"Минем яраткан укытучым" сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
hakimova_aliya_sochinenie.docx | 16.96 КБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Урыссу гимназиясе”
Сезнең алда баш иям,
хөрмәтле укытучым!
Эшне башкарды:
Ютазы муниципаль районы
Урыссу гимназиясенең
8 нче сыйныф укучысы
Хәкимова Алия
Җитәкче:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Садыйкова Фирүзә Илкам кызы
Урыссу, 2016 нчы ел
Сезнең алда баш иям, хөрмәтле укытучым!
Укытучы!
Нинди горурлык!
Бу бит – бәхет!
Бу бит – бик зурлык!
Ә.Шәрипов
Укытучы! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай саклаучы, яклаучы, авыр чакларда ярдәм итүче, каршылыкларны җиңүче кеше ул – укытучы!
Дөньяда бик күп яхшы һөнәрләр бар, тик, минемчә, укытучы һөнәре – иң яхшы, мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Чөнки укытучылар һәр кешене укырга, язарга һәм кеше гомерендә кирәкле башка бик күп нәрсәләргә өйрәтәләр.
Кечкенә чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем. Әмма үсеп, мәктәптә укый башлагач, мин шуны аңладым: бик түземле, тирән белемле һәм төрле ситуацияләрдә дөрес чишелеш таба белүче кеше генә укытучы була ала.
Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе Урыссу гимназиясендә укыта. Ул - тирән белемле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, күп санлы мактау грамоталары иясе, мөхтәрәм укытучы – Рәмилә Хәлим кызы Зиннәтуллина. Әйе, безнең гимназиядә укытучылар бик күп. Алар барысы да игътибарга һәм ихтирамга лаек, үз һөнәрләренә тугрылыклы укытучылар. Тик барыбер минем күңелемә иң якыны – Рәмилә Хәлим кызы. Ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы булуы белән беррәттән безнең сыйныф җитәкчесе дә әле. Ул безнең белән бишенче сыйныфтан алып янәшә.
Рәмилә Хәлим кызы бик яхшы һәм кайгыртучан кеше. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле, тәрбияле булуыбызны тели. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда акны карадан аера белергә, тормышта булырга мөмкин каршылыклар турында кисәтеп кенә калмый, алар алдында югалып калмаска, чишү юлларын табарга, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләргә өйрәтә. Шуңа да без аны, рәхәтләнеп, икенче әниебез дип әйтә алабыз. Ул, нәкъ әниләребез кебек, кирәк вакытта мактый, ә кайчак кырыс та була белә. Берәребез авырып китсә, кайгыра, киңәшләрен бирә. Рәмилә Хәлим кызы укуыбыз турында беркайчан да онытмый, көн дә диярлек:
Безнең апа бик белемле һәм сабыр. Рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытудан тыш, без бишенче сыйныфта укыганда, ул татар теле укытучысы авырганга күрә, безгә татар теленнән дә дәресләр үткәрде. Аның бөтен укып чыккан китапларын барласаң, санап бетерерлек түгел. Яраткан укытучыма карап, үземнең дә гел укыйсы килеп тора.
Мин Рәмилә Хәлим кызы дәресләрен бик сагынып көтеп алам. Аның дәресләре бай эчтәлекле, кызыклы була. Ул безгә һәр теманы җентекләп аңлата, ә аңлап бетермәсәк, төрле мисаллар китерә, дәресләрдән соң зачетлар тапшырта. Әгәр дә дәрестә буш вакыт калса, Рәмилә Хәлим кызы безгә үзе яки башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләрне сөйли. Аны бик рәхәтләнеп тыңлыйбыз, бу безгә ял сыман гына була.
Минем яраткан укытучым бик тырыш, үз һөнәренә гашыйк кеше. Укучыларга белем бирүдән тыш, гимназия, район, республика күләмендә уздырыла торган чараларда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашырга да вакыт таба. Рәмилә Хәлим кызының үзенең, әзерләгән укучыларының чыгышлары һәрвакыт диярлек нәтиҗәле була дисәм дә ялгыш булмас.
Рәмилә Хәлим кызы – иң мактаулы һәм намуслы кеше. Ул эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк хатын һәм өч бала әнисе, ә җәмгыятьтә ул хөрмәтле ханым.
Минемчә, укытучымның бер генә тискәре сыйфаты да юк. Шуңа күрә дә ул - минем иң яраткан укытучым, остазым. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларына, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын. Ул бик бәхетле кеше, чөнки аның кулында – бөтен кешелек.
8 нче сыйныф укучысы Хәкимова Алия
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Философские стихи Кристины Россетти
Какая бывает зима
Дымковский петушок
Знакомые следы