Инша.
Вложение | Размер |
---|---|
soch._husainov_rinat.doc | 31 КБ |
Муниципальное образовательное учреждение «Лицей 159»
Советского района города Казани
«Мой первый учитель»
(сочинение)
Выполнил ученик
5 «А» класса Хусаинов
Ринат Дамирович
Учитель: Галимуллина
Лилия Фаргатовна
Казан шәһәре Совет районы муниципаль
белем учреждениясе 159 нчы лицей
“Минем яраткан укытучым”
(сочинение)
Башкарды 5 “А”сыйныфы
укучысы Хөсәинов Ринат Дамир улы
Укытучы: Галимуллина Лилия Фәргатовна
Минем беренче укытучым.
Укытучы. Бу сүз минем өчен “әни” сүзе белән янәшә тора. Чөнки әнием мине ашатып – эчертеп, кайгыртып – иркәләп яшәсә, укытучым укырга, язарга, исәпләргә, дөнья белән танышырга, яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтә.
Иң авыры, минемчә, яраткан укытучың турында язу. Җанны тутырган ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлылыгы да, көче дә югала сыман.
Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз.
Күңелемдә яши янәшә.
“Мәктәбем!” – дип дәшкән чакта күңел,
“Укытучы” – дип йөрәк эндәшә.
Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса. Ничек кенә булмасын, һәр кешенең “Менә ул чын укытучы”, - диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена рәхмәт укый.
Моннан дүрт ел элек бер-беребезне белми торган унсигез бала үзебезнең беренче укытучыбыз белән таныштык. Бу минутта без барыбыз да каушаган, дулкынланган идек. Ә Вафина Гөлнара Илһамовна үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. 1 нче сентябрь беренче сыйныфка укырга кергән унсигез балада мәктәпкә мәхәббәт уятты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Олыны – олы, кечене – кече итәргә, ярыша-ярыша бер-беребездән уздырып, тырышып укырга өйрәтте Гөлнара апа.
Гөлнара Илһамовна дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирде. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала белде. Авыр вакытта Гөлнара Илһамовна җылы сүзләре белән юатты, ярдәм итте. Мин аның кушкан эшләрен тыңлап, һәрвакыт дәресләренә әзерләнеп килергә тырыштым.
Укытучы апабызның ачуланганын, тавыш күтәреп кычкырганын бер дә хәтерләмим. Тиктормас унсигез җанны ничек тыңлаткандыр, белмим. Гел елмаеп кына торучы укытучыбызны бик яраттым. Инде бишенче сыйныфта укысам да, аның янына хәзер дә йөгерәм.
Гөлнара Илһамовна “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашты. Район күләмендә аңа тиңнәр табылмады. Ул үз эшенең чын остасы.
Мин үземнең олы күңелле беренче укытучым Гөлнара Илһамовнаны нык хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телим.
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Карандаши в пакете
И тут появился изобретатель
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
О путнике