Фәнни-эзләнү эше.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 32 КБ |
ТР Казан шәһәре Совет районы
Мирхәйдәр Фәйзи шигърияте
(фәнни-эзләнү эше)
Эшне башкарды: 159 нчы лицейның
8 нче А сыйныфы укучысы
Усманов Илнур Наил улы.
Җитәкче: I категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Галимуллина Лилия Фәргат кызы.
Казан – 2013
Татар драматургиясе тарихында Мирхәйдәр Фәйзи күренекле һәм үзенчәлекле урын тота. Күренекле әдибебез үз гомерендә бик күп пьесалар иҗат итте. Әмма һәр нәрсәнең аерым бер үзенә күрә башлангычы була. Мирхәйдәр Фәйзи дә әдәбиятка пьесалары белән түгел, шигырьләре белән килеп керде. Соңыннан шушы шигырьләрен ул үз пьесаларында файдаланды.
Фәнни эшебезнең төп чыганаклары булып Мирхәйдәр Фәйзинең 1912 елда басылган “Минем шигырьләрем”, 1913 елда – “Яшь күңел” исемле җыентыклары тора. Җыентыклар барысы да гарәп шрифтында булу сәбәпле, без үзебезнең беренче эшебез итеп аларны тәрҗемә иттек. Мирхәйдәр Фәйзи шигъриятендә иң киң кулланылган мотивларны билгеләү – фәнни эшебезне башкарганда төп максатыбыз булды.
М.Фәйзи шигърияте 1910 нчы еллар поэзия хәрәкәтеннән аерылгысыз. Әдипнең шигъри мирасы мотивлар төрлелеге белән характерлана. Халык, милләт, шагыйрь, табигать, хатын-кыз мәхәббәте, дин, яшәү, үлем, тәкъдир ь.б.лар М.Фәйзи шигъриятенең идея-тематик киңлеге турында сөйли. Шагыйрь поэзиясендә сәнгатьчә фикерләүнең романтик төре өстенлек итә. Аның шигъриятендә сөю-сөелү хисләрен олылаган, зурлаган, табигать күренешләренең, пейзаж матурлыгын, сихри гүзәллеген күреп сокланган, аның белән хозурланган лирик геройның хис-кичерешләрен тасвирлауга зур урын бирелә. М.Фәйзи иҗатында шагыйрь образының һәм шагыйрьлек темаларының характерлы гәүдәләнеше фәрештә образы белән бирелә. Фәрештә төшенкелеккә бирелгән шагыйрьне баткаклык диңгезеннән тартып чыгарырга тели, заманга һәм халыкка, җәмгыятькә һәм табигатькә тагын да якынрак килергә чакыра.
Шагыйрь икатында Тукай темасы да билгеле бер урын тота. "Габдулла әфәнде Тукаев наменә" әсәрендә шигъри остазы Тукайның романтик образын иҗат итә.
М.Фәйзи шигърияте дә 10 елларда идея-эстетик яктан катлаулана, психологик анализ тирәнәя. Аурупа рус әдәбиятларында формалашкан модернистик агымнардан экзистенциализм, экспрессионизм билгеләре, аларга хас сурәтләү чаралары ярдәмендә лирик геройның каршылыклы, газаплы кичерешләре тасвирлана..М.Фәйзи иҗатында вакыт темасы аерым урын били.
М.Фәйзи шигърияте сандугач, былбыл, таң, гөл, төн, йолдыз, алтын тәхет, нур, бәйрәм, диңгез, давыл, җил, яшен кебек традицион, символик образлар белән баетыла. Аның шигъриятендә Г.Тукай, Ш.Бабич, Дәрдемәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән уртак мотивлар бар.
Мирхәйдәр Фәйзинең шигырь җыентыкларының икесен чагыштырып караганда да, аларга тупланган әсәрләр арасында мәгълүм аерма барлыгын сиземләргә мөмкин. Әлеге аерма, беренче китаптан икенчесенә килү юлындагы үзгәреш романтик шәхес белән тормыш чынбарлыгы арасындагы бәрелеш, каршылыкларның тирәнәюе нәтиҗәсе буларак каралырга тиеш. М.Фәйзи милли-әдәби традицияләрне яңартып әдәбиятыбызның үткән белән бәйләнешләрен һәм милли рухын саклап калуга мәгълүм өлеш кертә. Шул нигездә ул XIX йөзнең соңгы чирегеннән башланган һәм тарихка "XX йөз татар әдәбияты" исеме астында кергән әдәби яңарыш чорын бербөтен итеп күзаллауда мөһим роль уйный.
Финист - Ясный сокол
Прекрасная арфа
Рисуем лошадь акварелью
Мороз Иванович
И тут появился изобретатель