Творческий литературный рассказ о лесе
Вложение | Размер |
---|---|
urman1111.doc | 39.5 КБ |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
“НӨНӘГӘР ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”
Керим әле урманнарга
Мәҗитова Гүзәл Илнаровна, 12 яшь
Җитәкчесе : Фазулянова Л.И. –
югары квалификацион категорияле
биология укытучысы
2017
Арча районының Лесхоз бистәсендә туып-үскән Әнисә әбием еш кына үзенең балачагын, яшьлеген сагына. Урман кызы шул ул, кечкенәдән урманга терәлеп торган авылда үскәнгә, бик күп үләннәрнең файдалы үзлекләрен белә . “Аз күләмдә - дәва, файдасын арттырсаң – агу”,- ди әби. Мине дә өйрәтә ул үләннәр телен аңларга.
“Урман – ул үзе бер аптека. Аның серләрен белгәннәргә бернинди дару да, санаторий – курорт та кирәк түгел”, - ди әби. Шкафны ачып җибәрсәң нинди генә үләннәр юк безнең... Менә бу банкада - май аенда җыйналган каен яфрагы. Аны чәй итеп эчү бавыр, бөер һәм эчәкләргә шифа була. Монысы - Үҗәл елгасыннан җыелган хуш исле зәңгәр мәтрүшкә. Салкын тиеп авыртканда бу банканы ачып җибәрсәң генә дә бөтен өй эченә сихәтле җәй исе тарала. Бу мәтрүшкәне теләсә кайсы вакытта җыярга ярамый, ә чәчәкләре бөреләнеп менә-менә ачылам дип торганда җыярга кирәк икән. Түрдә - безнең күздән яшерелгән пыяла шешәдә - түндербаш төнәтмәсе. Бу төнәтмә яман чирдән дәва икән. Әбием бик оста ясый аны. Җәй көне Норма, Түнтәр, Каенсар авылларыннан кадәр килделәр аны сорап. Әбием саран түгел – бирә әлбәттә. “Файдасы гына тисен”,-ди. Ничек эчәсен дә белә ул. Кайбер кешеләр инде ничә еллар рәттән шушы төнәтмәгә дип махсус киләләр безгә. Кызыл капкачлы банкада – кипкән шомырт. Эч киткәндә шуны кайнатып эчәбез. Яшел капкачлы банкада үги ана яфрагы – ютәлдән, пластмасс капкачлыда – артыш җиләкләре – баш өянәгеннән...
Минем тагын бер әбием – Раушания ( әниемнең әнисе ) әбием дә - “урман кызы”. Районыбызның урман куенына урнашкан гүзәл табигатьле Нормабаш авылында туып-үскән ул.
Безгә балачагын сөйләгәндә ул да урманны еш искә ала. Шунсыз булмый да, урман – ул аның балачагының аерылгысыз бер өлеше. Урман… Үз кануннары, законнарына гына буйсынып яши торган аерым бер дөнья бит ул. Авыл җирендә торсам да, урманга бер генә барганым бар минем. Ерактан бик куркыныч булып күренгән урманның эченә кергәч, андагы гүзәллеккә хәйран каласың... Авылда яшәмәгән, һич югы ялларына авылга кайтмаган кешеләргә урманның бөтен матурлыгын аңлатып бетереп тә булмый торгандыр.
...Миңа биш яшь. Җәйнең бик матур бер көне. Тук башаклы арыш басуы буйлап йомшак бәбкә үләне каплаган сукмактан әбием белән урманга юл тоттык .Әбиемнең озын күлмәге, ап-ак яулыгы җилдә җилферди. Ул авыз эченнән генә дога укый, ә мин тирә-як белән хозурланам. Әнә якында гына гаскәр кебек агачлары белән урман үзенә дәшеп тора. Баш өстендә бер кош сайрый – бик биектә бәләкәй генә нокта булып күренә ул.Әбием: “Сабан тургае ул, кызым”, - ди. Армый – талмый көннәр буе ничек шулай сайрый икән бу бәләкәй генә җан иясе?! Күрәсең, табигать матурлыгына ул да шулай сокланадыр. Ә күк йөзе ачык зәңгәр төстә, очсыз – кырыйсыз. Анда – санда җиңел мамык өемедәй ак болытлар күренә. Аларны иркәләп сыйпыйсы, тотып карыйсы килә. Менә, ниһаять – урман.
Урманны кем генә яратмый микән?! Мөгаен, андый кеше юктыр. ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман - илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик-бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән – берсе матур сүзләр эзлибез. Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә, урманның файдасы да бик күп. Ул без сулый торган һаваны сафландыра, тузанны чистарта. Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакытта да саф була.
Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә. Яраткан саен яратасы килә. Безнең якларда катнаш урманнар киң таралган. Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.
Рисуем "Ночь в лесу"
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Марши для детей в классической музыке
Басня "Две подруги"
Рисуем ананас акварелью