Укучыларның иҗади эше.
Вложение | Размер |
---|---|
altyn_orlyklar.docx | 14.36 КБ |
Алтын орлыклар
Борын-борын заманда яшәгән ди, бер Батыр атлы егет. Ул бик әйбәт, матур, көчле һәм белемле булган. Ялгыз кешеләргә ярдәм иткән. Шул ук җирдә яшәгән ди Дию-егет. Ул бик алама, алдакчы һәм көнчел булган. Байларны алдап, алтыннарын урлаган, бүтән яманлыклар да кылып йөргән. Шул ике егет арасында яшәгән икән, ди, бер кыз. Ул бик чибәр, уңган булган. Моңлы җырлар җырлаган, оста чиккән, тәмле итеп аш-су әзерләгән. Аның осталыгын күреп, бу ике егет аны ошата башлаганнар.Дию-егет кызга урланган алтыннарын китереп сала, ләкин кыз: “Миңа бу алтыннар кирәкми. Кешелекле булырга өйрән,”- ди. Батыр кызга алтын чәчкә орларын бирә:“Авырлыклар килсә, шушы орлыкларны чәч,”-ди. Дию- егет бирешми, бер төнне әкрен генә килеп, кызны урлап алып китә. Өенә алып кайта да, бикләп чыгып китә. Кыз бик кайгыра һәм Батыр биргән алтын орлыкларны исенә төшерә. Аларны алып тиз генә чәчә, ләкин алар озак кына чыкмыйлар. Бервакыт кич җитүгә, җирдән кечкенә алтын чәчкә үсеп чыга. Чәчкәнең алтын яктылыгы бөтен җиргә тарала, вак-вак алтын нурлары күккә очып китеп, Батырга күренә. Ул кызның бәладә булуын аңлап, тиз генә атына утырып, алтыннан сибелгән юлга карап китә. Бу Дию-егет йортына килеп җитеп, үткен кылычы белән капкаларның йозакларын вата. Ачуыннан Дию-егет аңа каршы чыга. Алар бик каты алышалар. Көчләр тигез булса да, Батыр Дию-егетне җиңә. Ә гүзәл кызны үзенә хатынлыкка ала. Бүгенге көндә дә алар бик тату яшиләр, ди.
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Марши для детей в классической музыке
Карандаши в пакете
Иван Васильевич меняет профессию
Муравьиная кухня