Әбием турында хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
ebiem_turynda.doc | 29 КБ |
Минем кадерле әбием
Кеше гомере- диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә. Ә дөнья, тормыш, яшәү барыбер матур. Шул матурлыкка кем соң башлангыч бирүче?
Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм һәр җирдә эзең калдыра алсаң, бел- болар барысы да газиз аналарның күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.
Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел- болар һәммәсе дә аларның йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, “балам, бәгырь итем” дип күргән ачы газап- михнәтләреннән.
Әйе, әлеге язмамда мин киң күңелле, ачык йөзле, зирәк, акыллы , җир йөзендәге бөтен күркәмлекне үзенә җыйган әбием турында сөйләп узарга булдым. Әбием- әнием Гөлзифага җан өрүче, аңа дөньяга аваз салырга булышучы олы йөрәкле ана, димәк, минем дә якты дөньга килүемнең сәбәпчесе буларак та кадерле миңа.
Әбием – Исламова Дөһедия Талип кызы 1934 елның 30 ноябрендә Кәзкәй авылында туа.Үсмер чактан ук аңа тормышның зур сынауларын узарга туры килә.Әбием 15 яшендә әти- әни назыннан мәхрүм калып, ятимлек ачысы татый. Әле ярый янда әнисенең сеңлесе Рабига апасы була.
Үзеннән кече сеңлесе өчен җаваплылык аны тиз олыгайта. Колхозда авыр хезмәт: кара таңнан торып фермада сыер саву, ындыр табагындагы кул хезмәте, басудагы иксез- чиксез эшләр яшүсмер кызны куркытмый. Әбием ныгый, аякка баса. Бабам Роберт белән гаилә корып җибәрәләр. Үз мәшәкатьләре белән гаилә тормышы башлана. Әбием белән бабам җиде балага тормыш бирәләр. Ни кызганыч, әле яши генә башлаган игезәк кызларын җир куенына салырга туры килә аларга. Балалар хакына барын да уздырып, алга таба яшәргә көч таба алар. Үз көчләре белән йорт җиткереп керәләр. Зуррак балалар кечерәкләрен карарга булыша, әти-әни кул астында эшкә өйрәнеп үсәләр, белем алып, тормышта үз юлларын табалар, гаилә корып, бабам белән әбиемне оныклар белән сөендерәләр.
Бик кечкенә чагымнан ук әбиемнәрдә кунакта булырга ярата идем. Әбием мине тәмле ризыклар белән сыйлый, акыллы киңәшләре белән күңелемә нур иңдерә иде. Рәхәт иде әбием янында. Аның назлы карашлары, йомшак куллары белән аркамнан сөюләре әле дә истә. Шуклансам җайлап кына орыша да белә иде ул. Иде дим, чөнки әбиебез юк инде, безне калдырып, бакыйлыкка күчте. Без аны бик сагынабыз, юксынабыз. Әбием һәрвакыт безнең күңелләрдә.
Исән чакта якыннарыбызның кадерен белик. Җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл икән ич, кеше дигән олы исемне йөртү- бәхет, , бер- береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә...
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Нуриев Гадел
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Ель
Швейня
Весенние чудеса
Почему люди кричат, когда ссорятся?