеңә, интеллектуаль дәрәҗәңә дә, кайда яшәвеңә дә карамый: моңландыра, шатландыра, сагышландыра, дәртләндерә, яшәргә рухландыра. Җырның халык арасында киң таралуы аркасында композитор белән шагыйрь популярлаша.
Дулкынланып тирбәлә җыр:
Сандугач кунмас инде.
Ямьле булса да торган җир
Туган җир булмас инде.
Сакта торам ил чигендә
Басмаган җир калмады
Кайда йөрсәм дә күңелдә
Татарстан таңнары.
(“Татарстан таңнары”)
Җыр бик аһәңле, моңлы. Туган якка табигатькә карата тирән мәхәббәт, җылы хисләр кичергән кеше генә шундый шигырь юлларын яза аладыр. Бу бөек хисләр Татарстан республикасына дан җырлау белән дә бәйле. Бер караганда, гап-гади итеп әйтелгән бу юлларга ничаклы тирән мәгънә салынган. Ә бу, үз чиратында аны кабатланмас һәм онытылмаслык әсәр иткән. Шундый ук көчле мәгънәгә ия булган көйгә салынып, җыр туган.
“Дөнья матур, дөнья киң” шигыре дә шагыйрьнең күңел түрендә туган иң нечкә ярату, кадерләү хисләренә төренеп иҗат ителгән.
Күктә кояш, җирдә гөлләр,
Алда юллар, юлда мин.
Күктә йолдыз, җирдә ярым
Сөйгән ярым гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң.
Дөньяның матурлыгы турында уйлануларга корылган шигырь юлларына көйне С.Садыйкова язган. Бу әсәрдә халык җырларына хас булган моң-сагыш бар:
Күктә нурлар, җирдә дуслар,
Дус янында кем ятим?
Күктә нурлар, җирдә шатлык,
Җирдә бәхет гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң.
Аларның халык җырлары үрнәгендә язылган тагын бер уртак иҗат җимеше “Әлли-бәлли, былбылым” җырын мисал итеп китерергә була:
Җилләр дә тынган инде
Күлләрдә томан инде.
Син дә йокла күз нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Г.Афзал җырга-моңга гашыйк кеше булгандыр, бу җырны ул, кызы Раузага багышлап яза. 1962 нче елда язылган җыр бик тиз генә популярлашып та китә. Без аны хәзер дә радио һәм телевидение тапшыруларында Венера Ганиева башкаруында яратып тыңлыйбыз.
Күк тулы йолдыз гына,
Ай йөри ялгыз гына.
Син дә йокла, йолдызым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Бал-шикәрдән тәмлесең
Күр төшеңнең тәмлесен
Ак көмештәй ай нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Җырның эчтәлегеннән күренгәнчә, шагыйрь табигать белән баланың эчке дөньясын бербөтен итеп бирә. Җил, күк, ай, йолдыз образларын уңышлы кулланып бер-берсенә бәйли. Җырның тагын бер үзенчәлеге шунда: ул да булса, халык җырларында киң таралган сурәтләү чараларының берсе – лирик эндәшләр: күз нурым, былбылым, йолдызым, ай нурым. Бу алым җырның куәтен тагын да арттыра төшә. Моңа мисал итеп, шагыйрьнең “Гөлнарым” (Ф.Хатыйпов муз.) һәм “Гөлмәрьям” (И.Шакиров муз.) җырларын да кертергә була. Инде алда әйтелгәнчә, поэтиканың төп элементларыннан берсе – композиция. Латин теленнән алынган бу атама, “төзү, тәртипкә китерү” дигән мәгънәгә ия, ягъни ул әдәби әсәрдә образларны бер-берсенә бәйләү, вакыйгаларны төп максатка ярашлы итеп урнаштыру, әсәрнең барлык элементларын сәнгатьчә оештыру чараларын һәм ысулларын эченә ала.[6]
Г.Афзалның вакыйгаларны эзлекле төстә бәян итүгә нигезләнгән җырларының берсе “Газинур турында баллада” (Җ.Фәйзи муз.):
Гөлчәчәкләр көйгән чор булган,
Явыз дошман килгән ел булган,
Газинурдай илнең батырлары
Ил бәхетен даулап ир булган.
Газинур, Газинур,
Таң таратты якты нур!
Матур уйлар уйлап,
Җиңү җырын җырлап,
Иптәшләрең кайтты юл буйлап.
