Инша.
Вложение | Размер |
---|---|
insha.doc | 39.5 КБ |
ТР Казан шәһәре Совет районы
159 нчы лицей
Табигать – туган йортыбыз.
(инша)
Иншаны язды: 159 нчы лицейның
8 нче А сыйныфы укучысы
Хөсәинов Ринат Дамир улы.
Җитәкче: I категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Галимуллина Лилия Фәргат кызы.
Табигать – туган йортыбыз.
Әй, туган җир, җавап бир син миңа,
Нигә кими булган матурлыгың?
Байлыкларың кими, бетә нурың,
Көрәшергә җитмәс батырлыгың?
Безнең борынгы бабаларыбыз, дөньяның байтак почмакларында яшәп карап, моннан мең еллар элек хәзерге шушы җиребезгә Идел белән Чулман кушылган төбәккә килеп утырганнар. Табигый матурлык ягыннан гаҗәп җирләр! Әле хәзер дә безнең туган ягыбызның үзенчәлекле гүзәллеге сокландыргыч, ә моннан күп гасырлар элек” табигатьнең кәләш кенә чагында” бу якларның табигате нинди генә булмагандыр! Җиләк-җимешле, киек-җанварлы урманнары, чәчәкле, сандугачлы-тургайлы болын-тугайлары дисеңме.
Табигатьнең кәләш кенә чагы,
Ул өләшә бүген бүләк итеп
Яланнарның чагу балкышын,
Күкнең чыңлап торган зәңгәрлеген.
Агачларның яшел алкышын.
Җилен, гөлен, җырын, бар кошын.
Кеше гомеренең иң гүзәл сәхифәләре, җуелмас тирән эз калдырган истәлекле мизгелләре табигать белән бәйле. яшел чирәмгә омтылабыз. Күп тә үтми, ныгый төшкән тәпиләрең сине аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән яшел болынлыкка, каз-үрдәкләр йөзеп йөргән агымсу буйларына алып төшә. Анда исә – мәһабәт таулар тезмәсе, бөтен офыкны иңләгән, иге-чиге күренмәгән кара урманнар. Җир-ана үз баласына торган саен күбрәк серләрен ача, гүзәллеге белән сихерли, әсир итә.
Табигатьнең һәрнәрсәсе газиз, кадерле безгә. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки кешенең үзен табигать барлыкка китергән. Табигать – безнең яшел бишегебез.
Без барыбыз да табигать балалары. Адәм баласы үзе табигатьнең бер өлеше, кабатланмас бер кисәге. Ике арада үзебез дә сизмәгән гармония бар. Ул кешелек дөньясы яралганнан бирле килгән. Кешеләр гомер-гомергә тирә-як мохит белән тыгыз элемтәдә торганнар, табигать кочагында яшәгәннәр. Табигать аларны тукландырган, киендергән, җылыткан, савыктырган. Кулына балта тотып, урманда утын әзерләгән кеше, мылтык тотып ауга барган, елга-күленнән балык тоткан. Табигатькә моннан бернинди зыян да килмәгән, ә хәзер?..
Җир – куе урманнар, хуш исле чәчәкләргә күмелгән болыннар, алтын башаклы кырлар. Әлеге әйтелгәннәр барысы да әнә шул җир дигәнгә керә. Ә су? Эреле-ваклы көзге кебек күлләр, чишмәләр.
Рус язучысы “Ал чәчәк” исемле гүзәл әкият авторы С.Аксаков сүзләре белән әйткәндә, “Табигатьнең бөтен яме – су!”. Зур су хыялларны канатландыра, ерак җирләргә өнди, бүтән халыклар таныштыра, аралаштыра. Менә нәрсә ул Су дигәннәре! Су ага, димәк, хәрәкәт итә. Ә хәрәкәт инде – ул тормыш, яшәү. Су – яшәүнең, тереклекнең иң зур билгесе.
Зур, олы тарихлы, бөек елгалар күп дөньяда . Көньяк Америкада – Амазонка, шул ук материкның төньягында – Миссисипи, Африкада – Нил, Конго, Көнбатыш Европада – Дунай. Әмма без, Идел халыклары өчен бөекләрдән дә бөек дәрья – елга бары бер генә ул – Идел!
Урман! Ирексездән Тукаебызның данлы “Шүрәлесендәге” юллар искә төшә:”...Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби, чыршы, нарат, төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп күккә карап...”
Урман һәрчак үзенчә матур. Киң ябалдашлы меңьяшәр имәннәр, озын толымлы каен кызлары, серләшеп туймас усак егетләре, бөдрә зирекләр кемнең генә күңелен тыныч калдыра алыр икән! Ирексездән, үзен табигать баласына санаган тагын бер сөекле шагыйребез Һади Такташ сүзләре искә төшә:
Мин җир өстен артык сөйдем бугай,
Артык сөйдем аның гөлләрен,
Һәрбер буйга җиткән каен кызын
Усак егетеннән көнләдем.
Урман борын-барыннан кешенең тугры юлдашы булган. Урман турында әкиятләр сөйләнгән, риваятьләр, җырлар чыгарылган, аңа мәдхия укылган. Әйдәгез, урманнарны саклыйк, аның байлыкларына сакчыл карыйк! Урман безнең яшел дустыбыз.
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Бөек язучыбыз Гомәр ага Бәшировның “Җидегән чишмә” әсәрен искә төшерик. Ул үзенең иҗатында гүзәл табигатебезне саклау проблемасын үзәк урында тота. Әдипнең кайсы әсәрен генә алма, анда табигатьнең язмышы турында кайгырту, аның бүгенге халәте өчен борчылу ярылып ята. Ашыгып, уйламыйча эш итү нәтиҗәсендә китапта макталып телгә алынган көмеш сулы Җидегән чишмәләр елдан-ел сирәгәя бара. Чишмәләр сирәгәя, хәзерге көндә республикабызның кайбер авылларында су бөтенләй эчәргә яраксыз булып калган. Танкерлар бәрелеп диңгезгә нефть агып төшә һәм балыклар үлә. Сазлыкларны киптерүдән бакалар юкка чыга. Шушындый сәбәпләр аркасында “Кызыл китап” бастырылып чыгарыла.
Әй, кешеләр, ишетәсезме аны:
Җир дә сыкрый, җир дә сөйләшә!
Көчсезләнә барган тавышы белән
Җир-анабыз безгә эндәшә.
Табигать – халык байлыгы. Димәк, илдә әйләнә-тирә мохитне саклау, аның байлыкларыннан дөрес файдалану – бөтен халык бурычы.
Табигатьне саклау – иң мөһим бурыч. Безнең бакчаларыбызда һәм урманнарыбызда агачлар гөрләп үссен, кошлар тыныч сайрасын. Чишмә һәм коеларда су чиста һәм саф булсын, буа һәм елгалрда балык күп булсын. Болар барысы да – безнең байлыгыбыз. Урманнарда, тауларда төрле хайваннар яши – урман һәм тауларыбызны саклыйк. Балыкка – су, кошка – һава, хайванга – урман, ә кешегә Туган ил кирәк!
Менә шушы туган туфрак, менә шушы Туган ил кайдан башлана соң? Ул син яши торган авылдан, шәһәрдән, син укый торган мәктәптән башлана. Аның нәкъ менә син аяк баскан җирдән башланганын беркайчан да онытма, кадерле дустым!
Заяц-хваста
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Попробуем на вкус солёность моря?
Рисуем подснежники гуашью
5 зимних аудиосказок