Литературно-публицистическая работа, посвящена национальной кухне казанских татар.
Вложение | Размер |
---|---|
garifullina.docx | 16.08 КБ |
Үзбәкләрнең – наны, әрмәннәрнең – лавашы,
татарларның юкасы бар!
Һәр милләтнең башкалардан аерылып тора торган билгеләре була. Милли бизәкләр, дисеңме, кием-салым, көнкүреш кирәк-яракларымы... “Татарлар” дигәч тә күз алдына өчпочмак, чәй, Казан кирмәне килүе хәзер үзенә күрә бер стереотипка әйләнеп китте. Чәй, камыр ашларыннан аерып булмыйдыр безнең милләтне.
Татар халкынына милли традицияләргә таянып ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.
Әмма татар милли кухнясы үзе генә үскән дип әйтү дөрес түгел. Милли ашларга күрше халыкларның – руслар, марилар, удмуртлар, үзбәкләрнең ашлары йогынты ясаган. Аларның үзенчәлекле аш-су серләре безнең татар ризыкларын тамырыннан ук үзгәртмәгән, әлбәттә, әмма кагылмыйча да калмаган.
Һәркемнең күңеленә яткан ризыклары була. Минем өчен юка – иң яратканнарымның берсе. Әлеге таба үлчәмендәге түгәрәк камыр ашын безнең тау ягында – Кошманда бик оста итеп ясыйлар. Безнең авыл осталары пешергән тел йотарлык юканы бер авыз иткән кеше андыйны инде бүтән бер кайда да ашый алмаячак. Чит авыллардан, районнардан, төбәкләрдән махсус сорап килеп ясаттыручылар да бар хәтта! Юкабызның кабатланмас булуына шушы дәлил түгелме инде?!
Үз тарихы белән Урта Азия якларына барып тоташкан бу камыр ризыгы җиңел әзерләнә. Әмма аның төгәл рецептын Интернеттан табам димә. Юка пешерүдә һәр останың берәүгә дә әйтелми торган үз сере була. Юканы кияү йортына килгән яшь киленнән пешере белергә тиеш. Бу - уңганлык, тырышлык билгесе булып тора. Димәк, кияү кәләшне сайлап ялгышмаган! . Килен төшәсе йортларга да, яшь парның тормышлары түгәрәк, бәрәкәтле булсын, дип пар юкалар пешереп бара торган булганнар икән.
Үземнең күршеләрем арасында юка пешерү осталары, туганнарым арасында да алтын куллы апам бар. Менә аларның юкасы телеңне йотарлык инде! Кошман авылыннан читкә китеп, нәкъ менә шул юка исен, юка тәмен сагынып кайтам мин. Юка – туй, Коръән ашларының күрке, никах мәҗлесләренең хөрмәтле сые. Гомумән, аннан башка бер аш та узмый безнең якта. Ә аны ашаганда тулы бер йоланы истә тотмалы: юканы беркайчан да кисмәскә! Аны башта икегә, аннан дүрткә бөкләп, сындырып ашыйлар. Бу “эш” юканы “каплау” дип атала. Күпереп пешкән тәмле сыебыз чәй өстәленә дә, токмачлы аш янына да бара.
Инде безнең якның тәмле сые ничек пешә икән дип баш ватасыздыр? Бөтен серләрне дә ачмыйча, пешерү тәртибен язам. Ә серләре күп аның... Камырны “һавалы” итүләре, арка тире чыкканчы камыр басулары...
Он, чүпрә, май, йомырка кушып, камыр басарга кирәк. Аннары камырны җылы урынга куясы һәм “күзе ачылганын” көтәсе. Камыр күтәрелергә, кабарырга тиеш, моның өчен сабырлык һәм бераз вакыт сорала. Булды! Беренче эш итеп камырны бүләләр дә, кечкенә генә түгәрәкләр ясап чыгалар. Аннан шуларны түгәрәкләп җәяләр. Токмач җәймәсен җәйгән кебек. Табаны да алдан әзерләмәле. Җылытып майларга кирәк аны. Соңыннан табага җәймәне салабыз, утка куябыз. (Юканы мичтә дә, духовкада да пешерәләр. Шәхсән үземә мичтәгесе ошый. Юка өстенә төшкән күмере дә булса, телеңне йотарсың!). 7-8 минутта тәмле сыебыз әзер була. Юкаларны тактага берәм-берәм тезеп барырга , аслы-өсле куярга ярамауны истә тотарга кирәк.
Икмәк кебек кадерле саналган камыр ризыгыбыз әзер! Ашларыгыз тәмле булсын!
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Ледяная внучка
Лист Мёбиуса
Нарисуем попугая цветными карандашами
На берегу Байкала