Аналар көненә сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
Әнкәйләр турында сочинение | 15.45 КБ |
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Түбән Яке гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Инша.
“Әнием - кадерлем.”
Эшләде: 9 нчы сыйныф укучысы
Юнысов Булат Ринат улы.
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Вәлиәхмәтова
Әлфинә Хоснулла кызы
Әнием - кадерлем.
Ана -
Бөек исем.
Нәрсә җитә Ана булуга?
Хатын - кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке Ана булуда!
Һ.Такташ.
Ана! Күпме шагыйрьләр, күпме язучылар кабатланмас әсәрләрен сиңа багышлаганнар. Әле языласылары күпмедер? Синнән дә кадерле, синнән дә бөек,синнән дә ягымлы тагын нинди сүз бар соң , Әни ?! Бер Аллаһкынадыр , мөгаен...
Минем әнием - барлык әниләргә караганда да тырыш, игелекле, мәрхәмәтле зат.
Безне, өч баланы, кеше итеп олы юлга чыгарыйм, мохтаҗлык кичермәсеннәр дип, көн - төн тырыша ул.Иртән , файдалы, туклыклы ризыклар әзерләп, әтиемне - эшкә, сеңелемне - балалар бакчасына, мине - мәктәпкә озата. Көне буе эшләп арыса да, кайтып, безне тәмле ризыклар әзерләп сыйлый, тормыш - көнкүреш мәшәкатьләренә чума, кич җиткәч, дәресләр хәзерләшә. Үзенә вакыты без йоклагач кына җитә аның. Шуңа да карамастан, аның беркайчан зарланып утырганын күрмисең. Менә шундый ару - талуны белмәс кеше инде ул минем әнием. Хәлемнән килгәнчә,аңа мин дә ярдәм итәргә тырышам.
Әнием - авылыбызның хөрмәтле кешеләреннән берсе. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирә. Укытучылар коллективында да аның абруе зур. Кем турында сүз барганын белдегезме инде? Әйе, минем кадерле әнием - Гөлсирә Вакыйф кызы Юнысова. Мин аның белән чын күңелемнән горурланам. Аның йөзенә кызыллык китермәс өчен, барысын да эшләячәкмен.
Газета - журналларда еш кына балаларының әниләрен гомер иткән өеннән куып чыгарулары, аның чит - ят кешеләрдә кунып йөрүе, ахырда, авылдашларыннан читенсенеп, картлар йортына китүе турында күп языла. Мондый язмаларны укыганда, егет кеше булсам да, ирексездән күзләремә яшьләр тыгыла. Ничек итеп үз әниеңнән шулай көләргә мөмкин?! Ул бит сиңа гомер бүләк иткән; төн йокыларын калдырып, сине баккан; ашаткан - эчерткән, киендергән, кыскасы, кеше иткән! Ничек Ана каргышы, Ана рәнҗеше төшүдән курыкмыйлар икән?!
... Берәү рәсүлебез каршына килеп : " Мин, әниемне җилкәмә атландырып, Хаҗ сәфәре кылдырдым. Миңа Җәннәт ишекләре ачыламы?" - дип сораган. Рәсүлебез : "Юк, әле синең бу гамәлең әниеңнең сиңа гомер бирүе белән генә тиң, " - дип җавап кайтарган.
Әйе, кадерле кешеләребезгә нинди генә яхшылык эшләсәк тә, аз булыр кебек. Әнкәйләребезне олылыйк, кадерлик, рәнҗетмик. Җәннәт - Аналарның аяк астында!
Тигрёнок на подсолнухе
Как нарисовать небо акварелью
Рукавичка
Несчастный Андрей
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?