Фирзәр бу сочинение өчен "Парламент дәресе" кысаларында уздырылган сочинениеләр конкурсында муниципаль этапта 1нче урын яулады. Республика күләмендә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Вложение | Размер |
---|---|
geroylar_beznen_arada.docx | 13.86 КБ |
Геройлар безнең арада
Мин Ямаширмә мәктәбенең 5нче сыйныфында белем алам. Быел мин “Сугышчан Дан” музеенда эшләп килгән “Яшь эзтабарлар” түгәрәгенә йөри башладым. Җитәкчебез безгә авылыбызда яшәгән хәзерге заман геройлары турында мәгълүмат тупларга кушты. Хәзерге тыныч тормышта андыйлар бармы икән дип аптырашта калдым. Эзләнү эшем мине авылдашым Ринас абый белән очраштырды.
Язмамда 1990 нчы елгы Коркачык авылы егете Мөхетдинов Ринас Фәргать улының армия хезмәтендә күрсәткән батырлыгы турында язарга телим. Ринас абыйга бары тик 27 яшь кенә, ул һәрчак шат күңелле, гел елмаеп тора. Әти-әнисе янында матур гына яши, тырышып эшли. Аңа карасаң, тормышында гел шатлыклы вакыйгалар гына булган дип уйлыйсың. Алай түгел икән шул...
Моннан 6 ел элек Мөхетдинов Ринас Байкал аръягындагы Чита шәһәрендә инженерлар гаскәренең саперлар полкында хезмәт итә. Ул анда сугыш кирәк-яракларын үтильләштерү һәм полигонда шартлаткыч матдәләрне эзләү белән шөгыльләнә. “Чита шәһәрендә бик салкын, обедта, яңгыр, кичкә кар ява иде, дымлылык югары”- дип, искә ала Ринас абый. Көннәрдән бер көнне аларны чираттагы сынауларга җибәрәләр. Ул 33нче ноктада була, аның белән тагын 3 солдат һәм 1 офицер. Снарядларны аларга китереп тапшыралар. РС снарядларының зурлыгы 1 метр, хәтта 1,5 метрлысы да була. Солдатлар әлеге снарядларны җайлап кына җиргә тигезләп салалар. Танкларга каршы снарядлар кулланышка 1967-1979 нчы елларда чыга. Аларын уртага куеп калдыралар, чөнки әлеге снарядлар иң зур куркыкыч тудыра. Әлеге кораллар арасында граната F-1, минометлар, самолеттан җибәрелә торган миналар да була. Офицерлар дөрес өелгәнме икәнен тикшерәләр, чөнки 1 ящик тротил ярты авылны юкка чыгарырга мөмкин. Дөрес өймәсәң, дөрес шартламый. Шартлау барышында үзеңне сугыш кырындагы кебек сизәсең, хәтта җир убыла. Шартлап бетмәгән миналар бик куркыныч, алар тавыш чыгарып утыра. Ринас абый кинәт шундый шартламаган мина тавышы ишетә һәм кичекмәстән офицерга хәбәр итә. Вакыт чикле булу сәбәпле, командир Ринаска бу эшне ахырына җиткерергә әмер бирә. Батыр егет, эчендәге куркуны җиңеп, әлеге миналарны зарарсызландыра. Шул вакыт ул гомернең һәр минуты кадерле икәнен аңлый. Эшенең асылына төшенгәч, яңа килгән солдатларга да миналарны зарарсызландырырга өйрәтә әле ул.
“Мондый сынаулар вакытында кеше гомеренә куркыныч яный торган аяныч хәлләр дә булды,- дип искә алды Ринас абый. - Иптәшебез Денис исемле егет шартлаулар вакытында, минага эләгеп һәлак булды. Кызганыч, 3 айдан ул хәрби хезмәтен тәмамлап, өенә кайтырга тиеш иде.”
Шартлау куркынычы булган әйберләрне эзләп табу һәм зарарсызландыру бурычларын башкарганда күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рядовой Ринас Мөхетдинов Россия Федерациясе Оборона министры боерыгы белән “Миналарны арындырган өчен” дигән медаль белән бүләкләнә. Бу медальне, солдат фотоларын һәм газетада чыккан мәкаләне Ринас абый миңа да күрсәтте.
Әтием: “Тормышта һәрвакытта да батырлыкларга урын бар!”-дип әйтергә ярата. Мин бу сүзләрне үземчә аңлап, көрәш түгәрәгенә язылдым, инде район, республикакүләм ярышларда катнашып, милли көрәш буенча абсолют батыр булдым, грамоталарым, медальләрем шактый. Үземне көрәш батыры итеп тоям. Бары тик Ринас абый сөйләгәннәрне тыңлагач кына, чын батырлыкларга бүгенге көндә дә урын барлыгын аңладым. Батырлык сугыш вакытында гына эшләнми икән бит. Мин дә киләчәктә Ринас абый кебек чын батыр булырга телим. Кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле булсаң, Ватан өчен файдалы эшләргә һәрвакыт урын табылыр.
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Попробуем на вкус солёность моря?
Усатый нянь
Красочные картины Джастина Геффри
Два петушка