Яраткан табибәм.
Вложение | Размер |
---|---|
yaratkan_tabibm._zagidullina_kamilla.doc | 33 КБ |
Яраткан табибәм.
Бу салкын кыш көне иде. Мин арткы партада утырам. Укытучы тактада язган сүзләрне, саннарны начар күрә башладым. Кайтып әниемә сөйләдем. Икенче көнне без күз табибына барырга сөйләштек. Шифаханәгә килдек, ягымлы табибә ханым күзләремне тикшерде. Аннан соң алар әнием белән озак кына сөйләштеләр. Табиб бүлмәсеннән чыккач, без кибеткә кердек. Әнием миңа конфет, шоколадлар сатып алды. Юлда әниемнән табибның ни әйтүен сорадым. Ул бер дә шатландырырлык хәбәр җиткермәгән икән. Миңа күзлек кияргә һәм лазер белән дәваланырга кирәк дип, юллама биргән.
Мин бик каты борчылдым, еладым. Шулай да, кирәк булгач, икенче көнне кибеткә барып күзлек сатып алдык. Миңа бик күңелсез булды, миннән көлерләр дип уйладым. Монысы өчен юкка борчылганмын булып чыкты. Вакыты җиткәч, лазер белән дәвалану курсына да курка –курка гына килдем. Безне табибәм Гөлназ Рәхимовна каршы алды. Дәвалау барышында ул мине тынычландырыр өчен төрле әкиятләр, тормыштан алынган вакыйгалар сөйли иде. Аның ягымлы тавышын тыңлап, мөлаем йөзенә сокланып ун сеанс үткәнен сизми дә калганмын.
Хәзер күзләрем яхшырак күрә башлады. Билгеле, әле миңа давалау курсын тагын узарга туры киләчәк. Мин монардан бер дә курыкмыйм. Күзлек кияргә дә оялмыйм. Боларның барысы өчен дә яраткан табибәм Гөлназ Рәхимовнага чиксез рәхмәтлемен.
Заһидуллина Камилә, 5нче сыйныф
Карандаши в пакете
Одна беседа. Лев Кассиль
Прекрасная химия
Пока бьют часы
Астрономический календарь. Июнь, 2019