Сочинение "Юл хаталарны кичерми"
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_ddtt.doc | 685.5 КБ |
Татар халкында борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда “Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән – сау кайттыңмы?” дип каршы алу. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Бүгенге көндә юлларга чыгу, аны хәвеф–хәтәрсез, исән – имин үтәр өчен тиз фикер йөртә белү, тирән белемнәр, аларны дөрес куллану күнекмәләре кирәк.
Юллар, юллар... Елның төрле вакытында, һава торышы нинди генә булуына да карамастан юлларда көчле хәрәкәт: машиналар чаба, велосипедларда йөриләр, җәяүлеләр каядыр ашыга. Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да бик мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт хәлакәтләренең 25 %-ты җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозу белән бәйле.
Бигрәк тә кыш көне юлда күрү начарая. Еш кына күрү алдаулары була: басып торучы әйберне хәрәкәт ясаучы дип күрергә була һәм киресенчә; якын әйберне еракта итеп күрергә булла һәм киресенчә.
Караңгыда аеруча игътибарлы булыгыз. Тәүлекнең караңгы вакыты гына юлда тоткарлык түгел. Якты кояш һәм ап-ак кар да җәяүлене күрергә комачаулый. Алар якты тап эффектын булдырып, машина йөртүчене дә, җәяүлене дә "күзсез итәләр”. Шулай итеп, юл хәрәкәтендә барлык катнашучылар да игътибарлы булырга тиеш.
Юлга чыкканда, без дә әти- әниләребездән калмаска тырышабыз.. Ә балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң яклаучысызлары булып санала. Чөнки өлкәннәр куркыныч килүен шунда ук аңышып, үз–үзләрен саклап кала ала, ә бездә бу хис әле үсеш алмаган. Шуңа юл һәлакәтләрендә балаларның зыян күрүендә күбесенчә өлкәннәр гаепле. Уйлап кына карагыз, ел да күпме бала юлда зыян күрә, һәлак була. Россиядә, Татарстанда гына түгел, үзебезнең районда да балалар катнашында юл һәлакәтләре очрап тора.
2011 нче елның 12 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 597 юл- транспорт һәлакәте , шулардан җәяүле балалар катнашында 219 юл- транспорт һәлакәте теркәлгән. Балаларның 11 үлгән, 315 төрле тән җәрәхәтләре алганнар. Үзебезнең Питрәч районында да мондый хәлләр , кызганычка каршы, очрап тора. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында 2 бала үлде. Үзебезнең авылда укучыларның җавапсызлыгы аркасында мотоцикл белән бәрелешеп 2 укучы төрле тән җәрәхәтләре алдылар.
Күпме йөрәк җәрәхәте, күз яше, бала күңеленә авырлык. Иң аянычы шул: бу хәлләрне булдырмый калуның өлкәннәрдән торуын үзебез дә яхшы аңлыйбыз. Югыйсә, күп әйбер дә соралмый, бары тик машинага балаларны тотып торучы җайланмаларны куярга, юлга чыккач юл йөрү кагыйдәләрен генә бозмаска кирәк..
“Ата-аналар үзләренә кыйммәтле машиналар сатып ала, ә балаларга автокреслоны кыйммәт дип алуны кирәк санамый. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре ата-аналарның җавапсызлыгын исбатлый”, - ди Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Рифкат Миннеханов.
Юл- хаталарны кичерми. Әйдәгез, өлкәннәр дә, без- балалар да бу турыда онытмыйк! Юлга чыккач юл йөрү кагыйдәләрен истә тотып кына йөрик!
Хәерле юл җәяүлеләр! Хәерле юл машина йөртүчеләр!
Эшләде: Евстафьев Никита, 13 яшь
Җитәкче: Вараксина Марина Анатольевна
2012 нче ел.
Мать-и-мачеха
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Груз обид
Астрономический календарь. Январь, 2019 год