Юк китап һәм бар китап.
Вложение | Размер |
---|---|
yuk_kitap_hm_bar_kitap.docx | 12.48 КБ |
Юк китап һәм бар китап.
Бәлки, берәр кеше монда сүз материал булган һәм булмаган китап турында барадыр дип уйлыйдыр. Әмма алай түгел.
Безнең заман - алга киткән технологияләр заманы. Электрон китап шуларның берсе. Һичшиксез, электрон китап бик кирәкле әйбер. Ул җинел, матур дизайнлы, зурлыгын да сайлап була. Кирәк вакытта зарядкага куй да, туйганчы куллан. Бармакларның җитез хәрәкәте белән кирәкле авторны һәм исемен җый һәм рәхим ит: әсәр синең алда. Әлбәттә, ул әсәрнең электрон варианты булса. Читтән карап торган кеше өчен син гади кулланучы, ә үзең маҗаралар илендә.
Әмма, һәрнәрсәнең “якты” һәм “караңгы” ягы бар. Берничә караңгы ягы: беренчедән – “Күзеңне бетерәсең, туры утыр!”. Бу бик күп ата-аналарның иң еш кабатлый торган сүзе. Заман техникасы җиңеллек бирү белән бергә сәламәтлек өчен зыян да китерә. Бигрәк тә күзләргә. Тагын иң кызык һәм кирәк вакытта зарядкасы бетәргә мөмкин һәм ул бер кирәксез әйбергә әйләнә дә куя. Болар объектив кимчелекләр.
Эстететик кимчелек: мондый китапларны тотып карап булмый. Күз белән күләмен, кул белән авырлыгын тоймыйсың. Битләрен ачканда алар кыштырдамый. Синең белән серләшмиләр. Бармак башы тоемлавы белән әсәрләнеп китап битләрен ачу, беләсезме, нинди ләззәтлек бирә. Әйтерсең лә, әдәби геройлар китап битләреннән сикереп төшәләр дә, синен дөньяңа чыгарлар, яки киресенчә, син алар белән бергә китап эченә кереп китәрсең кебек тоела. Татар бит тотып карамый ышанмый. Миңа да тотып карарга, тоемларга, исен иснәргә һәм серле бер тынычлыкта кыштырдатып китап битләрен ачарга кирәк. Сер итеп кенә әйтәм: әллә инде борынгы бабаларыбыз каны буенча күчкәнме, мин үземнән яшереп кенә соңгы битен дә укып куям кайчак. Ә менә электрон китаптан кәгазь исе килми. Һәр китапның үзенә генә хас исе була бит. Әйе,әйе! Бәлки сезнең моңа игъ- тибар иткэнегез генә юктыр. Әмма һәрбер китаптан үзенчәлекле ис килә. Бу фикерем белән китап куыган, аны яраткан кеше генә килешер. Ә укырга яратмаган кешегә китабы ни, исе ни.
Менэ шулай, электрон китап бар да, юк та.
Һәм тагын... Беренче сүзеннән, беренче битеннән үзенә җәлеп иткән, кызыксындырган, дөньяңны оныттырган, яналык һәм мәгълүмат, гыйбарәт, көнләшү хисе биргән, елаткан һәм көлдергән китап кына минем өчен бар китап санала. Буш, фикерсез, мәгънәсез, болганчык хәрефләр һәм сүзләр җыелмасы минем өчен китап түгел. Бу китап әллә бар, әллә юк. Бу минем фикер. Сез башкача уйлый аласыз.
Ахметшина Айгуль. 10 нчы сыйныф
Рисуем крокусы акварелью
Упрямый зяблик
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Снежная сказка
Сказка "Узнай-зеркала"