Сочинение на тему:
«Мой родной язык в семье, обществе»
Вложение | Размер |
---|---|
min_tugan_teld_soylshm.docx | 16.27 КБ |
Районный конкурс сочинений «Пою мою республику», посвящённый Дню Республики Башкортостан
Тема творческой работы:
«Мин туган телдә сөйләшәм»
Абсаттарова Диана
3 А класс МБОУ СОШ №2 с.Стерлибашево
муниципального района Стерлибашевский район
Республики Башкортостан
Учитель: Сахибгараева Эльвира Ринатовна
2017-2018 учебный год
Чү!.. Ишетәсеңме?..
Юк, юк, бу – Чишмә тавышы түгел,
бу – әнинең бишек җыры.
Әнә ныклабырак тыңлап кара эле.
“Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кайда киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Сабыена бүләккә.
Әлли-бәлли – бәү-ү..”
Мин тугач та шушы моңлы тавыш көйләгән назлы сүзләрне ишетеп үстем. Әниемнең миңа биргән иң зур бүләге – минем исем атым һәм телем булды. Минем туган телем – дөньяда тәүге тапкыр “Әттә”, “Әннә” дип әйттергән, газизләрдән-газиз Ана телем – татар теле.
Туган тел. Һәркем өчен дә газиз бу сүз.Чөнки иң кадерле, бернэрсэ белэн дэ алыштырмый торган “эти- эни” сузлэрен туган телдэ эйтэбез. Туган йортыбызнын, Туган авылыбызнын, Туган илебезнен кадерле булуын без элек туган тел аша тоябыз.
Мин Стәрлебаш кызы. Безнең районда торле милләт кешелэре яши: татар, башкорт, рус, чуаш h. б. Алар узара тату һәм уз телләрендә матур итеп сөйләшәлэр.
Ә минем туган телем - татар теле. Аңардан да матур тел юктыр ул. Бу минем сузләр генә түгел. Владивостокта яшәгән абыем да, җир читендә үк яшәсә дә, төрле милләт кешелэре белән аралашса да, гомер буе туган телен сагынып яши. Һәрвакыт хатларында татар җырларын, татар телендәге китаплар җибәруне сорап яза.Гомер буе читтә яшәсә дэ, үз телен онытмый.
Без һәрберебез үз телебезне белергә һәм яратырга тиешбез, дип уйлыйм мин. Бәләкәй чактан ук мине татар теленә өйрәтеп үстергән өчен мин әти-әниемә рәхмәтлемен.
Уз телемне мин хөрмэт итәм һэм горурланам.
Весенняя сказка
Заповеди детства и юности
Рисуем белые грибы пастелью
Привередница
Рисуем пшеничное поле гуашью