Шагыйрьнең әлеге сүзләре аның үз иҗатын аңлау өчен дә ачкыч хезмәтен үти. Язучының биографиясе, үсү юлы үз халкының тормышыннан, үсү үрләреннән аерылгысыз. Шуның өчен җәмгыяттәге вакыйгалар, халыкның үткән тарихы, көрәш эзләре, үзе дә кичергән Ватан сугышы еллары – җиңүне якынайту өчен Магнитогорскиның корыч кою заводларында көненә уникешәр-унсигезәр сәгать фронтка корал әзерләүдә катнашу – болар барысы да Г.Афзал иҗатында зур чагылыш таба.
Дәһшәтле сугыш юлларында
Үттең син каушамас ир булып
Туплар тынды сугыш кырларында,
Даның калды илдә җыр булып.
Газинур, Газинур,
Таң таратты якты нур!
Илгә җиңү яулап,
Ташкын кебек шаулап
Кайткан батырларның даны зур.
Бу җыр Г.Афзал иҗатында Ватанга тугрылык, җиңү символы булып яңгырый.
Шагыйрь үз иҗатында халыкның тарихын, фәлсәфәсен, моңын чагылдырган лирик җырларга, аларның композицион үзенчәлекләренә, тел-стиль мөмкинлекләренә, олы фикерне һәм тойгыны төгәл итеп укучыга җиткерергә мөмкинлек биргән халык афоризмнарына киң таяна:
Шагыйрь күңеле төпсез кое түгел,
Ул күңелдә язмыш язылган.
Ышанмаудан килгән битарафлык.
Балта булып чаба өметкә.
Иң кадерле нигъмәт су икән.[7]
Г.Афзалның афоризмнарына таянып язылган бу мисалларын тагын әллә никадәр дәвам итеп булыр иде. Чөнки алар бик күпләр.
Г.Афзал әсәрләрендә сәнгатьчә сурәтләү алымнарының күп кулланылуы поэтик сөйләмнең эмоциональлеген тагын да күтәрә. Төрле тел чараларының, чагыштыру, эпитет кебек сурәтләү алымнарының традицион фольклор теле элементлары белән кушылып килүләре моны ачык күрсәтә. Мәсәлән: үрмәле гөлләр, фирүзә җилләр, ядкәр, сизгер сулар, серле сандык, киек каз юлы, айлы әкият һ.б.
Йомгак
Нәтиҗә ясап әйткәндә, Г.Афзал җырлары образларга бай, мәгънәле, халыкчан. Кыскасы, ул җырның матурлыгын, югары эстетикасын, эмоциональлеген тудыра торган поэтик алымнарны үз иҗатында оста файдаланган. Шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, ныклы иман кирәк. Шагыйрьнең иҗатын җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Ул сине тынлык белән сөйләштерә, карурманнарда адаштыра, Киек Каз юлларына алып менә, алиһәләр белән очраштыра. Гомумән, шагыйрьләрнең шигырьләре кешене дулкынландыра да, шатландыра, куандыра да һәм зур киңлекләргә очыра. Шагыйрь булган кеше хисчән, мәрхәмәтле, искиткеч матур күңелле һәм уйчан буладыр.
9
Кулланылганган әдәбият
Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. –Казан: Мәгариф, 2000. –б.202
10
Укучының Ф.И.О | Мәктәбе, классы. | Телефон | Адрес, индекс | Фәнни җитәкчесннең Ф.И.О. | |
1. | Фатыйхова Гүзәл Наил кызы | Мамадыш шәһәренең 4нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче б сыйныф укучысы | 89600710080 | Мамадыш шәһәре | Шакирҗанова Диләрә Фазылҗан кызы |
[1] әдәбият белеме сүзлеге / төзеде – ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар кит.нәшр., 1990.- Б.138.
[2] Т.Н.Галиуллин. Шигърият баскычлары. – Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2002. – 162б.
[4] Балачак әдипләре. Библиографик белешмәлек. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2002. – 10б.
2
[5] Балачак әдипләре. Библиографик белешмәлек. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2002. – 10б.
3
[6] Әдәбият белеме сүзлеге / төз. – ред. А.Г.Әхмәдуллин – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. – Б.72
4
[7] Мин әйттем. Татар язучыларының афоризмнары, хикмәтле сүзләре, фәлсәфи уйланулары. – Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2008. – Б.15.
5
Рыжие листья
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
Весенние чудеса
Попробуем на вкус солёность моря?
Кто грамотней?