Иҗади шигырь
Вложение | Размер |
---|---|
nilr_konen_2012.doc | 28.5 КБ |
Казан шәһәре Совет районы
159 нчы лицей
ӘНИЕМ
(Әниләр көненә багышлана)
Иҗат итте:
6 нчы А сыйныфы укучысы
Мәхмүтова Гунча
Җитәкчесе: Л.Ф.Галимуллина
Әнием.
Җир йөзендәге кояшым,
Алтынга тиң кадерлем.
Йөрәгемнең иң түрендә
Әнием бердәнберем.
Тәмле теле, ачык йөзе
Каршылый һәр таң мине.
Аның теләк-ниятендә
Башлыйм мин һәрбер көнне.
Йомшак та син, таләпчән дә,
Мәрхәмәтле син әни.
Балаларың синең өчен
Һәрчакта була нәни.
Алтын кояш җир йөзендә
Сүнмәсен, сүрелмәсен.
Алтынга тиң әниемне
Ходаем күпсенмәсен.
Минем авылым.
Җылы җәйне сагынып көттем,
Тәмам көтеп арып беттем.
Укуларны тәмамлагач,
Авылыма кайтып киттем.
Авылым бик матур минем,
Тау астында урнашкан.
Озын һәм киң елгалары
Күлләр белән тоташкан.
Матур-матур чишмәләре,
Авылыма ямь өсти.
Болын тулы чәчәкләрен,
Күкрәгем тутырып исним.
Дәү әниемә булышам,
Сулар ташыйм чишмәдән.
Бакчабызда чүпләр утыйм,
Торып чыгып иртәдән.
Тиздән җәй үтеп китәр,
Китәргә вакыт җитәр.
Дәүәнием, борчылма син.
Мин тагын кайтып җитәм.
Яз.
Мин яратам яз аен,
Кояшның җылы назын.
Гөрләвекләр акканын.
Иртән таңның атканын.
Күзгә күренеп карлар эри,
Кыш исе бетә җирдә.
Табигатьне ямьләндереп
Матур яз килә безгә.
Кошлар кайта җылы яктан,
Туган җирен сагынып.
Парлашып оя коралар,
Шатланышып, талпынып.
Сандугачның сайраулары,
Йөрәкләрне җилкетә.
Матур язым үтеп бара,
Тиздән җылы җәй җитә.
Денис-изобретатель (отрывок)
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Ласточка. Корейская народная сказка
Ледяная внучка
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью