Милли рухлы “Зәңгәр шәл” (инша)
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 25.37 КБ |
sochinenie.docx | 25.37 КБ |
Милли рухлы “Зәңгәр шәл”
(К.Тинчурин пьесасы буенча куелган спектакль карагач)
Бәллүр кыңгырау күк чылтырап тора
Шушы исем- Кәрим Тинчурин...
Хәтерләтеп милли сәхнәбезнең
Көмеш көзгеләргә тиң чорын.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр, |
Г. Тукай |
Татар театры тарихында Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Кәрим Тинчурин, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил һ.б. артистларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык. Алар — милли театрның нигезен салучылар.
Кәрим Гали улы Тинчурин — татар драматургиясынең классигы, күренекле артист һәм режиссер.Ул-милли театрның нигезен салучы.Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеге «Сәйяр» труппасыннан башлана. 1910 нчы елда Г. Кариев аны театрга чакыра. Күп кенә пьесаларда К. Тинчурин төп рольләрдә уйный, режиссерлык сәнгатен өйрәнеп, ул вазифаны да башкара.
Әлбәттә, аның иҗаты режиссер, артист булудан гына тормый. Ул безнең әдәбиятыбызга үзенең иҗат җимешләрен дә бүләк итә. Менә алар - «Сакла, шартламасын!» , «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Тутый кош», «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли.Боларда ил һәм халык язмышы, мәхәббәт һәм фаҗигале киләчәк, сугыш вакытындагы авыр тормыш кебек темалар күтәрелә. Кәрим Тинчурин шушы әсәрләре аркылы халыкның уй-теләкләрен, өмет-хыялларын, киләчәген һәм милли мәдәният язмышын чагылдыра. Тормышта үз урыныңны эзләү, халыкка хезмәт итү мәсьәләләре үзәктә тора.Каршылык- искелек белән яңалык, өлкән буын белән яшьләр, шәхес белән җәмгыять арасында. Реаль тормыш күренешләре романтизм алымнары белән баетылып, еш кына мелодрама элементлары кушылып китә.
Төп темалар: шәхес иреге, социаль тигезсезлек, мәхәббәт, бәхеткә хокук;милләт язмышы; буржуаз катлау вәкилләреннән ачы көлү; үткән тормышның фаҗигале, каршылыклы яклары; яңа социалистик җәмгыять төзү; җәмгыятьтәге кимчелекле якларны тәнкыйтьләү. Музыкаль драма жанры үсешенә зур өлеш кертә ,сатирик комедия юнәлешен яңа баскычка күтәрә, көлүнең күптөрле алымнарына мәйдан бирә: геройның үз-үзен фаш итүе, берсеннән-берсе ачы итеп көлү, сүз уйнату, эчке мәгънә белән тышкы форманың туры килмәве. Әсәрләренә композицион төзеклек хас, халыкның тел байлыгыннан уңышлы файдалана, психологизм алымнарына иркен мөрәҗәгать итә.
К.Тинчуринның“Зәңгәр шәл” әсәре аерым игътибарга лаек.Трагизим һәм драма элементлары чагыла бу әсәрдә. Халык мәхәббәтен казанган бу үлемсез әсәр . “Зәңгәр шәл” – Тинчурин һәм Сәйдәш тарафыннан бергәлектә тудырылган .Ул вакытта бу әсәр яңа жанрны тудыру, барлыкка китерү буларак язылган. Һәм ул жанр безнең халыкка бик туры килә.
“Зәңгәр шәл” – музыкаль драматик әсәр. Салих Сәйдәшев музыкасы ямь өсти һәм әсәр белән тыгыз бәйләнештә тора.Бу әсәр татар халкының күңелен тетрәндерә,һәм шул ук вакытта яңа сулыш бирә.
Әсәрнең сюжеты да әллә ни катлаулы түгел. Әлеге спектакль - ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә. Минемчә,бу әсәрдә ике план бар: беренче – Мәйсәрә, Булат, Ишан һәм башкалар, икенче – татар халкының мәңгелек иреккә омтылу фикере. Әйе,әлеге әсәрне мин татар халкының йөзек кашы дияр идем. .
”Зәңгәр шәл” бик күп шәһәрләрдә куелды инде,ләкин пьесаны ел саен яңартып торалар,зур премьералар оештыралар. Әсәр 1926 елда куелган. Аның премьерасы 86 ел элек булган. Һәм бүгенге вакытта 2012 елда да бу әсәр премьера буларак куела. Бүгенге тамашачы зәвыгы бик югары. Ләкин ул барыбер әсәрне ничек бар шулай кабул итә. Кабат күргән саен үзең өчен яңа ачышлар ясыйсың.
Күптән түгел генә миңа да сыйныфташларым белән әлеге театрны карарга насыйп булды. Г.Камал исемендәге театрда К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен карап сокландым. Бу спектакльне мин беренче генә карамыйм. Берничә тапкыр күрдем инде мин аны. Караган саен, әсәрне укыган саен, К. Тинчуринның бөек драматург икәнлегенә ныграк ышанам, артистларның уйнауларына соклануым артканнан-арта. Менә пәрдәләр ачылды.Беренче караш искиткеч киемнәргә төшә.Татар халкының милли костюмнары үзенең зур өлешен алып тора.Шулай ук тере тавыш белән җырланган һәм Салих Сәйдәшевның көйләренә язылган җырлар колакны иркәләп торалар.Беренче бүлек күбрәк татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтергә тырышса,икенчесе-кешеләрнең иреккә омтылышын сүрәтли. Төп геройларның берсе-Булат качкынлыкка эләгә.Ләкин аның мәххәбәте барысыннан да көчлерәк.Шул ук вакытта Ишанның өендә башка сюжет линиясе бара.Мәйсәрә хәзрәтнең дүрт хатыннары белән килешә алмыйча яши.Булатын искә алып яши ул.Аларның мәххәбәте аларны тиздән кавыштыра.Булат качкыннар белән Ишанның өенә кереп Мәйсәрәсен урлап китә.
Бу спектакль нәрсә белән җәлеп итте соң мине?Иң мөһиме – артистларның чын күңелдән уйнавы. Аеруча миңа качкынның монологы ошады.Ат урлауның рәхәтлеген чын күңелдән сөйләп бирде.Бу спектакль музыкаль һәм бик матур биюләргә бай.Татар халкының гореф-гадәтләрен чын мәгънәсендә искә төшерә.
Бу пьеса – әйбәт пьеса. Яхшы кабул ителә. Театр сөючеләр клубына килгән тамашачы спектакльдә яңгыраган җырларга һәм артистларның милли киемнәренә зур игътибар бирде. Спектакль бик күтәренке рухта барды. 3 сәгать барган тамаша сизелмичә үтеп тә китте. Шушындый тамашаларны күзәткәннән соң Сәйдәш музыкасы мәңге яшәр дигән фикергә киләсең.
“Зәңгәр шәл “ бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.Бу пьесаның серен театр белгечләре дә аңлый алмыйлар. Төрле тамашачы үзенә кирәген таба fала.Бу спектакль көлдертә дә,елата да. Юкка гына күп гастрольләр шул спектакль белән ачылмый .Чит мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребез аның милли аһәңенә бигрәк тә сизгер. С.Сәйдәшев музыкасы күңелне җилкендерә торган дәртле дә, гаҗәеп моңлы да. Авыл Сабан туе барыбызга да газиз, ә көйләр ирексездән сагышландыра, туган туфрагыбызга, кавемебезгә тартылуны көчәйтә, үзең дә сизмәстән татар дулкынына көйләнәсең, милли хәтеребезне, татарлыгыбызны уята ул безнең. Монда иреккә омтылу да Сабан туе лейтмотивы белән бирелә. Фаҗигале-көенечле, кызыклы-сөенечле мизгелләр нәкъ тормыштагыча гел алмашынып тора. Татар рухын күтәрүче әсәр - “Зәңгәр шәл “не мин мелодрама итеп түгел, музыкаль, фаҗигале, халык драмасы итеп күзаллыйм.Заманалар үзгәрсә дә, иреккә омтылу, гади халыкны кысу-изүгә нәфрәт һаман да актуаль. Безнең халык сабыр, түзә. Әмма азатлыкка, иреккә омтылуда җанында аның. “Кара урман шаулый, ирек даулый “, - дип, юкка җырламый бит Булат. “Зәңгәр шәл “ татарны яшәтүче көч бит ул. Шуңа күрә дә бик якындыр ул безгә - безнең ничәмә-ничә буын тамашачы яратып карый торган “Зәңгәр шәл “! Халык үзе хаким бит! Әгәр дә гасыр буена аны тамашачы карап туймый икән - спектакльгә иң югары бәя шул бит инде!
Үзебезнең яшәешебез турындагы бай, тирән эчтәлекле милли әсәр икәнлегенә кабаттан инандым.“Зәңгәр шәл”спектакле татар халкының күп кенә проблемаларын күтәрә.Мәсәлән:яратмаганга кияүгә чыгу,күп хатынлык(моны проблемага санамасалар да).Шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре дә күзгә чалына.Сабан туй,яраткан кызыңа шәл буләк итү,мәхәббәт өчен көрәшү. Баш бирмәү - буйсынмау, иреккә омтылу безнең каныбызга сеңгән. Сүзгә тапкырлык, җыр-биюгә һәвәслек тә бабаларыбыздан килә. “Зәңгәр шәл “ безнең яшәү рәвешебезне күрсәтә, яшеренеп, тирәндә яткан хис-тойгыларыбызны уята. . Татар җанының иң нечкә кылларын тибрәткән асыл пьеса - “Зәңгәр шәл “ сәхнәләрдән төшми һаман уйналыр, мәңге яшәр диясе килә!

Огонь фламенко
Злая мать и добрая тётя
Весенние чудеса
Почта
Фотографии кратера Королёва на Марсе