Сочинение о первом учителе
Вложение | Размер |
---|---|
ukytuchy_bulsam.doc | 701 КБ |
Укытучы булсам…
Әнием миннән бервакыт кем булырга теләвем турында сорады. Мин югалып калдым, һөнәр сайлау бит ул − бик авыр һәм җаваплы адым. Дөньяда бик күп һөнәрләр бар. Кайсын сайларга?
Уйладым, уйладым да шундый фикергә килдем: укытучы булам. Укытучы һәрбер баланы укырга, язарга өйрәтә. Хәтта президентларны да укытучылар укыткан бит.
Укытучы булу җиңел түгелдер. Моның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга кирәк.
Шул көннән бирле, мин һәр көн укытучы булу турында уйланам. Кечкенә чагымны, беренче тапкыр мәктәпкә баруларымны искә төшердем. Күз алдыма балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем, беренче укытучым килеп баса. Һәм мин бер фикергә киләм: укытучы − иң мактаулы һәм иң намуслы хезмәт иясе. Укытучыдан башка беркем дә бер нәрсәгә дә өйрәнә алмый. Укытучы − барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә түгел, ә тәрбия дә бирәләр. Ә мин нинди укытучы булыр идем соң?
Әгәр дә мин укытучы булсам, һәр укучымны ихтирам итәр идем, чөнки һәр кеше, шул исәптән, бала да − шәхес бит.
Мөгаллим булсам, мин дәресләрне үземнең укытучым – Гөлүзә Шарифьяновна кебек кызыклы, балалар сулыш алырга да онытып, кызыксынып, игътибар белән тыңларлык итеп үткәрер идем. Тәнәфесләрне озагырак ясар идем. Мультфильмнар күрсәтер идем. Билгеләрнең дә, бары тик яхшыларын куяр идем. Балаларым акыллы булса, әлбәттә...
Менә шундый укытучы булыр идем мин!
Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең
3 Д сыйныфы укучысы Мустафина Розалина
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Сторож
Цветок или сорняк?
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Пока бьют часы