Әниләр көненә шигырь.
Вложение | Размер |
---|---|
nilr_konen_2012_-_kopiya_2.doc | 28.5 КБ |
Казан шәһәре Совет районы
159 нчы лицей
ӘНИЕМ
(Әниләр көненә багышлана)
Иҗат итте:
4 нче А сыйныфы укучысы
Зыятдинова Әдилә Вилдан кызы
Җитәкчесе: Л.Ф.Галимуллина
Әнием.
Әниемнең йомшак чәчләренә,
Бер күбәләк очып кунды да.
Канатлары белән җилпенеп,
Сәлам, диде , сиңа Әдилә!
Күбәләккә тиңлим әниемне,
Шундый матур күркәм булганга.
Әниемнең уңанлыгын күреп
Шөкер ана кылам Ходайга!
Һәркемгә ул җан җылысын бирә,
Һәрбер кеше аны ярата.
Шундый күркәм холкы белән бит ул
Бар дөньяны үзенә карата.
Кояшка тиң әниемә
Телим бары изгелек.
Тигез гомер, сәламәтлек
Насыйп булсын гомерлек
Көз.
Көзләр җитте, якын дускайларым
Очып китте менә шул чакта.
Нигә китәсез сез, кошкайларым,
Урын юкмы әллә юк бу якта?
Көзләрнең дә үз яме бар,
Карасаң миләшләргә.
Күз явыңны ала торган
Кып-кызыл тәлгәшләрдә.
Тәлгәшләрнең миләшләре
Бик татлы була икән.
Татлы миләшләр ашарга
Кошкайлар кайда икән?
Тукай теле.
Әни дидем тукай теле белән
Әти дидем туган телемдә.
Мең рәхмәтләр сезгә әти- әни
Сөйләшәсез тукай телендә.
Тукай теле – әби- бабай теле
Һәрвакытта минем күңелдә.
Бәләкәчтән инде зурайсам да
Белем алам Тукай телендә.
Габдулланың теле – татар теле
Мин дә шул тел белән сөйләшәм.
Янымда бит татар гына түгел
Дусларыма урысча эндәшәм.
Җырларымны да башкарам
Туган телем – Тукай телендә.
Иң бәхетле шәкерт мәктәбендә
Мин сөйләшәм Тукай телендә.
Две лягушки
Как нарисовать зайчика
Яблоко
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
"Портрет". Н.В. Гоголь